Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арская начальная общеобразовательная школа №3 - детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Арча 3 нче башлангыч гомуми белем мәктәбе -балалар бакчасы" муниципаль бюджет белем учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, РТ, Арский район, г. Арск, ул. Галактионова, д. 28 |
| Телефон: | +7(843)-663-10-05 |
| E-Mail: | asoschool3@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Арская НОШ №3 - детский сад" |
| Руководитель: | Загидуллина Гульнара Рафисовна |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 189/ Бездә укыйлар:189 |
| У нас учат: | 27 /Бездә укыталар 27 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арская начальная общеобразовательная школа №3 - детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Арча 3 нче башлангыч гомуми белем мәктәбе -балалар бакчасы" муниципаль бюджет белем учреждениесе. - новости
Страницы: << 221 ( 222 ) 223 224 225 226 227 228 229 230 >>
-
Әтиләр советы утырышы. 18.11.2016

Кичә мәктәп кысаларында әтиләр советының алдагы утырышы уздырылды.Утырышта яңа уку елына әтиләр советы әгъзалары сайланды, 2016/2017 уку елына эш планы каралды һәм расланды.
-
Арча үзәк китапханәсендә кунакта.
18.11.2016
17нче февраль көнне Арча үзәк китапханәдә бөек рус телчесе Владимир Дальгә багышланган кичә үткәрелде. Бу
чарада 6 А сыйныф укучылары катнашты.Балалар телченең тормыш юлы һәм иҗаты буенча сәяхәттә булдылар.
-
Ачык дәресләр 17.11.2016

Бүген Гиниятова Г.Т. график буенча 2 А сыйныф укучылары белән математика фәненнән ачык дәрес күрсәтте.Дәрес бик кызу, оешкан төстә барды. Укучылар бик актив, теләп катнаштылар, җавап бирделәр.
-
Ата-аналар җыелышы. 16.11.2016

10 һәм 16 ноябрь көннәрендә мәктәптә ата-аналар җыелышы уздырылды.
Көн тәртибендә:
1) гомуми җыелыш
а) Мәктәп директоры Фатыхова Л.Р. чыгышы
б)район балалар консультация мөдире Кузнецова А.А. чыгышы
в) КДН буенча җаваплы секретарь Завялова Л.Н. чыгышы
г) башлангыч класслар укытучысы Чугунова А.Х., Плотникова В.И. чыгышы
2)Классларда жыелыш
-
16.11.2016
Арча муниципаль районы мәгариф идарәсе 16 нчы ноябрь көнне :”Тулы һәм сыйфатлы милли белем алуга бердәй тигез мөмкилекләр тудыру”һәм БДТ на әзерлек, сәләтле балалар белән эш” темасына татар теле һәм әдәбияты укытучыларының түгәрәк өстәл утырышы үткәрде.Түгәрәк өстәлдә татар теле һәм әдәбияты укытучылары чыгыш ясады.Шулар арасында Арча 3 нче номерлы мәктәбе укытучысы Юсупова Г.Ф. "Милли мәктәп кысаларында заманга яраклы шәхес тәрбияләү" темасы буенча үз фикерен җиткерде.
-
Әдәбият һәм сәнгать музеенда кунакта 15.11.2016

Бүген 5 б сыйныф укучылары Гаптелбарова Д.М. җитәкчелегендә әдәбият һәм сәнгать музеенда экскурсиядә булдылар.Музей директоры Гарипов Ш.З. укучыларны якташ язучыларыбыз белән таныштырды. Аларның тормыш юлы, эшчәнлеге турында кызыклы итеп сөйләде. Балалар музей экспонатлары белән кызыксындылар, сораулар бирделәр. Экскурсия бик файдалы үтте.
-
14.11.2016

Бүген тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Галимова Л.Р. Юсупова Г.Ф. җитәкчелегендәге 5 А сыйныф укучыларында тәрбия сәгатендә булды. Дәрес политинформация формасында үтте. Укучылар дәрестә бик актив катнашалар. Тәрбия сәгате балалар өчен файдалы һәм кызыклы итеп уздырылды.
-
ПДН инспекторы белән очрашу. 11.11.2016

Бүген бездә кунакта ПДН инспекторы булды.Ул 6 сыйныф укучылары белән наркотиклар, аларның зарары турында әңгәмә уздырды.Укучылар наркотикларның явыз көчкә ия икәненә төшенеп таралыштылар.Очрашу бик файдалы һәм кызыклы үтте.
-
5 б сыйныф укучысы "Артек" лагеренда булып кайтты 10.11.2016

5 б сыйныф укучысы Курбангалиева К.мәктәп тормышында актив катнашканы, яхшы укучы булганы өчен Халыкара лагерь "Артек" та ял итеп кайтты.Ул лагерда булган тәэсирләрен укытучылар һәм классташлары белән уртаклашты.Анда үткәрелгән чаралар, бергә вакыт үткәргән иптәшләре турында сөйләде, фотографияләр күрсәтте. Укучыларга бу мәгълүмәт бик ошады, кызыксынып тыңладылар.
-
Мәктәп буенча рейд. 09.11.2016

Бүген мәктәп җитәкчелеге тарафыннан кабинетлар буенча рейд уздырылды. Җитәкчелек кабинетларның паспорты, тәртибе һәм укучыларның мәктәпкә йөреше белән танышты.










