МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | sch524@bk.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 53 Бездә укыйлар: 53 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: 1 ( 2 ) 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Неделя русского языка и литературы 22.03.2024

В рамках Недели русского языка и литературы в школе учитель Р.И.Фаттерова провела открытый урок по литературе на тему: «Проблемы нравственности в рассказе В.Г.Распутина «Уроки французского». Учитель А.Т.Ахмадуллина провела открытый урок по литературе на тему: «Мир детства в произведениях отечественных писателей XIX – XXI веков». Также было проведено внеклассное мероприятие «Люби, цени и знай русский язык». Цель мероприятия – формирование интереса у учащихся к русскому языку с помощью игровых материалов, развитие логического мышления. Учащиеся показали свои знания и умения по русскому языку, проверили себя на внимание, творчество. Мероприятие способствовало к воспитанию культуры общения и умения работать коллективно.
-
Конкурс рисунков «Мы за ЗОЖ!» 21.03.2024

В рамках общероссийской акции «Сообщи, где торгуют смертью» для обучающихся 5-7 классов в школе проведен конкурс рисунков «Мы за ЗОЖ!». В своих рисунках ребята выразили свое отношение к спорту, закаливанию, занятиям физкультурой, здоровому питанию, к вредным привычкам, призвали людей бережно относиться к своему здоровью.
-
Очрашу 21.03.2024

21 нче март көнне укучыларыбыз Арча муниципаль районы башкарма комитеты аппаратының оештыру-гомуми бүлеге җитәкчесе Файзрахманова Эльвира Минзагитовна белән очрашты. Эльвира Минзагитовна укучылар белән “Гаилә кыйммәтләре”дигән темага әңгәмә уздырды. Тематик әңгәмә мәхәббәт һәм тугрылык, сәламәтлек һәм иминлек, ата-аналарны хөрмәт итү, өлкәннәр һәм кечеләрне кайгырту, нәселне дәвам итү кебек традицион гаилә кыйммәтләрен саклауга һәм ныгытуга юнәлдерелгән. Әлеге кыйммәтләр көчле һәм бәхетле гаиләнең нигезе.
-
“Нәүрүз бәйрәме” 21.03.2024

“Нәүрүз” ул – Яңа ел, яңа көн дигән сүз. Бу бәйрәм – борынгыдан килгән бәйрәм. “Нәүрүз” – көн белән төн тигезләшкән чакка - 21-22 мартка туры килгэн, шулай ук бу бәйрәм безнең төбәкләрдә язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме булып санала. Чарага Нәүрүзбикә, Кояш, көн һәм төн геройлары килгәннәр. Кыш бабайга китәргә вакыт җитсә дә, ул үз урынын язга бирәсе килмәде. Шуңа күрә, Кыш бабай һәм бәйрәмнең төп сәбәпчесе булган Нәүрүзгә көч сынашырга туры килде. Алар йомырка салынган кашык белән йөгерделәр, такмаклар да әйтештеләр. Нәтиҗәдә Нәүрүз җитезрәк булды. Кыш бабайның Нәүрүзбикәгә юл бирми чарасы калмады. Бәйрәмебез карга боткасы, коймак ашау, күңелле уеннар белән бик күнелле барды.
-
«Мәкальләр һәм табышмаклар кичәсе» 20.03.2024

Туган телем сагында акциясе кысаларында « Эш беткәч, уйнарга ярый!" дигән темага әдәби кичә үткәрелде.Әлеге чарада табышмаклар әйтелде, мәкаль әйтеш уены уйналды. Кисмә сүзләрдән татар халык мәкальләре төзелде. Бу чарада барлык балалар да актив катнашты.
-
Сыерчык оялары ясадык 19.03.2024

Яз җитүгә, бар табигать уяна. Шул исәптән, безнең канатлы дусларыбыз да җылы яклардан туган якларына кайта башлыйлар. Кошларны сөендереп, мәктәбебез укучылары "Иң яхшы сыерчык оясы” конкурсында актив катнаштылар.
-
“Туган телем - Тукай теле” 19.03.2024

“Туган телем сагында “ акциясе кысаларында 19 нча март көнне “Туган телем-Тукай теле” дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрелде. Тукай! Бу исем бик җылы булып безнең күңелләргә мәңгелеккә урнашкан. Гомер буе ул безнең йөрәк түребездә идеал булып саклана, сүнмәс йолдыз булып балкып тора. Безнең күңелләрдә туган илгә, туган халыкка, туган телгә мәхәббәт хисе әнә шулай Тукай исеме белән бергә туа..
Тукай һәм туган тел! Татар халкы тарихында бу төшенчәләр бер берсеннән аерылгысыз һәм үзара мәгънәдәш яңгырый. Тукай дигәндә, иң беренче безнең күз алдыбызга туган телебез һәм андагы нечкә төсмерләр килеп баса. Тукай - халык сөйләменә нигезләнгән милли әдәби телне үстереп җибәрүче иң күренекле шәхесләрнең берсе. Аңарда туган ил, халык, туган як табигате, туган тел шулай ук бербөтенне тәшкил итә. Тукай шигырьләрендә әнә шул бердәмлек, шуның көче бик тәэсирле бирелә, югары пафос белән җырлана. Әлеге чарада Габдулла Тукай һәм аның иҗаты турында белемнәрне ныгыту, укучылар белән туган як, туган тел турында әңгәмә үткәрү төп максат булды.
-
Тыл ветераннарын котладык 18.03.2024

Мәктәбебез укучылары һәм укытучылары зур хөрмәткә ия булган тыл ветераннарын 8 нче март бәйрәме белән котладылар. Без сезне, хезмәтегезне ихтирам итәбез, рәхмәтләребезне белдерәбез.Һәммәгезгә дә нык сәламәтлек, иминлек, озын гомер, күңел тынычлыгы, якын кешеләрегезнең мәхәббәтен, игътибарын һәм хөрмәтен тоеп, озак яшәвегезне телибез.
-
“Туган телем сагында” 18.03.2024

“Туган телем сагында” акциясе март аеның 18-22 көннәрендә уза. Атналык кысаларында үткәрелгән чаралар укучыларыбызны тылсымлы тел дөньясына кереп, матур, дөрес сөйләргә, тапкыр әйтергә, фикерне төгәл белдерергә, телебезнең язмышын, аның байлыгын аңларга ярдәм итәчәк.
-
"Иң спортсмен кызлар" бәйгесе 18.03.2024

Атна башы гадәттәгечә линейка белән башланып китте. Россия федерациясе һәм Татарстан республикасы гимннары башкарылганнан соң, атналык эшкә йомгак ясалып алдагы атнага эшләнеләчәк эшләр белән таныштырылды. Беренчеләр хәрәкәте һәм физкультура укытучысы Адилә Маратовна белән берлектә уздырылган "Иң спортсмен кызлар" бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Спорт сөючән кызларыбызны уңышлары белән котлыйбыз!












