Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Утар-Атынская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Утар-Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422017, РФ, РТ, Арский район, с. Утар-Аты, ул. Школьная, д. 44 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-11 |
| E-Mail: | Sua.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Утар-Атынская ООШ» Арского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Низамов Руслан Султанович |
| Год основания учреждения: | 1971 |
| У нас учатся: | 62 |
| У нас учат: | 16 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Утар-Атынская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Утар-Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 148 ( 149 ) 150 >>
-
Бәйрәм концертына рәхим итегез! 04.11.2016

Иртәгә Утар-Аты мәдәният йортында "Татарстан Республикасы конституциясе көне уңеннан "Бәйрәм концерты " була. Концертта мәктәп укучылары да катнаша.Бәйрәм концертына рәхим итегез!
-
Каникуллар дәвам итә 03.11.2016

Укучыларыбыз шимбә көнне көзге каникулга чыктылар. Мәктәптә каникул булуга карамастан укучылар дәрестән тыш өстәмә шөгыльләнәләр. Кичә 9 нчы класс укучылары математика һәм информатика фәннәреннән ОГЭ га әзерлек буенча консультациягә килделәр.
-
Тренировка һәрвакыт уңай нәтиҗә бирә.
02.11.2016
Менә икенче ел рәттән укучыларыбыз көрәш түгәрәгенә йөриләр. Шул вакыт эчендә төрле бәйгеләрдә егетләр призлы урыннар алуга ирештеләр.Әлбәттә көрәш түгәрәге җитәкчесе- тренеры Лотфуллин Таһир Әхмәт улының хезмәтен бәяләп бетереп булмый. Уку вакытында гына түгел, ә каникул вакытында егетләр тренировкаларга бик теләп йөриләр. Алга таба аларга зур уңышлар телибез! Әфәрин, егетләр! Сез булдырасыз!
-
Педсовет 01.11.2016

Бүген 1 чирек нәтиҗәләре буенча педогогик киңәшмә булды. Киңәшмәдә:
1 нче көн тәртибе буенча "Укучыларны олимпиадаларга әзерләү"-дигән тема астында Зөһрә Габбасовна һәм башлангыч класс укытучысы Айгөл Вәзировна чыгыш ясады.
2 нче көн тәртибендә укыту- тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Резеда Рафисовна мәктәптәге 1 чирек нәтиҗәләре белән таныштырып узды. Алынган контроль эшләргә анализ ясады. Киләсе чирек планы һәм бурычларын искә төшерде.
2 нче көн тәртибендә класс җитәкчеләре һәм предмет укытучылары кыскача фикерләре белән уртаклаштылар.
-
Ата-аналар җыелышы.
31.10.2016
Иртәгә 17.00 сәгатьтә Утар-Аты мәктәбендә 1 чирек нәтиҗәләре буенча ата-аналар җыелышы була.
-
Генеральная уборка
29.10.2016
Бүген 5-9 нчы класс укучылары елдагыча чирек тәмамланганнан соң чираттагы "Генеральная уборка" да катнаштылар, алар кабинет һәм коридорлардагы җиһазларның тузаннарын сөрттеләр, җыештырдылар.
-
Югары-Аты башлангыч мәктәбендә 29.10.2016

Бүген Югары-Аты башлангыч мәктәбендә Айгөл Вәзир кызы һәм Альбина Газинур кызы ачык дәрес күрсәттеләр.
-
Заседание Детской районной Думы . 28.10.2016

-
КВН 28.10.2016

28 нче октябрь көнне мәктәптә көндез башлангыч һәм 5-6 классларга "Сөмбелә", ә кич белән 7-9 классларга көзге бал кичәләре оештырылды. Кич белән "КВН" командалары уңышлы чыгыш ясадылар. 1урынны-"Утар пилмәннәре"(9 класс),2 урынны-"Икенче аяк киеме" (8 нче класс), 3 нче урынны-"Обана" (7 класс) укучылары алды
-
Көзге бал 28.10.2016

Бүген мәктәптә "Көзге бал" уздырыла. Һәр класс бу кичәгә бик тырышып әзерләнде. Көзге муллыктан композицияләр-күргәзмәләр оештырдылар. Дәресләрдән соң 1-6 класс укучыларының, ә кич белән 7-9 класс укучыларының әзерләгән концерт номерларын карарга рәхим итегез!












