МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | sch524@bk.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 53 Бездә укыйлар: 53 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 8 ( 9 ) 10 >>
-
Разговоры о важном. “Союзники России” 27.01.2024

29 января 2024 года в школе состоялось внеурочное занятие «Разговоры о важном» для учащихся 1-9 классов на тему «Союзники России». Цель занятия: познакомить с понятиями союзник, дипломат, подвести обучающихся к пониманию того, что союзники России, – это страны и люди, с которыми у нас общие ценности, цели и мировоззрение; познакомить младших школьников с различными примерами совместной деятельности России и стран-союзников; воспитывать чувство любви и уважения к своей Отчизне.
-
Хәрәкәтле уеннар 27.01.2024

Хәрәкәтле уеннар балаларның физик үсешенә булыша, сәламәтлекләрен ныгыта. Әлеге уеннар ярдәмендә бала тырыш, көчле, сәләтле, нык ихтыярлы булып үсә. Бу уеннарны уйнаганда билгеле бер кагыйдәләрнең үтәлү мәҗбүрилеге балаларны тәртипкә, үз эш гамәлләр, хәрәкәтләрен барларга
өйрәтә. Уенның шартларын истә калдыру аша балаларда күзәтүчәнлек тәрбияләнә, истә калдыру сәләте, хәтер эшчәнлеге яхшыра. Уен барышанда балалар бергәләп уйнау, хәрәкәт итү, ситуацияне хәл итү кебек күнекмәләргә өйрәнәләр, башка балалар арасында үзеңне тоту, гомуми кагыйдәләргә буйсыну кебек тәртип кагыйдәләрен үзләштерәләр.
-
Ил терәге, бәхет ачкычы булсын! 2024 ел Русиядә Гаилә елы дип игълан ителде. 27.01.2024

Русия Президенты Владимир Путин 2024 елны илдә Гаилә елы дип игълан итте. Мондый карарны ул традицион гаилә кыйммәтләрен саклау һәм яклау максатында кабул итте. Моннан тыш, Гаилә елы әлеге институтны яклау буенча дәүләт чараларын популярлаштыруга юнәлтелгән. Мәктәптә бүген "Гаилә елы"н ачып җибәрү уңаеннан һәр класста әңгәмәләр уздырылды.
Президент России Владимир Путин объявил 2024 год в стране Годом семьи. Такое решение он принял с целью сохранения и защиты традиционных семейных ценностей. Кроме того, Год семьи направлен на популяризацию государственных мероприятий по защите этого института. В школе сегодня в честь открытия "Года семьи" в каждом классе были проведены беседы.
-
27 января — День полного освобождения советскими войсками города Ленинграда от фашистской блокады. 27.01.2024

27 января — День полного освобождения советскими войсками города Ленинграда от фашисткой блокады. 27 января 1944 года закончился один из самых трагических эпизодов Великой Отечественной войны. Была полностью снята блокада Ленинграда, которая продолжалась 872 дня. Ленинград — единственный в мировой истории город, который смог выдержать почти 900-дневное окружение. В школе организована выставка, прошли классные часы посвященная памяти снятия блокады города Ленинграда.
-
Милли уеннар 27.01.2024

Татар халкы борынгыдан җырлы-биюле һәм башка кызыклы уеннары белән дан тоткан. Уеннар төрле бәйрәмнәрдә, аулак өйләрдә, кичке бәйгеләрдә уйналган. Уеннар кешеләрдә дуслык бердәмлек , ярдәмчеллек, мәрхәмәтлелек, туган җиргә мәхәббәт хисләре тәрбияләгән. Андый тирәлектә тәрбияләнгән балалар сәламәт фикерле, ныклы ихтыяр көченә ия булып үскәннәр. Шул максаттан чыгып, башлангыч класс укучыларына татар халкының милли уеннары уйнатылды.
-
“Әдәби мәйданчык”. Яңа газета-журналларга күзәтү ясау. 27.01.2024

“Туган телем сагында” атналыгы кысаларында 27 нче январь көнне 5-7 нче сыйныф укучылары яңа газета һәм журналлар белән таныштылар. Китапханәгә бик кызыклы һәм укучыларны җәлеп итәрдәй газета — журналлар килә. Һәр басманың диярлек үзенең укучылары бар. Тарихи мәкаләләр, тирән эчтәлекле әсәрләрне "Казан утлары", "Безнең мирас", "Мәйдан", яки "Мәдәни җомга" дан укыйбыз. Артистлар иҗаты, театрлар белән бик кызыксынучыларыбыз "Сәхнә" журналын көтеп ала. "Сөембикә", "Ялкын", “Сабантуй” “Салават күпере” журналларын да яратып, көтеп алучы укучылары бар.
-
«Галиәсгар Камал — татар театрына нигез салучы». 26.01.2024

2024 нче елның 6 гыйнварында күренекле татар язучысы, Татарстан драматургиясе классигы, җәмәгать эшлеклесе Галиәсгар Камалның тууына 145 ел тулды. Әдипнең пьесалары һәм әсәрләре социаль һәм мәдәни үзгәрешләрне чагылдырып, үз чорының көзгесенә әверелә. Әдипнең театр һәм әдәбият үсешенә керткән өлешен бәяләп бетергесез. Драматургның исеме һәм мирасы һәр спектакльдә һәм татар телендә язылган һәр шигырьдә яши. Әлеге тәрбияви чара укучыларны Галиәсгар Камалның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру, татар театрына карата кызыксыну тудыру, ихтирам тәрбияләү максатыннан үткәрелде.
-
“Башваткычлар илендә” 25.01.2024

Бүген “Туган телем сагында” исемле акция кысаларында башлангыч класс укучылары белән таатар халык иҗатын үз эченә алган “Башваткычлар илендә” дип исемләнгән кичә уздырылды. Кичәдә 2 команда көч сынашты. Чарада алган уңай тәэсирләр укучылар күңелендә озак сакланыр.
-
Туган телем сагында 24.01.2024

24 нче гыйнвар көнне Мәмсә мәктәбендә "Туган телем сагында" акциясе кысаларында "Тукай - халыкның үз баласы" дигән темага тәрбия сәгате үткәрелде.Шагыйрь иҗаты буенча презентация күрсәтелде, китап күргәзмәсе белән таныштылар,шигырьләре сөйләнде.Чара " Туган тел" җыры белән тәмамланды.
-
“Әтиемне, әниемне һәм хоккейны яратам” исемле гаилә -спорт фестивале 24.01.2024

27 гыйнвар көнне Яңа Кенәр авылы шугалагында спорт сөюче райондашларыбыз җыелды. Биредә Татарстан Республикасының Хоккей федерациясе Арча районы хакимияте һәм Елена-Геннадий Тимченко хәйрия фонды белән берлектә традицион “Әтиемне, әниемне һәм хоккейны яратам” исемле гаилә-спорт фестивале уздырды. “Әтиемне, әниемне һәм хоккейны яратам” гаилә-спорт фестивале республикада 16 нчы тапкыр балаларның физик күнекмәләрен үстерү, районнарда хоккей уенын пропагандалау, сәламәт яшәү рәвешен ныгыту һәм гаиләләрдә спортка мәхәббәт тәрбияләү максатыннан оештырылып килә. Әлеге чарада мәктәбебезнең 4 сыйныф укучысы Магсумов Рузиль гаиләсе белән актив катнашты.












