Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 134 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 167 ( 168 ) 169 170 >>
-
Ачык ишекләр көне 04.02.2016

Бүген мәктәптә Ачык ишекләр көне үткәрелде. Баласының укуына битараф булмаган һәркем бүген мәктәпкә килде, баласының дәресенә кереп утырып аның дәрестә катнашу дәрәҗәсен, белемен ачыклады, үзенә нәтиҗәләр ясады. Класс җитәкчеләре һәм предмет укытучылары тарафыннан югары дәрәҗәдә оештырылган дәресләр тәкъдим ителде. Аннан соң актлар залында ата-аналар җыелышы узды. Укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Фатхрахманова Л.Ш. мәктәптәге укыту -тәрбия процессы белән таныштырды, әти-әниләргә үзенең төпле киңәшләрен бирде. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Самигуллина Ч.М. әти-әниләрне грипптан саклану чаралары белән таныштырды, дуңгыз гриппы турында видеоролик тәкъдим ителде. Мәктәп директоры Шаймарданова Р.Г. мәктәп яңалыклары, тормышы белән таныштырды, ашханәдә туклану мәсьәләсе буенча сөйләшү узды. Әлеге очрашу укытучылар өчен дә, әти-әниләр өчен дә файдалы булды.
-
Мәктәптә "Ачык ишекләр" көне 03.02.2016

4.02.2016 мәктәптә "Ачык ишекләр" көне үткәрелэ.
-
Котлыйбыз!
03.02.2016
2 февраль көнне Шушмабаш мәктәбенең укучылар командасы Ашытбаш урта гомуми белем бирү мәктәбендә район шашка ярышында катнашты. Укучылар кискен барган көрәштә 2 нче призлы урын алып кайттылар. Җиңү китергән команда әгъзаларын һәм аларның җитәкчесе Вильданов Р.Г. уңышлары белән котлыйбыз!
-
Проектная работа 2 класса 02.02.2016

Вот и наступил второй месяц самой длинной четверти – февраль. Ученики 2 класса начали этот месяц с проекта об одном из персонажей учебника «Spotlight» - Чаклз. Пожелаем второклассникам хороших и отличных оценок в изучении английского языка!
-
Каримов Камиль Республика информатика олимпиадасында 01.02.2016

Каримов Камиль Республика информатика олимпиадасында (2 тур)
-
Каримов Камиль Республика информатика олимпиадасында 30.01.2016

Каримов Камиль Республика информатика олимпиадасында (1 тур)
-
При низких температурах
27.01.2016
О проведении занятий в условиях низкой температуры наружного воздуха
В связи с установившейся морозной погодой в Республике Татарстан МУ «Управление образования» исполнительного комитета напоминает о том, что при низкой температуре воздуха отменяются учебные занятия:
Параллель
Сельские школы
Городские школы
1-4 классы
-23 C
-25 C
5-9 классы
-25 C
-27 С
10-11 классы
-30 С
-32 С
Проведение занятий по физической культуре в зимний период на открытом воздухе допускается при следующих погодных условиях (СанПиН 2.4.2.2821-10):
Возраст учащихся
Температура воздуха и скорость ветра, при которых допускается проведение занятий на открытом воздухе
Без ветра
При скорости ветра до 5 м/сек
При скорости ветра 6-10 м/сек
При скорости ветра более 10 м/сек
До 12 лет
-9 C
-6 C
-3C
Занятия не проводятся
12-13 лет
-12C
-8 C
-5 C
14-15 лет
-15 C
-12 C
-8 C
16-17 лет
-16 C
-15 C
-10 C
Директорам базовых школ! Взять на контроль начальные школы-филиалы. Образовательные учреждения должны быть открыты, учителя занимаются самообразованием. -
Ата-аналар җыелышы 25.01.2016

Шимбә көнне мәктәптә 11 класс ата-аналар җыелышы булды. Көн тәртибендә бердәм дәүләт имтиханнары һәм аны уңышлы тапшыру өчен әти-әниләрдән нинди ярдәм кирәк булганлыгы каралды. Һәр предмет укытучысы үз фәне буенча БДИ нәтиҗәләренә анализ ясады, укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Фатхрахманова Л.Ш. имтихан тапшырудагы үзгәрешләр, яңалыклар белән таныштырды, әти-әниләргә психолог киңәше тәкъдим ителде.
-
Могҗизалы иҗат дөньясы 25.01.2016

"Могҗизалы иҗат дөньясы"нда яңа дебют. Күргәзмәдә 8 класс укучысы Габитова Л.нең иҗат эшләре дөнья күрде. Иҗат , сәнгать белән кызыксынучылар, Ләйләнең рәсемнәренә битараф булмаучылар, барыгызны да тавыш бирергә көтеп калабыз!
-
Бердәм республика тестына әзерлек 22.01.2016

21 нче гыйнвар көнне Шушмабаш урта мәктәбе базасында”БРТна әзерлек планы,план нигезендә системалы нинди эшләр башкарыла”темасына татар теле һәм әдәбияты укытучыларының зона семинары узды.
Гамәли семинарны Арча муниципаль районы мәгарифенең әйдәп баручы белгече Мостафина Э.Г. алып барды. Ул укытучылар алдында торган бурычларга тагын да җитди карарга кирәклеген ассызыклады. Методистның чыгышыннан соң Шушмабаш урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары үзләренең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Семинарда татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сабитова Т.Ә. үзенең БРТ на әзерлек планын тәкъдим итте. Шул план нигезендә мәктәптә системалы эшнең башкарылуы турында чыгыш ясады.
Семинарга килгән һәр укытучының чыгышы тыңланды. Имтиханга әзерлек вакытында туган сорауларга җаваплар алынды, кыенлыклар уртага салып сөйләшенде. Һәр килгән укытучы үзенең эш тәртибе белән таныштырды. Үзара ярдәмләшү максатыннан һәр айның 4 нче числосында башка мәктәпләргә барып, сынау эшләре алу планлаштырылды.
Гамәли семинар бик эшлекле узды. Һәр укытучы үзен борчыган сорауга җавап алды. Семинардан укытучылар киләчәктә дә шушындый эшлекле сөйләшүләр күбрәк булуын теләп таралышты.
















