Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 134 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 231 ) 232 233 234 235 236 237 238 239 240 >>
-
Язны сәламли кошлар 04.04.2014

4.04.14. көнне 1- апрель –Кошлар көненә багышланган “Язны сәламли кошлар ” дип исемләнгән уен-кичә үткәрелде. 5-7 класс укучылары төрле тукталышларда үзләренең белем көчләрен сынадылар,кызыклы,файдалы мәгълүматлар тупладылар. Аларны тукталышларда табигать белгечләре каршы алды. Биология укытучысы Хадиева Р.Р.укучыларга активлыклары өчен рәхмәт белдерде, укуларында уңышлар теләде.
-
Рәсем күргәзмәсе 04.04.2014

1апрель - Кошлар көненә багышлап рәсем күргәзмәсе ясалды. Иҗади, күңел җылысын биреп ясалган рәсемнәр кошларга мәдхия, язгы табигатькә соклану белән сугарылган. Һәркемнең күзләрен иркәли торган рәсемнәр ясаучы укучыларга уңышлар телибез.
-
Тәрбия сәгате 04.04.2014

Бүген 7нче сыйныфта экологик икеайлык кысаларында "Табигатьне саклау - һәркемнең изге бурычы" дип исемләнгән тәрбия сәгате булып үтте. Укучылар ребуслар, төркемнәрдә ситуацияләр чиштеләр, табигатьнең әһәмиятен ачтылар, табигать турында мәкальләрне һәм халыкара табигать көннәрен искә төшерделәр.
-
Шека “Созвездие-Йолды злык-2014” 03.04.2014

Шекә башлангыч мәктәбе буенча Арча сәнгать мәктәбендә оештырылган “Созвездие-Йолдызлык-2014” конкурсында 2 нче сыйныф укучысы Низамов Раил җыр номинациясендә катнашты. “Шекә көе” һәм “Батыр чеби “җырларын башкарып кайтты. Главное- не победа , а участие. Раил үзенең конкурста катнашуыннан бик канәгать.
-
Шека “Нәүрүз” бәйрәме 02.04.2014

Менә быел да матур гына укучыларның көтеп алынган “Нәүрүз” бәйрәме үтеп китте. Традиция буенча укучылар, башта ,беренче көнне авыл кешеләрен өйдән-өйгә кереп , “Нәүрүз “ әйтеп, котлап йөриләр. Алар бүләк итеп, ярмалар, төрле тәм-том бирәләр.
Икенче көнне дә бәйрәм дәвам итә. Җыелган ярмалардан “Карга боткасы пешерелә һәм әзерләнгән концерт номерлары , ярышлар дәвам итә.
-
Поздравляем Вас, Ляля Фаритовна! 01.04.2014

Уважаемая Ляля Фаритовна, тепло и сердечно поздравляем с юбилейным днем рождения! Желаем вам крепкого здоровья, счастья, благополучия.
Пусть рядом с вами будут всегда ваша семья и верные друзья.
«50 — это много и мало»
50 — это много и мало,
Это в жизни проложенный путь.
Не всегда были розы в дороге,
Но с нее никуда не свернуть.
Было трудно, но ты не сдавалась.
Было больно — не хныкала ты.
И всегда ты собой оставалась,
И порою сбывались мечты.
Быть такою тебе мы желаем
Много лет, много радостных дней,
С днем рожденья тебя поздравляем,
Будь здорова, душой не старей! -
Мәктәп.ру 01.04.2014

Мәктәп.ру гәҗитенең чиратагы саны дөнья күрде. Бу санны бастыручылар 7нче сыйныф укучылары. Сыйныф җитәкчесе Камалетдинова Р.М.
-
Ярминкәдә катнаштык 29.03.2014

29 март көнне Арчада "Северный" күмәк хуҗалыгы, Шушмабаш авыл җирлеге һәм мәктәбе катнашында ярминкә узды. Ассортиментта мәктәп бакчасында үскән яшелчәләр, банкалы кайнатмалар, кул эшләре бар иде. Арча халкы оештырган ярминкәдән канәгать калды.
-
Аулак өй күренеше 28.03.2014

Шушмабаш мәдәният йортында Шушмабаш авыл җирлегенең иҗат концерты булып үтте. Безнең коллектив та читтә калмады, үз өлешен кертте. Укытучыларыбыз бик матур, җанлы, күңелле "Аулак өй" күренешен күрсәттеләр һәм югары бәя алдылар.
-
Волейбол 26.03.2014

Бүген укытучыларыбыз Арча укучылар сараенда профсоюз оешмалары арасында үткәрелүче волейбол ярышында катнаштылар. Көчле-көчле командалар белән уйнауга карамастан укытучыларыбыз 1 урынга лаек булдылар. Аларны чын күңелдән котлыйбыз. Афәрин!
















