МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | sch524@bk.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 53 Бездә укыйлар: 53 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 81 ) 82 83 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
Учебная эвакуация 27.05.2021

Сегодня провели учебную эвакуацию обучающихся и сотрудников.
-
Акция "Безопасность"
27.05.2021
Сегодня в школе прошла акция "Безопасность". Классные руководители провели беседы антитеррористической , пожарной безопасности. Повторили навыки в случае захвата террористами.
-
"Гүзәл Арча ягы". Китап күргәзмәсе
27.05.2021
Мәктәптә туган телләр һәм халыклар дуслыгы елына багышланган чаралар дәвам итә. Бүген китапханәдә "Гүзәл Арча ягы" дип аталган китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмә белән укучылар тәнәфесләрдә, дәрестән тыш вакытта таныштылар.
-
“Без яратып укыган татар телендәге журналлар” 26.05.2021

Бүген 1, 4 класс укучыларыбелән “Без яратып укыган татарча журналлар” дигән темага әңгәмә үткәрелде. Укучылар “Салават күпере”, “Сабантуй”, “Ялкын” журналларындагы мәкаләләр, шигырьләр, әкиятләр, хикәяләр белән таныштылар.
-
Шахмат зонасы ачылды - Открылась шахматная зона
25.05.2021
Быел "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге ярдәме белән Татарстан мәктәпләрендә шахмат зоналары оештыру буенча пилот проектлары эшли башлады. Әлеге проектны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова башлап җибәрде. Бу проект безнең районда да теләктәшлек тапты.
Бүген безнең мәктәптә шахмат зонасы ачу тантанасы булып узды. Элеге чарада шахмат зонасын оештыруны башлап йөргән Арча районы башкарма комитеты депутаты, Ташкичү җирле үзидарә башлыгы Ф.Х.Фазуллин катнашты, укучыларны котлады, шахмат уенын өйрәнергә, турнирларда катнашырга чакырды. Җавап сүзендә мәктәп директоры Г.Р.Сабирзянова һәм укучылар чыгышлары тыңланды. Алар бу проектны оештыручыларга рәхмәт белдерделәр.
Сегодня, 25 мая, состоялось торжественное открытие шахматной зоны.
В этом мероприятии участвовал депутат районного Совета, Глава ташкичинского сельского поселения Ф.Х.Фазуллин. Он помог в оформлении шахматной зоны и пожелал удачи будущим игрокам. Директор школы Г.Р.Сабирзянова и обучающиеся школы выразили благодарность Ф.Х.Фазуллину за помощь в открытии шахматной зоны.
-
Соңгы кыңгырау 22.05.2021

Бүген укучылар өчен дә, укытучылар һәм әти-әниләр өчен дә иң тантаналы һәм истәлекле, күңелле һәм шул ук вакытта моңсу да бәйрәмнәрнең берсе. Бүген чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады. Соңгы кыңгырау ул, мәктәпне тәмамлап, зур тормышка, олы дөньяга юлланган укучыларны алдыгы көннәрнең гаҗәп матур да, тынгысыз да, соклангыч һәм авыр да булачагын искәртеп тора кебек. Бу чың аларның кадерле укытучылары белән хушлашу авазы да.
Баш очыннан ак болытлар ага.
Ак болытлар – сезнең балачак.
Балачакка кире кайтып булмый
Алар шулай ап-ак калачак.
-
Халыкка – белем 21.05.2021

Без класс сәгатен мәгърифәтчеләр турында танышуга багышладык. Алар халыкка аң-белем бирү һәм аларның тормышларын яхшырту турында хыялланганнар. Мәгърифәтчеләрнең тормыш юлы, иҗаты һәм эшчәнлекләренең әһәмияте турында белдек.
-
Юлда йөрү кагыйдәсен белергә тиеш һәркем! 20.05.2021

19 май конне башлангыч класс укучылары өчен “Юлда йөрү кагыйдәсен белергә тиеш һәркем!” темасына очрашу уздырылды. Әлеге очрашуда Арча муниципаль районы юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе профилактика бүлеге начальнигы Мухаметзянова Энҗе Газизовна катнашты. Укучылар юл йөрү кагыйдәләрен искә тошерделәр, юл билгеләренең нәрсә аңлатканын сөйләделәр. Энҗе Газизовна укучыларга юл йөрү кагыйдәләрен үтәү, үтәмәгән очракта нинди фаҗигаләр булырга мөкинлеген аңлатты.
-
“Карлыгач”лар оешмасы сафларына кабул итү 20.05.2021

Ташкичү мәктәбендә 1нче сыйныф укучыларын "Карлыгач"лар оешмасы сафларына кабул итү тантанасы үтте. Укучылар тантаналы вәгъдә бирделәр, шигырь сөйләделәр, җырладылар, үзләрен тапкырлыкта сынадылар. 9 класс укучылары яшь “Карлыгач”ларга бу оешманың билгесен - значоклар тактылар. Педагог-оештыручы укучыларга укуда, хезмәттә, алдынгы булырга чакырды, илебез өчен лаеклы алмаш булып үсәргә кирәклекне белдерде.
-
Без варислар 19.05.2021

19 нчы май көнне 4 нче сыйныф укучылары Татарстан варислары сафына кабул ителде. Чын варислар сафына басканчы алар күп юллар-дәресләр үттеләр, үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Мәкальләрдә әйттеләр, санадылар, җырладылар, сорауларга җаваплар да таптылар. Һәм менә ниһаять, соңгы дәрес- Варислар тукталышы. Иң беренче аларның бурычларын искә төшерделәр һәм башка сыйныфлар, укытучылар каршында тантаналы рәвештә ант бирделәр.












