Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арская начальная общеобразовательная школа №3 - детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Арча 3 нче башлангыч гомуми белем мәктәбе -балалар бакчасы" муниципаль бюджет белем учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, РТ, Арский район, г. Арск, ул. Галактионова, д. 28 |
| Телефон: | +7(843)-663-10-05 |
| E-Mail: | asoschool3@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Арская НОШ №3 - детский сад" |
| Руководитель: | Загидуллина Гульнара Рафисовна |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 189/ Бездә укыйлар:189 |
| У нас учат: | 27 /Бездә укыталар 27 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арская начальная общеобразовательная школа №3 - детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Арча 3 нче башлангыч гомуми белем мәктәбе -балалар бакчасы" муниципаль бюджет белем учреждениесе. - новости
Страницы: << 201 202 203 204 205 206 207 208 209 ( 210 ) >>
-
Производство киңәшмәсе. 22.03.2017

Бүген, 22 март көнне, производство киңәшмәсе уздырылды. Киңәшмәдә профком рәисе Хакимова Ю.И. чыгыш ясады. Профсоюз буенча күмәк килешү каралды һәм бер тавыштан кабул ителде.
-
"Мыслители"дип исемләнгән район конкурсы. 20.03.2017

Бүген безнең мәктәптә район буенча 3,4 класс укучылары өчен оештырылган "Мыслители" дип исемләнгән район конкурсы уздырылды.Безнең мәктәптән 3 а сыйныф укучылары катнашты һәм 2 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.
-
Әти-әниләр җыелышы 18.03.2017

16 нчы һәм 17 нче мартта мәктәптә әти-әниләр җыелышы уздырылды. Көн тәртибендә: укучыларның дәресләргә әзерлеге, хокук бозуларга каршы профилактик чаралар уздыру, терроризмга каршы көрәш, интернетка бәйлелекне булдырмау, укучыларның ашханәдә туклануы кебек мәсьәләләр турында сөйләшү булды.
-
Әлифба бәйрәме. 17.03.2017

Бүген, Чугунова А.Х., Хасанова З.Д. 1 А һәм 1 Б сыйныф укучылары белән берлектә, әти-әниләрен кунакка чакырып, Әлифба бәйрәме уздырдылар. Укучылар укырга, язарга өйрәнүләре турында шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, укытучы апаларына рәхмәт әйттеләр. Бәйрәм бик күңелле, бай эчтәлекле итеп әзерләнгән иде.Чара күтәренке рухта үтте.
-
Әкияти язгы урман 16.03.2017 Бүген балалар бакчасының мәктәпкә хәзерлек төркеменә йөрүче балалар әниләренә һәм әбиләренә "Кызыл Калфак" әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр.Шулай ук үзләренең матур җырларын ,биюләрен .шигырьләрен бүләк иттеләр.Балаларның үз куллары белән ясалган чәчәкләр әниләрне тагын бер кат куандырды.Балалар да , килгән кунаклар да бәйрәмнән бик канәгать калды.

-
КВН "Үзеңнең табигатеңне бел һәм сакла" 16.03.2017

Башлангыч класслар атналыгы дәвам итә. Бүген 3 а сыйныф укучылары белән берлектә класс җитәкчесе Плотникова В.И. һәм татар теле , әдәбияты укытучысы Закирова Г.К. татар һәм рус телендә туган як табигате, аны өйрәнү, саклау буенча "Үзеңнең табигатеңне бел Һәм сакла" дип исемләнгән КВН уздырды.Балалар ике командага бүленеп төрле конкурслар буенча ярыштылар.Укучылар, үзләрен табигать белгечләре итеп күрсәттеләр. Ахырдан Арча районы буенча урман хуҗалыгы министрлыгында эшләүче белгечләргә Абдрахманова Г.И., Ахметзянов Р.З ка сүз бирелде. Алар мәктәпне, табигатьне саклау чараларында актив катнашканы өчен, диплом белән бүләкләде, укучыларга календарьләр һәм табигать буенча плакатлар бүләк иттеләр.Чара тема буенча бик итеп оештырылган иде.Бәйрәм күтәренке рухта үтте.
-
"Математик ромашка" уены 15.03.2017

Бүген,башлангыч класслар атналыгы кысаларында, 2 нче сыйныф укучылары белән берлектә, класс җитәкчеләре Гыйниятова Г.Т., Зайнуллина Р.Ф., Зарипова Л.Р. "Математик ромашка" дип аталган уен үткәрделәр.Уен барышында балалар төрле бәйгеләрдә катнаштылар, мисаллар һәм мәсәләләр чиштеләр. Ахырдан җиңүче команда билгеле булды.
-
Башлангыч класслар атналыгы дәвам итә. 14.03.2017

Бүген Ахмадиева Л.А. 4 а сыйныф укучылары белән берлектә, башлангыч сыйныфлар атналыгы кысаларында, " Мин һәм минем дусларым" дип исемләнгән ачык чара үткәрде.Дәрес күтәренке рухта, оешкан төстә үтте. Укучылар дуслык турында сөйләштеләр, дуслары турында сөйләделәр, төрле мәкальләр әйттеләр, уеннар уйнадылар.
-
Башлангыч класслар атналыгы дәвам итә. 13.03.2017

Башлангыч класслар атналыгы кысаларында, башлангыч сыйныф укытучылары "Кем укуда иң оста, дәфтәре чиста, пөхтә?" дип исемләнгән күргәзмә оештырды.Күргәзмәгә иң чиста һәм пөхтә дәфтәрләр генә урнаштырылган.
-
Экологиягә багышланган күргәзмә. 11.03.2017

Бөтенроссия заповедный дәресләр кысаларында 6 б сыйныф укучылары экология буенча рәсем күргәзмәсе оештырдылар.










