Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
| E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Сунгатов Шаукат Завдатович |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 33 |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 ( 78 ) 79 80 >>
-
И туган тел... 18.02.2020

21 февраль - Халыкара туган тел көне уңаеннан башлангыч сыйныфларда тәрбия сәгатьләре үткәрелде. Укучылар туган тел турында мәкаль-әйтемнәр һәм шигырьләр белән таныштылар. Үзләре дә өйрәнгән шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр.
-
Башлангыч класслар атналыгы нәтиҗәләре 17.02.2020

Бүген башлангыч класслар атналыгына нәтиҗәләр ясалды, җиңүчеләр билгеләнде һәм иң актив катнашучы укучылар бүләкләнде. Укучыларыбызга алга таба да атналыкларда актив катнашып зур уңышларга ирешүләрен телибез
-
Квест "Последняя колонна" 15.02.2020

Война в Афганистане- одна из самых трагических страниц летописи советской эпохи. Она навсегда останется в памяти не только ветеранов войны, но и всех последующих поколений. 650 тысяч советских солдат приняли участие в Афганской войне. Служить они уходили мальчишками, а возвращались ветеранами. Они с честью выполнили свой интернациональный долг. А сегодняшние мальчишки и девчонки должны сохранить память о той войне, о подвигах, о славе, о погибших героях.С целью воспитания чувства патриотизма, любви к Родине, уважения к прошлому страны, братского отношения к другим народам, сегодня в нашей школе прошёл квест «Последняя колонна». Ребята узнали много об афганской войне и последствиях этой войны, сами подготовили и выступили с сообщениями о подвиге солдат.
-
Фәннәрдән ачык дәресләр 14.02.2020

Бүген Сикертән мәктәбендә 1 нче һәм 3 нче классларда "Әйләнә - тирә дөнья", 2 нче һәм 4 нче классларда ана теле фәненнән ачык дәресләр күрсәтелде. Укытучылар дәрескә югары дәрәҗәдә әзерләнгәннәр. Дәресне нәтиҗәле итеп оештыру өчен түбәндәге эш формалары сайланган: индивидуаль, төркемнәрдә эш, парларда эш. Дәрестә кулланылган күнегүләр аңлаешлы һәм кызыклы, балаларны мавыктырырлык итеп, төрле уен һәм грамматик биремнәр белән чиратлашып барды. Дәрес этаплары бер - берсе белән тыгыз бәйләнештә торды. Укучыларның фикерләү сәләтләрен үстерү өстендә эш алып барылды.
-
Сикертән мәктәбе укытучылары чаңгыда
14.02.2020
Бүген Сикертән мәктәбе укытучылары Арча стадионында оештырылган, чаңгы буенча профсоюз ярышларында катнаштылар. Физик - тәрбия укытучыбыз Нәбиуллин Р.Р. лаеклы 2 нче урында. Әлеге ярышларда катнашкан укытучыларыбыз Нәбиуллин Р.Р., Каримова Л.Г., Солтанова Р.Р., Хисматуллин И.И. олы рәхмәтебезне белдерәбез. Алдагы ярышларда да уңышлар юлдаш булсын!
-
ТАССРның Атказанган терлекчесе белән очрашу 14.02.2020

Бүген Г. Камал исмендәге Сикертән төп гомум белем мәктәбендә "ТАССР ның Атказанган терлекчесе" Диләрә Әхмәдуллина белән очрашу оештырылды. Хөрмәтле Диләрә апа, заман авырлыкларына бирешмичә, көчегезне кызганмагансыз. Бу дөньяда куйган хезмәтләрегез, кылган изгелекләрегез өчен рәхмәт сезгә! Саулык-сәламәтлектә, дөньяга ямь биреп яшәгез!
-
Атналык дәвам итә 13.02.2020

Мәктәп тормышы файдалы һәм күңелле вакыйгаларга бай. Төрледән-төрле конкурслар, очрашулар, кызыклы сәхнәләштерүләр уку эшчәнлеге белән бергә үрелеп бара. Башлангыч сыйныф укучыларының бүген бик җаваплы көннәре. Язучыларыбызның шигырьләрен туган телдә дә, рус телендә дә иң сәнгатьле укучы баланы билгеләргә кирәк.
Балалар сынатмады, чөнки әзерлекле иделәр. “Шигырьләрне иң сәнгатьле укучы” титулына 3 нче сыйныф укучысы Р.Р. Гобәев, “Театр этюды остасы” титулына 4 нче сыйныф укучысы Д.Б. Камалова ия булдылар. Әлеге чарада мәктәбебез китапханәчесе Л.Г. Кәримова һәм Гөберчәк үзәк китапханәсе мөдире Г.З. Зарипова да катнашты.
-
Истәлекле даталар 12.02.2020

Мәктәптә башлангыч сыйныфлар атналыгы дәвам итә. 12 нче февральдә башлангыч сыйныф укытучылары Заһидуллина Г. Һәм Гарипова А. истәлекле даталарга багышлап, тәрбия сәгатьләре үткәрделәр. Укучылар ТАССР заманындагы вакыйгалар белән таныштылар.
-
Парламент дәресе 11.02.2020

Мәктәбебездә "Бөек җиңүнең 75 еллыгы" темасына парламент дәресе үтте. Дәресне 7 нче сыйныфларның класс җитәкчесе Шәймәрданова А.Р алып барды. Укучыларыбыз сугыш елларын искә төшереп, андагы геройлар белән таныштылар. Аларга бирелгән орден һәм медальләргә күзәтү ясадылар. Очрашу нәтиҗәле үтте.
-
Башлангычлар атналыгы 11.02.2020

Мәктәбебездә башлангыч класслар атналыгы башланып китте. Укучылар атналыкта эшлисе эшләр белән таныштырылды. Бүген укучылар арасында матур язу үткәрелде.












