МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | sch524@bk.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 53 Бездә укыйлар: 53 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 221 222 223 224 ( 225 ) 226 227 228 229 230 >>
-
24.02.2014

Хөрмәтле җитәкчебезнең якты истәлегенә.
2014 елның 21 феврале гадәти көн иде, югыйсә. Кичен телефон шалтыравы үзәкләрне өзәрлек, ышанып булмаслык, бәгырьләрне теләрлек яңалык җиткерде: Надия Гәптелфәт кызы вафат... Яңа гына 55 яшен тутырган, энергиясе ташып торган, һәр эшне җиренә җиткереп башкаручы, олы җанлы, кешелекле, акыллы, сабыр җитәкчебезнең йөрәге тибүдән туктаган. Коллективыбыз, гомумән, авыл халкы өчен авыр югалту бу. Очраклылык микән, болай да сыкрап елаган җаныбызны, тәнебезне сыкы салкыны тагын да өшетеп, телеп- телеп алган кебек булды ул көнне. Әллә табигать тә фәрештәдәй кызы бакыйлыкка күчкәнгә шулай ярсыды микән? Һәрхәлдә безгә шулай тоелды.
-
23 февраль – Ватанны саклаучылар көне. 21.02.2014

23 февраль – Ватанны саклаучылар көне. Бу истәлекле көнне билгеләп үтү күптәннән традициягә керде.Мәктәптә бу уңайдан чаралар планы кабул ителде һәм эш оештырылды. 19 февраль көнне башлангыч класс укучылары арасында күңелле стартлар һәм чаңгы ярышы үтте.
-
21.02.2014

23 февраль патриотик айлык кысаларында 5-9 класс укучылары арасында теннис ярышы узды.
-
16.02.2014

2013 нче елның 15 феврале безнең күңелләрдә Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгару көне буларак истә калган. Моннан 25 ел элек булган вакыйгаларны күңелләрдә яңарту көне буларак билгеләп үттек бу көнне.
-
15.02.2014

Мәктәбебездә тәрбияви чаралар даими үтеп тора. Февраль ае - хәрби- патриотик айлык. Шушы айның 15 нче февралендә герой- шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне билгеләп үтелә. 5-6 сыйныфларда “Гомрем минем моңлы бер җыр иде” дип исемләнгән сыйныфтан тыш чара үткәрелде. Шагыйрьнең тормыш юлын, иҗатын чагылдырган презентация һәм “Гасырларда калыр батырлык” дип исемләнгән видео- фильм күрсәтелде.
-
13.02.2014

13 нче февраль көнне мәктәбебездә “ГИА һәм аңа әзерлек” исемле тема астында ата- аналар җыелышы үтте.
-
11.02.2014

9 нчы сыйныф укучысы Сагъдуллин Салават технология фәне буенча республика олимпиадасында катнашып 2 нче урын алды. Салаватны һәм укытучысы Камалиев Рөстәм Гарәфетдин улын зур җиңүләре белән котлыйбыз!
-
16.01.2014

15 нче январь көнне, сәнгать фәне буенча, Ташкичү төп гомуми белем мәктәбенең 9 класс укучысы Хәкимҗанова Рәсимә Бөтенроссия укучылар олимпиадасының региональ турында катнашты.
-
12.01.2014

Кышкы каникул чорында узган җиңел атлетика ярышларында 7 класс укучысы Зәйнуллин Данил район буенча 1 нче урын алды. Аны чын куңелдән зур җиңүе белән котлыйбыз
-
Яңа ел 25.12.2013

25 нче декабрь һәркем өчен дә онытылмаслык көн булды. Башлангыч сыйныфлар өчен “Яңа елда сер бар”, урта класслар өчен “Яңа ел маҗарасы”, зур класслар өчен “Хуш киләсең Яңа ел” темалар астында яңа ел бәйрәмнәре гөрләп узды.












