Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 134 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 201 ) 202 203 204 205 206 207 208 209 210 >>
-
Пробный имтиханнар дәвам итә 10.03.2015 11 класс укучылары әледән әле төп һәм сайлау фәннәреннән пробный имтиханнар тапшыруларын дәвам итәләр.Нәтиҗәләрне яхшырту өстендә эшлисе бар әле.

-
Молодцы ребята 08.03.2015

7 марта на ледовом дворце Арча-Арена прошли соревнования по хоккею с шайбой среди юношей 2000 г.р. и младше. Наши юноши в одной команде с учащимися Нусинской школы приняли участие в этом мероприятии и заняли 3 место. Молодцы! Успехов и удачи вам в следующих соревнованиях!
-
Математикадан ачык дәрес 07.03.2015

Бүген математика-информатика атналыгы кысаларында 5 класста математикадан ачык дәрес узды. Математика укытучысы Сагдуллин Рамиль Шәрифуллович "Унарлы вакланмаларны натураль саннарга бүлү һәм тапкырлау" гомумиләштерү дәресен Санкт-Петербург шәһәренә сәяхәт-дәрес итеп оештырган. Дәрестә Сингапур методикасы элементлары, уен элементлары кулланылды. Укытучы Санкт-Петербургта үзенең булганлыгын, Эрмитаж музеендагы фотоларын отышлы кулланды.Дәрестә укучылар уен формалары аша төрле исәпләүләр башкардылар, тигезләмә, мәсьәләләр чиштеләр.
-
Котлыйбыз! 07.03.2015

Хөрмәтле гүзәл затлар: кызлар, апалар, әниләр! Сезне чын күңелдән 8 март ― Халыкара хатын-кызлар бәйрәме белән котлыйбыз. Сезгә язның дәртле сулышын, җәйнең сафлыгын, айның серлелеген, йолдызларның гүзәллеген, җан-бәгырьнең түземлеген, мәхәббәтнең олысын, бәхетнең тулысын телибез!
Бәхеткә, шатлыкка күмелеп,
Һәрвакыт елмаеп һәм көлеп
Кадергә, хөрмәткә төренеп
Яшәгез мәңгелек нур булып.
-
Тәҗрибәләр кичәсе 07.03.2015

Бүген мәктәп физиканың тылсымлы иленә сәяхәткә чыкты. Укучылар бу илнең кунаклары булып, кызыклы тәҗрибәләргә аңлатма бирделәр, һәр тылсымның физик нигезе булуын күрделәр, үзләре дә тәҗрибәләр күрсәттеләр.
-
70 еллыкка-70 оя 06.03.2015

Мәктәпнең технология укытучысы Шаймарданов Әнис Равилевич җитәкчелегендә укучылар "70 еллыкка-70 оя" акциясендә катнашу максатыннан сыерчык оялары әзерли башладылар. Үз эшеңнең нәтиҗәсен күрү, тагын шул ояларга җылы яктан кайтучы сыерчыкларның оялавын күреп, аларның матур сайрауларына карап хозурлану нинди зур тәрбияви мәгънәгә ия!
-
"Әниләргә-бүләккә!" 06.03.2015

Тиздән 8 март- Халыкара хатын -кызлар көне якынлаша. Шул уңайдан укучылар әниләргә бүләк әзерләү белән мәшгуль. 5 класс укучылары технология дәресендә укытучылары Әнис Равилевич белән берлектә үзенчәлекле бүләк әзерләде. Үз куллары белән ясалган, күңел җылысы кушып эшләнгән бу бүләкләр әниләребез күңеленә хуш килер дигән теләктә калабыз.
-
Алда юллар кайсын сайларга 05.03.2015 Бүген без,11 класс укучылары районда узган КГАВМ һәм КГАУ вәкилләре белән бик файдалы, матур очрашуда булдык. Югары уку йортлары профессорлары, җитәкчеләре без, чыгарылыш классы укучыларын бик теләп үзләренә укырга чакырып, безнең күңелгә җилкенү, матур хыялларга этәргеч бирделәр.Онытылмас студент елларын матур үткәрергә өндәделәр. Район җитәкчебез һәрберебезнең туган ягыбыз өчен бик тә кирәкле булуыбызны,безне тырыш кешеләр итеп күрергә теләвен җиткерде.Һәрберсе укуыбызда уңышлар теләделәр.Очрашу бик ошады.Үзебезнең кирәклегебезне тою горурлык хисе уятты.Бары тик тагын да тырышып укыйсы гына калды.

-
Тәнәфесләр күңелле үтә 04.03.2015

Башлангыч класс укучылары тәнәфестә буш вакытларын күңелле итеп үткәрә. Рәхәтләнеп шашка, шахмат уйный алар. Әлеге уеннар фикерләү сәләтен үстерү өчен дә бик файдалы. Күпчелек укучылар шашканы инде оста уйный. Тиздән әлеге спорт уены буенча ярыш уздырырга исәплибез.
-
Открытый урок по информатике
04.03.2015
Сегодня один из уроков информатики прошел открытым. Тема урока "Система компьютерного моделирования - Компас 3D". Урок прошел в 7 классе. В уроке присутсвовали учителя. На уроке были использованы элементы сингапурской методики.
















