муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 81 учащихся / Бездә укыйлар: 81 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 78 ( 79 ) 80 >>
-
Табышмаклар иле 14.02.2022

2000 нче елда Берләшкән Милләтләр Оешмасы, ЮНЕСКО инициативасын хуплап, күптеллелекне яклау йөзеннән 21 нче февральне “Халыкара туган тел көне” итеп үткәрү турында карар кабул итте. Халкым теле миңа – хаклык теле. Аннан башка минем телем юк. Илен сөймәс кенә телен сөймәс, Иле юкның гына теле юк. Халкыбыз элек–электән тапкыр, зирәк булган. Тел турында мәкальләр, әйтемнәр, табышмаклар, мәзәкләр уйлап чыгарган. Бүген 3 нче сыйныф укучылары "Табышмаклар иле"ндә сәяхәттә булды.
-
«Кызыклы грамматика» 14.02.2022

Бүген Алан башлангыч мәктәбендә 2 нче һәм 4нче сыйныфлар арасында Туган тел темасына карата «Кызыклы грамматика» уены үткәрелде. Уенда ярыш, сорау-җавап формалары кулланылды. Укучылар бик теләп катнаштылар, кызыклы биремнәр эшләделәр, шул рәвешле үзләренең туган (татар) теленә карата мөнәсәбәтләрен күрсәттеләр.
-
«Письма Победы» 14.02.2022

Великая отечественная война – сколько страданий и горя принесла она нашему народу. Нет, наверное, ни одной семьи, которая бы не проводила своих мужей, сыновей, братьев на фронт. Матери, жены, сестры каждый день ожидали завершения этой кровопролитной войны, радовались каждому письму, каждой весточке о своих близких и родных.
Но, к сожалению жестокая война не щадила никого. Однополчане погибших солдат хоронили своих друзей в братских могилах через горькие слезы и боль. Родные солдат через всю войну пронесли надежду и веру, что они вернутся живыми. Весточка «пропал без вести» была тоненькой нитью и надеждой на то, что солдат жив. Многие матери еще долгие послевоенные годы ждали своих сыновей…
В нашей школе открылась выставка «Письма Победы». Учащиеся писали «письма в прошлое» - письма, членам своей семьи, дедушкам и прадедушкам или неизвестному солдату, которые воевали, погибли, защищая Родину. Они постарались отразить личный вклад в дело сохранения памяти и наследия Великой Победы…
-
Камыр батыр әкияте 14.02.2022

Татар халык әкиятләре буенча эшләнгән мультфильмнар бик зур роль уйный. Татар халык авыз иҗаты әсәрләрен балалар кечкенәдән белеп үсәргә тиешләр. Аларда бит борынгы бабаларыбызның әйтергә теләгән фикерләре, хикмәтле сүзләре төрле әкият геройлары аша бирелгән. Бу әсәрләр яхшылыкны яманлыктан, дөресне ялганнан, гаделлекне икейөзлелектән аерырга өйрәтә. 5 нче сыйныф укучылары “Камыр батыр” мультфильмын карадылар һәм үзләренең фикерләре белән бүлештеләр.
-
Күргәзмә 12.02.2022

Яшьләргә хәрби –патриотик тәрбия бирү китапханә эшчәнлегенең бер юнәлеше.Ватандар рухта тәрбияләнгән яшьләр ил тормышында актив катнаша, хезмәттә, мәгариф, фән, мәдәният һәм спорт өлкәсендә җиңүләр яулый. Армия сафларында хезмәт итү һәр гражданинның изге һәм мактаулы бурыч икәнен, Ватаныбызның азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен сугышларда халкыбызның тиңдәшсез батырлыкларын аңлатып бирү- безнең төп бурыч булып тора.Биредә матур әдәбиятнең көче һәм мөмкинлекләре чиксез.
Китапханәде "Батырлар даны мәңгелек" исемле китап күргәзмәсе оештырылды.
-
Муса Җәлил 11.02.2022

Җәлил – татар халкының горурлыгы, йөз аклыгы һәм намусы. Болай гына да түгел, Муса Җәлил исеме бүген татар халкының рухи батырлыгын һәм күңел аклыгын белдерүче символ булып та яши. Ул милләтне бөтен дөньяга танытты. Бүгенгесыйныф сәгате М.Җәлил иҗатына багышланды. Укучылар аның тормыш , иҗат юлы белән таныштылар. М.Җәлил язган шигырьләрне укыдылар һәм рәсемнәр ясадылар.
-
"Кайгырту" акциясе 11.02.2022

Хәри-патриотик айлык кысаларында укучыбыз Камалиев Раяз тыл ветераны Фәимә апайга ярдәм йөзеннән "Кайгырту" акциясендә катнашты. Кыш көне яшь армиячеләр өлкән авылдашларына йорт тирәләрен кардан чистатуда булыша, авылдагы Бөек Ватан сугышы каһарманнарына куелган һәйкәл биләмәсен ел әйләнә карап торып, кышын кар-боздан чистарта.
-
«Син Муса Җәлил иҗатын беләсеңме?» 11.02.2022

Һәр милләттә исеме телгә алынуга ук хөрмәт уятырлык шәхесләр була. Шундый исемнәрнең берсе олылар һәм балалар өчен бик күп әсәрләр иҗат иткән татар халкының бөек улы, Советлар Союзы герое, Ленин премиясе лауреаты,онытылмаслык бөек шагыйрь –Муса Җәлил. Юк,ул исем генә түгел,бәлки тирән мәгънәле символ да.Чөнки бу исемнең символлары булып батырлык,каһарманлык,талантлылык,тугрылык, кебек сүзләр тора.Ул чыннан да ,бу сүзләрнең һәммәсенә лаек шәхес.Күренекле шәхеснең туган көне уңаеннан 5-6 класс укучылары арасында «Син Муса Җәлил иҗатын беләсеңме?» дип исемләнгән викторина уздырылды
-
Муса Джалиль 10.02.2022

15 февраля родился известный татарский поэт Муса Джалиль. В 9 классе прошел классный час, посвященный героизму поэта. На его стихах, проникнутых гуманизмом и мужеством, было воспитано ни одно поколение. Судьба поэта-героя, увековечившего свое имя своими творениями и смертью, которая сама является подвигом, не перестает нас волновать и сегодня, его стихи так наполнены горечью, страхом и болью. Строки его стихов заставляют леденеть, словно ток проникают в разум, сердце и душу. Они не забываются…
Татарский поэт, подвергаемый пыткам и истязаниям, не переставал оставаться верным своему делу: писать о самой страшной трагедии человечества, масштабность которой он видел уже тогда. Поэтические строки Мусы Джалиля стали ласточками, вестниками Победы, великого народа над страшной тьмой фашизма.
Он писал:
Как волшебный клубок из сказки,
Песни на всем моем пути…
Идите по следу до самой последней,
Коль захотите меня найти!
И стихи его прозвучали как эхо, которое мы будем слышать вечно.
-
Туган телем – хәзинә 10.02.2022

2000 нче елдан башлап 21 февраль ЮНЕСКО тарафыннан Халыкара туган тел көне буларак игълан ителгән. Туган теле белән горурланган һәр кеше өчен бик зур бәйрәм ул. Һәр халыкның туган теле – аның мәдәнияте, тарихи көзгесе. Татар теле – ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе. Туган телебезне саклау һәм үстерү, өйрәнү - безнең изге бурычыбыз. Мәктәбебез укучылары да Халыкара туган тел көненә багышланган чараларда актив катнашалар. Бүген 2 нче сыйныф укучылары “Туган телем - хәзинә” дип аталган лингвистик уенда көч сынаштылар. Алар туган телебезне никадәр яхшы белүләрен күрсәттеләр: мәкальләр әйттеләр, табышмакларга җавап эзләделәр, ребус, кроссвордлар чиштеләр һәм башка бик күп биремнәрне үтәделәр. Укучылар туган телне әйбәт белүләрен һәм яратуларын исбатладылар.










