Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арская начальная общеобразовательная школа №3 - детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Арча 3 нче башлангыч гомуми белем мәктәбе -балалар бакчасы" муниципаль бюджет белем учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, РТ, Арский район, г. Арск, ул. Галактионова, д. 28 |
| Телефон: | +7(843)-663-10-05 |
| E-Mail: | asoschool3@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Арская НОШ №3 - детский сад" |
| Руководитель: | Загидуллина Гульнара Рафисовна |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 189/ Бездә укыйлар:189 |
| У нас учат: | 27 /Бездә укыталар 27 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арская начальная общеобразовательная школа №3 - детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Арча 3 нче башлангыч гомуми белем мәктәбе -балалар бакчасы" муниципаль бюджет белем учреждениесе. - новости
Страницы: << ( 211 ) 212 213 214 215 216 217 218 219 220 >>
-
Инглиз теленнән ачык дәрес. 10.03.2017

Инглиз теле укытучысы Тихомирова Г.А. 6 б сыйныф укчылары белән, балаларның әти-әниләрен чакырып,"Буш вакытыңны ничек уздырасың" темасы астында ачык дәрес күрсәтте. Дәрес тулысынча инглиз телендә, күтәренке рухта утте. Укучылар актив, бик теләп дәрестә катнаштылар, үзләре турында сөйләделәр. Укучылар дәрестә уен төрләре буенча эшләделәр, аудирование яздылар. "Үз кулын белән эшлә" өлешендә әти-әниләрдә катнашты.Дәрес бик уңышлы узды.
-
Әниләргә багышланган күргәзмә. 09.03.2017

Бүген, башлангыч класслар атналыгы кысаларында , "Безнең яраткан әниләребез" дип исемләнгән күргәзмә оештырылды.
-
Әниләр бәйрәме 09.03.2017 Бүген балалар бакчасының уртанчылар төркеменә йөрүче малайлар һәм кызлар үзләренең кадерле әниләрен, әбиләрен "Әкият" кафесына кунакка чакырдылар.Биредә алар татарча ,русча ,инглизчә шигырләр сөйләделәр,җырладылар һәм биеделәр.Әниләр һәм әбиләр төрле уеннарда катнаштылар.Шулай ук балалар "Теремкәй" әкиятен сәхнәләштерделәр.Соңыннан әниләрне һәм әбиләрне үзләре ясаган "торт"лар белән сыйладылар.Бәйрәм бик күңелле узды.

-
Иртәнге традицион линейка. 07.03.2017

Бүген иртәнге линейкада тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Галимова Л.Р. укучыларны ташкыннар, бозлавык вакытында куркынычсызлык кагыйдәләре буенча инструктаж белән таныштырды.
-
Бәйрәм белән! 07.03.2017

Хөрмәтле хатын –кыз укытучылар!
Көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге хатын-кызларда. Сезне шул җир йөзен бизәгән халыкара хатын-кызлар көне белән тәбриклибез!
Шушы бәйрәм көне, елмаеп баккан кояш матурлыгын, табигатьнең самимилеген өстәп, күңелегезгә шатлык, тәнегезгә сихәтлек, өегезгә иминлек алып килсен.Бәйрәм белән котлап 3 нче мәктәп коллективы
-
8 март бәйрәменә багышланган чара. 06.03.2017

Бүген Зарипова Л.Р. 2б сыйныф укучылары белән берлектә, әниләрне чакырып, 8 март бәйрәменә багышланган чара уздырды. Чара барышында балалар әниләренә багышлап җырладылар, шигырь сөйләделәр, төрле биюләр башкардылар. Әниләр белән балалар арасында күңелле бәйгеләр оештырылды. Бәйрәм күтәренке рухта узды.
-
8 март бәйрәменә багышланган чара. 06.03.2017

Бүген, Зайнуллина Р.Ф. 2 в сыйныф укучылары белән берлектә, әниләрне кунакка чакырып, 8 март бәйрәменә багышланган чара уздырды. Балалар әниләрен бәйрәм белән котлады. Бәйрәм бик күңелле, күтәренке рухта үтте.
-
Технология фәненнән күргәзмә. 03.03.2017

Табигый-математик фәннәр атналыгы кысаларында, технология фәне укытучысы Ибрагимова Л.Ф., 5,6 сыйныф укучыларының кул эшләреннән күргәзмә оештырды.
-
Саннарга багышланган күргәзмә. 02.03.2017

Бүген табигый-математик фәннәр атналыгы кысаларында, математика фәне укытучысы Хайруллин Р.И. саннарга багышланган "Тере сан" дип аталган күргәзмә оештырды.
-
Табигый-математик фәннәр атналыгы кысаларында "Математик кафе" дип аталган класстан тыш чара. 01.03.2017

Бүген табигый-математик фәннәр атналыгы кысаларында, математика фәне укытучысы Хайруллин Р.И. 6 сыйныф укучылары арасында, "Математик кафе" дип аталган класстан тыш чара уздырды.










