Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 134 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 231 232 ( 233 ) 234 235 236 237 238 239 240 >>
-
Тәрбия сәгате 14.03.2014

Бүген 7нче сыйныфта "Яз көне куркынычсызлык кагыйдәләре" дигән исем астында тәрбия сәгате үтте. Укучылар яз көне урамда, юлда, су буйларында, язгы каникул вакытында өйдә торганда куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерделәр. Янгын вакытында, ток сукканда нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәклеген сөйләшеп үттеләр.
-
Самостоятельные дети акциясе 13.03.2014

Бүген мәктәптә "Самостоятельные дети" кысаларында "Маленькие радости жизни"- " Тормышның кечкенә шатлыклары" акциясе узды.Акцияне оештыручылар төрле классларда әңгәмәләр оештырдылар, укучыларга тормышны яратырга, оптимистик рухта, позитив эмоцияләр белән яшәргә кирәклеге турында чыгыш ясадылар.Укучыларга "Маленькие радости жизни"дип исемләнгән буклетлар өләштеләр.
-
Ветеран белән очрашу 12.03.2014

9 нчы класс укучылары сугыш ветераны Каримов Хәбир абый белән очрашуда булдылар.
-
Ачык дәрес 11.03.2014

Бүген Нуризянов Эльнар Тагирович информатика фәненнән Сингапур методикасын кулланып ачык дәрес күрсәтте. Укучылар Эйлер әйләнәсен өйрәнеп, җайлы юл белән мәсьәләләр чишәргә өйрәнделәр.
-
Гаилә бәйрәме 10.03.2014

9нчы март көнне 10нчы класс укучылары һәм әти-әниләре белән "Һәммә кеше җирдә бала булган" дип исемләнгән гаилә бәйрәме үткәрелде. Сыйныф җитәкчесе Хадиева Рузилә Рафиковна бәйрәмне эчтәлекле, матур, күңелле итеп оештырган иде. Бәйрәм матур аралашу, уен-җырлар белән җылы атмосферада үтте. Бер бөтен гаилә кебек очрашу чәй өстәле янында түгәрәкләнде.
-
Хоккей ярышы 10.03.2014

7 март көнне 2000-2001нче елда туган укучы егетләребез 5нче номерлы Арча гимназиясе шугалагында район беренчелегенә алкалы хоккей ярышында катнашып, призлы 2нче урынны алдылар. Аларны чын күңелдән котлыйбыз!
-
Бәйрәм белән! 07.03.2014

Хөрмәтле Хатын-кызларыбыз! Сезне бәйрәмегез белән котлыйбыз! Сезгә язның дәртле сулышын, җәйнең сафлыгын, айның серлелеген, йолдызларның гүзәллеген, җан-бәгырьнең түземлеген, мәхәббәтнең олысын, бәхетнең тулысын телибез! Сәламәт, озын гомерле, бәхетле булыгыз!
-
Мәктәп газетасы 07.03.2014

Мәктәп.ru газетасының чираттагы саны дөнья күрде. Аны класс җитәкчеләре Рәмлә Равиловна җитәкчелегендә 9 класс укучылары чыгарды.
-
"Гөлләргә тиңлим Сезне" 06.03.2014

Бүген 7нче сыйныф укучылары 8 март хатын-кызлар көненә багышланган "Гөлләргә тиңлим Сезне" дип исемләнгән концерт программасы тәкъдим иттеләр. Матур итеп бизәлгән зал, үзенчәлекле концерт номерлары һәрбер тамашачының күңеленә хуш килде.
-
Шекә башлангыч мәктәбендә “Әлифба” бэйрэме 04.03.2014

2013-2014 нче уку елында 2 укучы 1 нче сыйныфка укырга керделәр. Хәзер Әлифба укуны тәмамладылар. Укучылар хәреф танып , сүзләрне кушып укырга өйрәнделәр. Укучылар үзләрен хәреф танырга өйрәткән беренче китаплары-Әлифба белән хушлаштылар.
















