Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422020, Республика Татарстан, Арский район, с.Учили, ул. Тукая, д. 77 / Татарстан Республикасы, Арча муниципаль районы, Өчиле авылы, Тукай урамы, 77 нче йорт. |
| Телефон: | +7(843)-665-45-10 |
| E-Mail: | Sul.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Училинская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Нуретдинов Амир Габдулхакович |
| Год основания учреждения: | 1979 |
| У нас учатся: | 30 / Бездә укыйлар: 30 укучы |
| У нас учат: | 13 / Бездә укыталар:13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 ( 123 ) 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
День Пионерии 19.05.2017

Педагог-организатор Гарипова В.Р. совместно с активом школы провели с наследниками и учащимися 4 класса беседу «День Пионерии», в ходе которой ребята узнали историю образования пионерской организации. Ребятам показали, как правильно завязывать и носить галстук, рассказали о клятве, которую давал ученик, вступающий в ряды пионеров, познакомили с законами пионеров, прослушали пионерские песни, просмотрели презентацию «Пионеры – герои». Много интересного узнали учащиеся нашей школы о старшем поколении.
После были организованы спортивная программа «Веселые старты», различные подвижные игры на воздухе.
-
Язның бер көне ел туйдыра! 19.05.2017

"Язның бер көне-ел туйдыра"-ди халык мәкале. Шушы мәкальгә тугры калып, мәктәп яны тәҗрибә участогында язгы эшләр башланды. Җирне көзге чүп-чардан чистартып, эшкәртеп, чәчү эшләре бара.
-
Европа иммунлаштыру атналыгы 18.05.2017

Мәктәбебездә Европа иммунлаштыру атналыгы кысаларында күп чаралар уздырылды. Өчиле авылы фельдшеры Зиятдинова С.Н. укучылар белән очрашып, укучыларга төрле авыруларны вакытында кисәтү, инфекцион авырулардан саклану өчен иммунлаштыруның ни дәрәҗәдә кирәк икәнлеге турында сөйләде.Укучыларны үз сәламәтлекләренә җаваплы карарга,бит кулларын һәрвакыт юып торырга,сәламәт тормыш рәвеше алып барырга чакырды.
-
Котлыйбыз! 17.05.2017

Укучыларыбыз даими рәвештә төрле конкурсларда, олимпиадаларда катнашалар һәм призлы урыннар яулыйлар. Математикадан Бөтенроссия дистанцион олимпиадасында 7 нче класс укучылары И. Мингазова - II дәрәҗә, Н. Исмәгыйлов - III дәрәҗә дипломга, ә меташкола интернет олимпиадасында И. Шакиров - III дәрәҗә дипломга лаек булдылар. Аларга киләчәктә дә уңышлар телибез.
-
Татарстанда «Игътибар — балалар!» профилактик акция старт алды 16.05.2017

В Татарстане в преддверии летних каникул стартовала профилактическая акция «Внимание – дети!», сообщает ИА «Татар-информ». Госавтоинспекция МВД по РТ призывает участников дорожного движения быть предельно внимательными и осторожными, особенно в дни летних каникул.
-
Гаилә-ил терәге. Гаилә-гомер чишмәсе. 15.05.2017

Гаилә- һәр кешегә кирәкле җылы учак. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шул кадәр көчле була.. Димәк, гаилә- ул иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз. БМО Генераль Ассамблеясенең 1993 елның 20 сентябре карары нигезендә, 1994 елдан башлап 15 май Халыкара гаилә көне буларак билгеләп үтелә. Чиканас башлангыч мәктәбендә гаилә бәйрәме үткәрелде. Бу бәйрәмнең максаты сыйныфтагы укучыларны һәм аларның әти- әниләрен берләштерү, гаилә эчендә татулык, дустанә мөнәсәбәтләрне тирәнәйтү. Шулай ук гаиләдә әти-әнигә, бер-береңә хөрмәт тәрбияләү.
-
Республика контроль эшләре. 12.05.2017

Бүген мәктәпләрдә республика контроль эшләре старт алды.6,7 сыйныфларның рус теленнән,8 сыйныфларның тарих фәненнән белемнәре сыналды.
-
“Мәдәни көндәлек” ләрне тутыру буенча нәтиҗә 11.05.2017

Укучылар әти – әниләр белән берлектә “Мәдәни көндәлек” ләрен ел дәвамында тутырып бардылар. Барлык укучылар да бу эшне намус белән башкардылар. Үзләре өчен күп файдалы мәгълүмат тупладылар. Бүген, “Мәдәни көндәлек”не тутыруны йомгаклау кысаларында, китапханәче Камалова А.Г. белән берлектә мәктәптә “Без табигать баласы” дигән темага викторина үткәрелде. Укучылар бөҗәкләр, кошлар, җәнлекләр турында бай мәгълүмат алдылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап таптылар. Соңыннан “Мәдәни көндәлек” ләрне тутыру буенча нәтиҗә ясалды. Иң актив укучыларга бүләкләр тапшырылды.
-
Шаулап үссен агачлар 10.05.2017

Тирә-юнебезне яшелләндерү- безнең бурычларыбызның берсе. Мәктәп тирәсендә агачлар утыртабыз. "Үзебез зур үскәч, шушы агачларның шаулап үскәнен горурланып килеп карарбыз әле", - дип хыялланабыз. Хыяллар тормышка ашсын!
-
Бөек җиңү бәйрәме 09.05.2017

Бүген Бөек җиңүнең 72 еллыгына карата Арчада күргәзмә оештырылды.8 класс укучысы В.Ранил сугыш чоры белән бәйле альбомнар, сугыш ветераннарының батырлыклары белән таныштырды. Күргәзмәне оештырды тарих укытучысы Валиева Х.Х.


















