Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арская начальная общеобразовательная школа №3 - детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Арча 3 нче башлангыч гомуми белем мәктәбе -балалар бакчасы" муниципаль бюджет белем учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, РТ, Арский район, г. Арск, ул. Галактионова, д. 28 |
| Телефон: | +7(843)-663-10-05 |
| E-Mail: | asoschool3@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Арская НОШ №3 - детский сад" |
| Руководитель: | Загидуллина Гульнара Рафисовна |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 189/ Бездә укыйлар:189 |
| У нас учат: | 27 /Бездә укыталар 27 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арская начальная общеобразовательная школа №3 - детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Арча 3 нче башлангыч гомуми белем мәктәбе -балалар бакчасы" муниципаль бюджет белем учреждениесе. - новости
Страницы: << 221 222 223 224 225 226 227 228 229 ( 230 ) >>
-
«Мәктәпкә җыенырга булыш» акциясе 18.08.2016
Тормыш сюрпризлар белән шатландырса күңелле ул. Балаларга да нинди зур сюрприз «Мәктәпкә җыенырга булыш» акциясендә катнашучы изге күңелле бәндәләрнең бүләге!Ел саен бу акция районда йөзләгән гаиләгә шатлык алып керә, балаларның җанын бәхет белән тутыра. 17 август көнне дә акция кысаларында Арчаның 1 нче мәктәбендә беренче сыйныфка укырга керәсе 18 балага букча тапшырылды. Аларның 9 ы безнең мәктәптә укыячак. -
Беренче класска баручы балалар өчен әти - әниләр җыелышы 18.08.2016

Бүген мәктәптә беренче класска баручы балалар өчен әти - әниләр җыелышы булып узды.
-
Беренче класска баручы балалар өчен әти - әниләр җыелышы 15.08.2016

18 августа 13.00 сәгатьтә беренче класска баручы балалар өчен әти - әниләр җыелышы үздырыла.
-
Лагерьнең егерме беренче ябылу көне. 21.06.2016

Бүген безнең лагерның ябылу, Сабантуй көне.
-
Лагерьнең егерменче көне. 20.06.2016

Лагерь көннән көн ахырына якынлаша. Бүген безнең лагерьда концерт.Отрядлар бик тырышып әзерләнгәннәр. Җырладылар, биеделәр,бик күңелле үтте.
-
Лагерьнең унтугызынчы көне. 19.06.2016

Лагерьнең унтугызынчы көне.Лагерь әкренләп ахырына якынлаша.Бүген безнең лагерьда спорт һәм сәламәтлек көне. Отрядлар арасында волейбол һәм пионербол ярышлары уздырылды.Көн бик файдалы һәм күңелле үтте.
-
Лагерьнең унсигезенче көне. 18.06.2016

Көн артыннан көн үтә. Лагерь ахырына якынлаша. Отрядларда кызу эш кайный,бииләр, җырлыйлар, концертка әзерләнәләр. Ә бүген лагерьда индеецлар көне иде. Отрядлар барысыда тырышканнар, костюмнар ясаганнар.Көн бик күңелле үтте.
-
Лагерьнең унҗиденче көне. 17.06.2016

Көн артыннан көн үтә.Лагерьнең унҗиденче көне дә үтеп китте.Укучылар бик теләп йөриләр.Бүген безнең лагерьда малайлар көне. Малайларны сынау өчен төрле юнәлештәге конкурслар әзерләнде. Конкурстан соң балалар рәхәтләнеп биеделәр, күңел ачтылар.
-
Лагерьнең уналтынчы көне. 16.06.2016

Лагерьнең уналтынчы көне. Көн артыннан көн үтә. Балаларның лагерьдагы вакытлары көннән - көн мавыктыргычрак, кызыклырак була бара. Бүген безнең "Сәләт"тә профилактика көне.Төшкә кадәр балалар лагерьга бүләк итеп поделкалар ясадылар. Төшке аштан соң юл йөрү кагыйдәләренә багышланган"Исәнме, светофорик!" дип аталган чара уздырылды.
-
Лагерьнең унбишенче көне. 15.06.2016

Сәләттә бүген ГТО нормаларын тапшыру көне.Башта укучылар белән ГТО турында әңгәмә үткәрелде. Аннары стадионда балалар ГТО нормаларын тапшырдылар.










