Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422020, Республика Татарстан, Арский район, с.Учили, ул. Тукая, д. 77 / Татарстан Республикасы, Арча муниципаль районы, Өчиле авылы, Тукай урамы, 77 нче йорт. |
| Телефон: | +7(843)-665-45-10 |
| E-Mail: | Sul.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Училинская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Нуретдинов Амир Габдулхакович |
| Год основания учреждения: | 1979 |
| У нас учатся: | 30 / Бездә укыйлар: 30 укучы |
| У нас учат: | 13 / Бездә укыталар:13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 186 187 188 ( 189 ) 190 >>
-
#ДОБРЫЙТАТАРСТАН 23.04.2015

Мәктәбебездә “Язгы изгелекләр атнасы” дәвам итә. Бүген “Мәрхәмәтле сүзләр” көне. Көннең девизы шундый:
Мәрхәмәтле булыйк олыларга
Миһербанлы булыйк кечегә.
Яхшы сүзебезне кызганмыйк без
Дөньядагы һәрбер кешегә.
Башлангыч классларда “Син ягымлы сүзләр беләсеңме” дигән темага тәрбия сәгатьләре, 5- 7 нче классларда “Мәрхәмәтле булыйк!” 8 – 9 нчы классларда “Ягымлы сүзләрне еш әйтәбезме?” дигән диспутлар үткәрелде. Әңгәмәләр барышында шулай ук табигатькә, хайваннарга да мәрхәмәтле булырга кирәклеге әйтелде. Табигатьне пычратмас өчен без нәрсәләр эшләргә һәм нәрсәләр эшләмәскә кирәклеге турында сөйләшенде.Әби-бабаларыбызга, әти-әниләребезгә, туганнарыбызга, иптәшләребезгә ягымлы сүзләрне ешрак әйтергә кирәк, табигатьне саклау- безнең изге бурычыбыз дип йомгак ясалды.
-
#ДОБРЫЙТАТАРСТАН 22.04.2015

"Весенняя неделя добра-эстафета добрых дел" акциясе үз эшен дәвам итә. Бүген мәктәбебез укучылары Бөек Ватан сугышында катнашкан ватандашларыбызны хөрмәтләү йөзеннән "Георгий ленталары" өләшә башладылар. Шул ук вакытта тимурчылык эшен дә дәвам иттеләр.
-
"Әкиятле балачак" 21.04.2015

Китапханәче Корбангалиева Ф.укучыларга "Әкиятле балачак"дигән викторина үткәрде.Соңыннан укучылар яңа китаплар белән таныштылар.
-
#ДОБРЫЙТАТАРСТАН 20.04.2015

Сегодня в нашей школе стартовала эстафета добрых дел #ДОБРЫЙТАТАРСТАН.
-
Класс сәгате. 20.04.2015

Класс җитәкчесе Г. Р. Вәлиева 6 нчы класс укучылары белән "Тукай яши безнең йөрәкләрдә" дигән темага класс сәгате үткәрде.
-
"Моңлы сазым" 18.04.2015

17 нче апрель көнне "Казан арты" тарих-этнография музееның актлар залында "Моңлы сазым" әдәби-музыкаль кичәсе булып узды.Кичәнең максаты - укучыларда сөекле шагыйребез Габдулла Тукай иҗатына мәхәббәт һәм әдәби иҗатка кызыксыну тәрбияләү иде.Музейга килгән укучылар Г.Тукайның шигъри әсәрләрен укыдылар, җырларын башкардылар.Безнең мәктәптән 8 нче класс укучысы Әхмәтҗанова Илүзә Габдулла Тукайның "Ана догасы" исемле шигырен тәкъдим итте."Моңлы сазым" әдәби-музыкаль кичәсендә катнашучы укучыларга дипломнар тапшырылды.
-
Бездә-өмә! 18.04.2015

"Чисталык икеайлыгына" кушылып, мәктәбебезнең барлык укучылары, укытучылары, хезмәткәрләре өмәгә чыктылар.
-
Проект эше 17.04.2015

Бүген 4 класс укучылары "Балалар мәйданчыгы" темасына проект эше башкардылар. Үз эшләренә нәтиҗә ясадылар.Әлеге чара барышында укучылар төркемнәрдә эшләү күнекмәләрен камилләштерделәр, үз фикерләрен төгәл һәм аңлаешлы итеп җиткерә белүләрен күрсәттеләр, компьютер технологияләрен актив кулландылар.
-
Белем бирү сыйфатын бәяләү мониторингы. 16.04.2015

15 нче апрель көнне 4 нче класс укучылары Республика күләмендә үткәрелгән белем бирү сыйфатын бәяләү мониторингында катнаштылар.
-
Очрашу 15.04.2015

14 нче апрель көнне Бирәзәбаш авылы китапханәчесе Корбангалиева Филсинә Иске-Йорт башлангыч мәктәбе укучылары белән очрашты, кошлар турында әңгәмә үткәрде,табышмаклар чиштеләр.Укучылар канатлы дусларыбыз турындагы яңа китаплар белән таныштылар.


















