МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | sch524@bk.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 53 Бездә укыйлар: 53 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 186 187 188 189 ( 190 ) >>
-
Патриотик тәрбия айлыгы 01.02.2016

Районда 1 нче февральдән 1 мартка кадәр "Патриотик тәрбия" айлыгы игълан ителде. Мәктәп коллективы да бу айлыкка теләп катнаша. Бүген иртәнге линейкада айлык, аның планы белән таныштырылды. Укучыларга "Аҗаган" бәйрәменең уздыру планын тәкъдим итәргә мөмкинлек тудырылды. Иң яхшы укучылар тәкъдим иткән киңэшләр уенда кулланылачак.
-
Волейбол ярышларында 30.01.2016

Бүген Яңа Кенәр урта мәктәбендә 2000-2001 нче елда туган егетләр арасында В.Шакирҗанов истәлегенә волейбол ярышлары уза. Бу ярышта мәктәпнең 6-7 класс укучылары да катнаша. Аларга уңышлар телик.
-
Математикадан сынап карау имтиханнары 26.01.2016

Укучыларның имтиханнарга әзерлекләрен ачыклау йөзеннән, районда күп төрле эш башкарыла. Шуларның берсе - чит мәктәп укытучылары әзерләгән текст белән имтихан алып карау булды. Безнең мәктәпнең 9 класс укучыларыннан Шурабаш төп мәктәбе математика укытучысы имтихан алды. Укучылар эшләрне канәгатьләнерлек башкардылар. 9 укучының 2 се "5" ле, 5 се "4"ле, 1 се "3" ле, берсе "2" ле билгесенә башкарды. Ул укучы да "реаль математика" бүлегеннән тагын 1 балл җыйса, эшне "3" кә башкарасы иде. Январь аеның башында узган сынап карау имтиханнары нтиҗәләре белән чагыштырганда, алга китеш сизелә. Шундый ук форматта имтихан алу рус теле фәненнән дә булачак.
-
Температура режимы 26.01.2016

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы күрсәтмәсен үтик! Авыл җирлегендә һава температурасы -23 градус булганда 1-4 классларда, -25 градус булганда 5-9 классларда укулар булмаячак!
-
Гриппка каршы көрәш чаралары 23.01.2016

Мәктәптә гриппка каршы көрәш чаралары максатларында, 5-9 класс укучыларына лекия үткәрелде. Лекияне биология укытучысы Ә.Ә.Вафина үткәрде. Лекиядә грипп вирусы, аның кеше организмы өчен зыяны, профилактика чаралары турында сөйләнелде.
-
ГТО нормалары тапшырдык 22.01.2016

Бүген мәктәптә 5-9 класс укучылары арасында ГТО нормаларын тапшыруның кышкы сессиясе узды. Нормативларны кабул итүдә Яңа Кенәр укучылар сарае директоры Х.Х.Зарипов катнашты.
-
"Мәрхәмәтлелек" акциясе 20.01.2016

"Сыченков Станислав Евгеньевичка операция ясарга кирәк!" Бу хәбәрне ишеткәч, укучылар аңа ядәм итәргә сүз бирделәр. Тиз генә арада макулатура җыелып, 3 мең сум акча Станиславка ярдәм итү фондына күчерелде. Рәхмәт сезгә, укучылар!
-
"Йолдызлык" конкурсына катнаштык
19.01.2016
Талантлы укучыларны барлау, аларны үстерү максатыннан, төрле конкурслар уздырыла. Шундыйларның берсе - яшь талантларның "Йолдызлык" сәнгать конкурсы. Бу конкурста "Нәфис сүз" номинациясендә 4 класс укучысы Галаветдинова Фирдинә катнашты. Ул Һ.Такташның "Тәүфыйкьлы песи" шигыре белән уңышлы чыгыш ясады.
-
Республика укучылар олимпиадасына әзерләнәбез 18.01.2016

16-17 январь көннәрендә технология фәне буенча Бөтенроссия укучылар олимпиадасының Республика турына әзерлек йөзеннән, Казан шәһәренең "Республика олимпиада үзәге"ндә технология фәне буенча җыен булды. Бу җыенда шушы олимпиадага әзерләнүче 9 класс укучысы Хусаенов Наиль дә катнашты. Наиль бу җыенның бик файдалы булуын билгеләп үтте, күп нәрсәләргә өйрәнеп кайтуын белдерде. Олимпиадага Наильне технология укытучысы Р.Г.Камалиев әзерли.
-
Круглый стол о здоровом образе жизни 15.01.2016

Сегодня состоялся круглый стол для обучающихся 6-9 классов с участиемЛ.Н.Завяловой, ответственным секретарем комиссии по делам несовершенноетних и защиты их прав, М.Ф.Шаесламовой, психологом отделения социальной помощи семье и детям ГАУСО КЦСОН "Центр мелосердия" в МТЗ и СЗ РТ в Арском муниципальном районе, К.В.Нуриевой, акушер-генекологом ГАУЗ "Арская ЦРБ" о здоровом образе жизни. Обучающеся получили ответы на свои вопросы, с ними вели индивидуальные беседы.












