МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | sch524@bk.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 53 Бездә укыйлар: 53 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 221 222 223 224 225 226 ( 227 ) 228 229 230 >>
-
Әти-әниләр җыелышы 16.11.2013

15 ноябрь көнне мәктәптә “Гаиләдәге үзара мөнәсәбәтләр һәм әхлак тәрбиясе” темасына әти-әниләр җыелышы үтте. Мәктәп директоры Н.Г.Фатихова, директорның укыту- тәрбия эшләре буенча урынбасары М.З.Гарифҗанов, участок инспекторы Р.Г.Рахматуллин чыгыш ясадылар. Икенче көн тәртибе буенча җыелыш классларда дәвам итте.
-
Лучшая учебно- методическая разработка по математике и информатике 02.11.2013

Учитель математики и информатики Фаттеров Фаннур Габдельнурович участвовал в республиканском конкурсе «Использование современных информационных телекоммуникационных технологий в образовательной деятельности», организованной министерством образования и науки РТ, занял 1 место в номинации «Лучшая учебно- методическая разработка по математике и информатике». Поздравляем!!!
-
Шахмат ярышы 01.11.2013

30 октябрь көнне Ашытбаш мәктәбендә үткән “Ашытбаш нуры ” шахмат ярышларында 7 класс укучысы Гәләветдинов Рәмис 1 урын, 5 класс укучысы Галиев Рәсүл 3 урын алды. Җиңүчеләребезне чын күңелдән котлыйбыз!
-
Уңыш бәйрәме 25.10.2013

25 октябрь көнне мәктәбебездә көзге бал бәйрәме узды. Башлангыч класслар көз турында матур җырлар башкардылар, шигырьләр сөйләделәр. Табышмакларга җавап бирделәр, бер- берсен сынадылар, ярыштылар.
-
Акция «Подари книге вторую жизнь» 23.10.2013

30 нчы майдан 20 нче октябрьгә кадәр “Подари книге вторую жизнь” акциясе игълан ителде. Бу акциядә барлык мәктәп укучылары, укытучылар һәм әти- әниләр актив катнашты. Иң күп китап тапшыручы класс һәм укучылар билгеләнде. Аларга истәлекле бүләк тапшырылды.
-
"Хәтер көне" 12.10.2013

12 октябрь - Хәтер көне. Бу көнне мәктәптә тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Ф.Х.Кашшапов җитәкчелегендә искә алу көне үткәрелде.
-
Телевизион тапшыруда катнашу 11.10.2013

11 октябрь көнне Мәгариф министрлыгы тарафыннан оештырылган техник түгәрәкләр эшчәнлеген яктыртучы телевизион тапшыруда катнаштык.
-
Агач утырту 05.10.2013

Агач – табигатьнең бик матур һәм файдалы хәзинәсе. Кеше ел саен бер генә агач утыртса да, күпме файда китерүен аңлый микән?
-
5 октябрь –укытучылар көне 05.10.2013

Укытучы!
Синдәдер ул йөрәкләрнең иң олысы,
Синдәдер ул куңелләрнең иң җылысы.
Һәр көн сина ничә сабый карап тораАлар сине әниседәй якын курә.
-
Кадерле укытучыларыбыз! 05.10.2013

Кадерле укытучыларыбыз! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз. Авыр һәм мактаулы эшегездә уңышлар, гаилә бәхете, сәламәтлек, әлбәттә инде, тырыш, акыллы укучылар телибез.
Дөнья тыныч, еллар имин булсын,
Йортыбызда булсын бәрәкәт.
Җан җылыгыз, саф күңелегез өчен,
Барыбыздан Сезгә мең РӘХМӘТ!












