Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 134 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 201 202 203 204 205 206 ( 207 ) 208 209 210 >>
-
Котлыйбыз, сине, Айгөл! 07.02.2015

6 февраль көнне "Во имя мира на земле" дип исемлән Республика шигырь укучылар конкурсының муниципаль этабы узды. 3 класс укучысы Фаттахова Айгөл III урынга лаек булды. Афәрин, Айгөл!
-
Сталинград өчен сугыш 06.02.2015

Сталинград өчен сугышта немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итү уңаеннан "Сталинград" исемле нәфис фильм карадык
-
Чаңгы ярышы (Лыжня школы) 06.02.2015

Бүген мәктәпкүләм чаңгы ярышы булып узды. 1-11 класс укучылары һәм укытучылар, барысы да, чаңгы трассасында рәхәтләнеп чаңгы шудылар.Сәламәтлекне ныгытуның иң шәп чарасы шул ул , чаңгы шуу!
-
Мәктәп кинозалы үзенә дәшә 04.02.2015

Бүгеннән мәктәпнең актлар залы кинозал буларак эшли башлады. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан һәм хәрби-патриотик айлык кысаларында биредә 7.30 да "Сталинград" кинофильмы күрсәтелә башлады. Барыгызны да мәктәп кинозалына чакырабыз!
-
Без матбугат битләрендә 02.02.2015

3 сыйныф укучыларының мәкаләләре "Көмеш кыңгырау" битләрендә даими бастырыла. 24 гыйнвар санында Сөнгатуллина Гөлинәнең язмасы белән таныша аласыз.
-
Без-җиңүче! 02.02.2015

Бүген иртәнге линейкада күңелле вакыйга -җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Районда узган ату ярышларында безнең мәктәп команадасы 1 урын алып кайтты.11 класс укучылары Исхаков Рәзил, Бариев Илназ, Рахматуллина Алсу, Халиуллина Энҗегә, укытучылары Шаймарданов Әнис Равилевичка мәктәп коллективы исеменнән зур рәхмәт!
-
Студентлар белән очрашу 31.01.2015

Бүген мәктәбебездә студентлар белән очрашу булды. Мәктәпне бетереп төрле уку йортларында укучы студентлар яратып, сагынып һәм бик күп итеп килделәр бу көнне очрашуга. Бәйрәмгә мәктәбебезне төрле елларда тәмамлаган, бүгенге көндә үз юлын тапкан, үз карьерасын булдырган дәрәҗәле шәхесләр дә килде. Укучыларыбыз , студентлар белән үзенең төпле киңәшләре, акыллы фикерләре, алдынгы идеяләре белән уртаклашучы Арча ЗУЭС начальнигы Гомәров Рөстәм Кәлимулловичка олы рәхмәтебезне белдерәбез!
-
Татар теле һәм тарих атналыгы дәвам итә 31.01.2015

Атна дәвамында мәктәптә төрле күргәзмәләр оештырылды. Якташ язучыларыбыз Г.Ахунов һәм М.Мәһдиевнең тормыш юлы, иҗатын яктырткан күргәзмәдән укучылар үзләре өчен бик күп яңа мәгълүмат алдылар. Шулай ук, "Әкиятне үзебез язабыз" исеме астында,5 нче сыйныф укучылары иҗат иткән әкиятләр балаларда зур кызыксыну тудырды.Афәрин, бишләр!
-
Тәрбия сәгате
30.01.2015
Бүген 8нче сыйныфта "Мин - гаилә коручы" әңгәмәләр циклы кысаларында "Ныклы гаилә- ныклы дәүләт нигезе" дип исемләнгән тәрбия сәгате үтте. Укучылар "Нинди була ул гаилә?"," Гаиләдә иң мөһиме нәрсә?" дигән сорауларга җавап эзләделәр, бөек татар мәгърифәтчесе Р. Фәхретдиннең "Балаларга үгет-нәсыйхәт" китабыннан ата-ана хакы турындагы хемәтләренең кайберләре белән, Ф.Яруллинның шигырьләре белән таныштылар.
-
Җиңүче - безнең укучыбыз! 29.01.2015 Узган ел мәктәбебезне тәмамлап,КФУда белем алучы Сабитова Зилә үзенең уңышлары белән сөендерүен дәвам итә.10 сыйныфта укыганда ул "Ялкын" җурналы уздырган игезәкләр турындагы бәйгегә үзенең игезәк сеңелләре Әлфия белән Зөлфия турында мәкаләсе белән катнашкан иде.Шушы көннәрдә бәйгегә нәтиҗә ясалды. Без аны"Без икебез-бербөтен" игезәкләр бәйгесендә җиңүе белән котлыйбыз.Киләчәктә иҗади уңышлар телибез.

















