Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арская начальная общеобразовательная школа №3 - детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Арча 3 нче башлангыч гомуми белем мәктәбе -балалар бакчасы" муниципаль бюджет белем учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, РТ, Арский район, г. Арск, ул. Галактионова, д. 28 |
| Телефон: | +7(843)-663-10-05 |
| E-Mail: | asoschool3@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Арская НОШ №3 - детский сад" |
| Руководитель: | Загидуллина Гульнара Рафисовна |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 189/ Бездә укыйлар:189 |
| У нас учат: | 27 /Бездә укыталар 27 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арская начальная общеобразовательная школа №3 - детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Арча 3 нче башлангыч гомуми белем мәктәбе -балалар бакчасы" муниципаль бюджет белем учреждениесе. - новости
Страницы: << 71 72 73 ( 74 ) 75 76 77 78 79 80 >>
-
Г.Тукайның туган көне 26.04.2021 Татар халкы үзенең бөек шагыйре Габдулла Тукайны беркайчан онытмый.Балалар бакчасының зурлар төркемендә шул уңайдан әңгәмә уздырылды.Аннары Тукайның әкиятләре буенча сәяхәт оештырылды.

-
Г.Тукай - безнең күңелләрдә 26.04.2021 Г.Тукайның тууына 135 еллыгына багышлап ,уртанчылар төркемендә Тукай шигырьләре укылды ,әңгәмә үткәрелде.

-
Театр фестивале
22.04.2021
Халыкка дәрсе гыйбрәттер — театр,
Күңелдә йоклаган дәртне уятыр.Театр — яктылыкка, нурга илтә,
Кире юлга җибәрми, уңга илтә.Театр – сәнгатьнең иң гүзәл төре, дияр идем мин. Ул кешеләрне көлдерә дә, елата да, уйландыра да... Без бүгенге тормышыбызны театрдан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Чөнки театр – тормышның көзгесе. Сәхнәгә чыгып кечкенә генә булса да роль уйнарга хыялланмаган кеше юктыр. Театр бит ул һәрвакыт табышмак, көтелмәгән хәлләр, могҗизалар...Тормышта без көн саен билгесез режиссер язган пьесада үзебезнең рольләрне уйныйбыз бит. Сәхнәдә кечкенә генә булса да, роль уйнарга теләмәгән кеше юктыр ул... Бүген, 22 нче апрель көнне Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы, Габдулла Тукайның 135 еллыгы уңаеннан мәктәбебездә гөрләп-шаулап Театр фестивале узды. Һәр сыйныф бик теләп катнашты, матур-матур костюмнардан бик оста чыгыш ясадылар. Үзләренең башкару осталыкларын, сәхнәдә үз-үзләрен тотышларын күрсәтә алдылар. Әсәрләр арасында татар халкының бөек язучысы Габдулла Тукай әкиятләре дә, татар халык әкиятләре дә һәм башка язучыларның әсәрләре дә бар иде. Чыгышларны бәяләү өчен Арча Мәгариф идарәсе башлыгының тәрбия эшләре буенча урынбасары Ильина Лия Юрий кызы, Арча 3 нче башлангыч мәктәбе – балалар бакчасы директоры Сабирҗанова Алсу Фәрхәт кызы, Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасының балалар китапханәсе җитәкчесе Рәхимбаева Алсу Гарифҗан кызы, Арча укучылар сарае методисты Ганиева Гөлия Рәфкать кызы жюри составында катнаштылар. Ничек кенә авыр булмасын, гадел итеп бәя бирделәр. Фестивальне мәктәбебездә практика узучы Арча педагогия көллияте студентлары алып барды. Аларның уйнаулары укучылар өчен үрнәк булды һәм зур кызыксыну уятты. Фестивальне уздыруда зур көч куеп катнашкан һәр кешегә олы рәхмәтебезне белдерәбез! Мәкаләне Халыкның талантын, рухи дөньясын, дәрәҗәсен билгели торган театр сәнгате – милләтебезнең казанышы һәм чиксез горурлыгы дип тәмамлыйсы килә.
-
Инглиз теленнән ачык дәресләр
22.04.2021
Туган телләр атналыгы уңаеннан 2 нче А һәм 3 нче А сыйныфларында Хисматуллина Зилә Хисмәтулла кызы һәм Фазылҗанова Айгөл Камил кызы инглиз теленнән ачык дәрес уздырдылар. -
"Җәяүле сәяхәт"
21.04.2021
Туган телләр атналыгы уңаеннан татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәйруллина Айгөл Рәдиф кызы ! Б һәм 1 В сыйныф укучылары өчен Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты буйлап "Җәяүле сәяхәт" дип исемләнгән түгәрәк өстәл үткәрде. -
Туган телләр атналыгын башлыйбыз
20.04.2021
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы, Габдулла Тукайның 135 еллыгы уңаеннан 20 нче апрельдән 27 нче апрельгә кадәр "Туган телләр атналыгы" игълан ителде. Атналыкның максаты: - Туган телгә мәхәббәт тәрбияләү;
- Туган телебезне сакларга һәм якларга кирәклеген төшендерү;
- Туган телнең матурлыгын күрә, тоя белергә өйрәтү.
-
"Субботник - ЭкоВесна - 2021"
17.04.2021
Субботник – это, в первую очередь, праздник - праздник чистоты, порядка и хорошего настроения. Отложив на время привычные обязанности, коллектив вышел на улицу и привели в порядок прилегающую территорию. Работа на свежем воздухе доставила всем массу радости и удовольствия. Субботник прошёл весело и плодотворно. -
Уртанчылар төркемендә ачык ишекләр көне 16.04.2021 Бүген уртанчылар төркемендә ачык ишекләр көне үткәрелде.Балаларның балалар бакчасында ниләр белән шөгыльләнгәнен карарга әти-әниләр комитетыннан да вәкилләр дә килгән иде.Тәрбиячеләр сөйләм үстерү , музыка һәм рәсем шөгыльләре күрсәттеләр.

-
"Татар халык җырлары"
15.04.2021
"Татар халык җырлары - милләтебезнең моңлы хәзинәсе" районкүләм җыр бәйгесендә 2 А сфйныф укучылары (сыйныф җит. Гыйниятова Г.Т.) "Яшь авазлар" номинациясендә җиңү яуладылар. Котлыйбыз! -
ЭКОВЕСНА - 2021
15.04.2021
Сегодня наша школа приняла активное участие в проведении районного экологического мероприятия в рамках республиканской акции "ЭкоВесна-2021"










