Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Утар-Атынская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Утар-Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422017, РФ, РТ, Арский район, с. Утар-Аты, ул. Школьная, д. 44 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-11 |
| E-Mail: | Sua.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Утар-Атынская ООШ» Арского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Низамов Руслан Султанович |
| Год основания учреждения: | 1971 |
| У нас учатся: | 62 |
| У нас учат: | 16 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Утар-Атынская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Утар-Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 181 182 183 184 ( 185 ) 186 187 188 189 190 >>
-
19 сентября-День улыбок
19.09.2015
19 сентября-День улыбок
-
ОГЭ га әзерлек.
18.09.2015
9 нчы класс укучыларына ОГЭ га әзерлекне башлау һәм сайлау фәннәрен билгеләү турында аңлатылды. Якын көннәрдә әти-әниләрне җыеп сөйләшү күздә тотыла.
-
Бергәләшеп өмәгә!
18.09.2015
Иртәгә мәктәп яны тәҗрибә участогында өмә уздырыла. Өмәдә кабак, кабачки уңышын җыеп алу, урнаштыру, бакчадагы үсемлекләрдән калган калдыкларны җыеп тиешле урынга өеп кую, гомумиләштереп әйтсәк, чистарту эшләре күздә тотыла.
-
Икенче икмәк. 17.09.2015

Бүген мәктәбебез укытучылары һәм укучылары мәктәп яны тәҗрибә участогында үстерелгән бәрәңге уңыешын җыеп алдык. Кыш өчен бу икенче икмәгебезне коры көннәрдә тиешле урынга урнаштыру безне сөендерә.
-
Электрон түләүләр конкурсы 16.09.2015

Арча районы буенча август хэм сентябрь ае тулэулэре очен конкурс узачак. Барыгызны да катнашырга чакырабыз. Килэсе номинациялэр булачак:
1. Ин яхшы тулэуче укучы
2. Ин яхшы тулэуче укытучы
3. Ин яхшы тулэуче мэктэп
4. Ин яхшы тулэуче балалар бакчасы
Тулэулэр хэрбер кешенен "личный кабинетыннан" алдан жибэрелгэн положениегэ туры килергэ тиеш.
-
“Көзге мәрхәмәтлелек атнасы” 15.09.2015

Игелек кылып яшик!
11 сентябрь көнне Субаш-Аты башлангыч мәктәбе укучылары авыл китапханәсе үткәргән “Әдәби мәйдан” да катнаштылар. Ул “Көзге мәрхәмәтлелек атнасы” уңаеннан үткәрелде. Очрашу Фәнис Яруллинның
“Мәрхәмәт ” исемле шигыре белән башланып китте. Язучы –юбилярлар белән таныштыргач, Г.Тукай иҗатына багыш-
ланган викторина үткәрелде.Җиңүчеләр бүләкләнде.Мәктәп укучылары
“Шәфкать,Рәхмәт,Хөрмәт-бертуганнар “исемле композиция күрсәтте.
-
Забавный уражай!
14.09.2015
Мәктәптә "Забавный уражай!"- дип исемләнгән конкурс игълан ителде. Быел дөрестән дә төрле мавыктыргыч уңышлар чыга. Әйдәгез иң кызыклы, мавыктыргыч уңышны кемнәр җыйган икән? Конкурска рәхим итегез!
-
"Игелекле эшләр " акциясе 12.09.2015

Башлангыч класс укучылары "Игелекле эшләр " акциясендә бик актив катнашалар. Буген ,11 нче сентябрь көнне, инвалид авылдашыбыз Валиева Рәмзия янына барып узләренең җырларын, шигырьләрен бүләк итеп кайттылар. Өлкәннәребез , бик канәгать калдылар.
-
Район җитәкчесенә сораулар
11.09.2015
Район җитәкчесенә укытучыларны һәм ата-аналарны кызыксындырган сораулар:
1. Татар теленнән ЕГЭ, БДИ имтиханнары тапшырганда, укучылар өч төркемгә бүленә, ә ни өчен рус һәм чит телләрдән имтихан тапшырганда мондый бүленеш юк?
2. ЕГЭ формасында имтихан тапшыру укучыларның иҗадилыкларын чикли, билгеле бер рамкага кертә дип уйламыйсызмы?
3. Мәктәп укучыларының сәламәтлеге бүгенге көндә бик актуаль торучы мәсьәлә. Республика һәм районыбыз төрле программаларны тормышка ашыруда уңышлы эшләп килә. Спорт өлкәсендә мәктәпләрнең материаль-техник базасын ныгыту буенча программа (район яисә республикакүләм) кабул итеп булмыймы?
-
Җиңү паркында 10.09.2015

"Көзнең изгелек атнасы" кысаларында бүген "Үткәннәрне онытма "-дигән девиз астында үтте. Утар-Аты төп гомуми белем мәктәбенең 5 нче сыйныф укучылары "Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан оештырылган ял паркы"на квестэкскурсиягә бардылар.
5 нче класслар бу чарадан соң үзләрен яхшы хис иттеләр, яңа класс буларак формалашуда бу квестэкскурсия аларны тагын да бер-берсенә якынайтты. Тирә-як авыллардан үзләренә дуслар таптылар, уеннарда актив катнаштылар, истәлеккә фотоларга төштеләр. Бу чараны оештыручыларга рәхмәтебезне җиткерәбез.












