Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422020, Республика Татарстан, Арский район, с.Учили, ул. Тукая, д. 77 / Татарстан Республикасы, Арча муниципаль районы, Өчиле авылы, Тукай урамы, 77 нче йорт. |
| Телефон: | +7(843)-665-45-10 |
| E-Mail: | Sul.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Училинская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Нуретдинов Амир Габдулхакович |
| Год основания учреждения: | 1979 |
| У нас учатся: | 30 / Бездә укыйлар: 30 укучы |
| У нас учат: | 13 / Бездә укыталар:13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << ( 121 ) 122 123 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
Көн үткәне сизелмәде дә. 10.06.2017

Лагерьларга балалар бик яратып йөриләр. Бүген спорт көне футболга багышланды. Шулай ук чүп утау, су сибү кебек эшләрне дә актив башкардылар. Балалар шулай ук иң матур рәсем ясаучыны ачыкладылар, отрядта төрле уеннар уйнадылар, ярыштылар. Көн үткәне сизелмәде дә.
-
Осталык дәресләре 09.06.2017

Бүгеннән "Кояш балалары" "Минем хобби" исеме астында осталык дәресләре башлап җибәрделәр. Алар үз шөгыльләрен иптәшләренә дә өйрәтәчәкләр. Камилә оригами белән шөгыльләнә. Ул бүген дусларын көймә ясарга өйрәтте.
-
Дару үләннәре җыябыз. 08.06.2017

Лагерьга йөрүче укучылар, әйдаманннар белән берлектә, көнне табигатькә экскурсия һәм дару үләннәре җыю белән башлап җибәрделәр. Укучылар бу эштә бик теләп, кызыксынып катнаштылар, иң актив укучылар билгеләнде. Алга таба көн төрле-төрле мавыктыргыч уеннар белән үрелеп барды. Барлык укучылар да өйләренә канәгать булып, яхшы кәеф белән кайтып киттеләр. Көн бик күңелле һәм файдалы узды
-
"Быстрее, выше, сильнее". 07.06.2017

Вот закончилась первая неделя. Мы уже успели много сделать, но самое интересное еще впереди. Сегодня, в рамках акции "Жизнь без наркотиков", провели мероприятие "Быстрее, выше, сильнее". Самые лучшие награждены призами.
-
Бездә кунак бар! 06.06.2017

Бүген безгә кунак булып, якташыбыз, озак еллар Ташкичү мәктәбендә директор вазыйфасын башкарган Насыйбуллина Рузалия апа килде. Ул кыскача гына үзе белән һәм "Гомер тәгәрмәчләре" исемле китабы белән таныштырды.
-
«Юл билгеләре иленә сәяхәт” 05.06.2017

Бүген кояш балалары «Юл билгеләре иленә сәяхәт” иттеләр.Викторинадан соң алар “Юл йөрү почмагы” белән таныштылар.
-
Талантлыларыбыз. 04.06.2017

Нинди генә талантлар юк балалар арасында. Аларны бары күрә һәм үстерә белергә генә кирәк.Бүген лагерьда шундый балаларны ачыкладылар. Кызларыбыз үзләренең оста чәчтарашлар икәнлекләрен күрсәттеләр.
-
”Әкият патшалыгында” рәсем конкурсы 03.06.2017

“Борын-борын заманда....” Бу сүзләр белән ничә буын балалар тәрбияләнгән.Әкиятләр аша алар яхшылыкны яманлыктан,гаделлекне гаделсезлектән аерырга өйрәнгәннәр.Кояш балаларының бүгенге көне дә әнә шулай аталды.Алар төрле халыкларның әкиятләре белән таныштылар. ”Әкият патшалыгында” рәсем конкурсында үзләренең иң охшаган әкиятләрен рәсемгә төшерделәр.Алар арасыннан җиңүчеләр сайлап алынды.
-
Лагерьны тантаналы ачу. 02.06.2017

«Кояш балалары»лагере бүген тантаналы төстә ачылып китте.Укучыларыбыз үзләренең җырларын, һәръяктан талантларын күрсәттеләр, ахырдан рәхәтләнеп биеделәр.
-
"Кояш балалары" мәктәп яны лагеры. 01.06.2017

Бүгеннән мәктәбебездә "Кояш балалары" җәйге лагеры үз эшен башлап җибәрде. Көн дәвамында укучылар төрле уеннар уйныйлар, конкурсларда катнашалар, иҗат итәләр. Балаларның яллары күнелле үтсен, истәлекле мизгелләре күбрәк булсын иде.


















