Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422020, Республика Татарстан, Арский район, с.Учили, ул. Тукая, д. 77 / Татарстан Республикасы, Арча муниципаль районы, Өчиле авылы, Тукай урамы, 77 нче йорт. |
| Телефон: | +7(843)-665-45-10 |
| E-Mail: | Sul.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Училинская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Нуретдинов Амир Габдулхакович |
| Год основания учреждения: | 1979 |
| У нас учатся: | 30 / Бездә укыйлар: 30 укучы |
| У нас учат: | 13 / Бездә укыталар:13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << ( 191 ) 192 193 194 195 196 197 198 199 200 >>
-
Каен һәм нарат бөреләре җыябыз. 04.04.2015

Аптекаларда даруларның ниндиләре генә юк. Аеуча чит илләрдән кертелгән препаратлар бихисап. Ә бәяләре, бик кыйммәт, якын килерлек түгел. Әле ярый файдасы тисә!? Ә бит әби-бабаларыбыз элек-электән үләннәр белән дәваланганнар. Үзебездә җитештерелә торганнары да нәкъ менә шул үләннәрдән ясала, файдасы да бар. Район мәктәпләренә дару үләннәре җыю өчен норматив билгеләнде. Укучыларыбыз бүгенгесе көндә каен һәм нарат бөреләре җыя.
-
ВНИМАНИЕ!!! КОНКУРС "it-чемпион - 2015" 03.04.2015

С 18 марта 2015 года по 30 ноября 2015 года проводится республиканский Конкурса "it-чемпион - 2015".
6 учеников из Арского района, набравшие больше всего баллов, получат планшетный компьютер.
Этапы проведения Конкурса:
первый этап – с 18 марта по 31 июля 2015 года;
второй этап – с 01 августа по 30 ноября 2015 года.
Начисленные баллы участник конкурса может посмотреть в своем личном кабинете на edu.tatar.ru<https://edu.tatar.ru/logon> -
Татар теленнән тест 02.04.2015

Бүген 9 нчы класс укучылары татар теленнән сынап карау рәвешендә Бердәм республика тестын үттеләр. (фото архивтан алынды)
-
Язгы бозда сак булыгыз! 01.04.2015

Язгы чорда сулыкларда куркынычсызлык таләпләрен үтәмәү аркасында суда уннарча кеше, шул исәптән балаларның гомере фаҗигале төстә өзелә. Кичке һәм төнге вакытта боз зур булмаган авырлыкны чыдата, ә көндезләрен көпшәкләнә, йомшаклана. Караңгыда, күз күреме начар булганда боз өстеннән чыгу куркынычка әйләнә. Бер кеше өчен бозның калынлыгы 7 сантиметр булганда куркынычсыз, ә җәяүлеләр чыгу урыннарында ул – 15, автомобильләргә – 30 сантиметрдан ким булмаска тиеш. Ныклы боз – үтә күренмәле, яшкелт яисә зәңгәрсу төстә булырга тиеш, ә нәзек боз – тонык була, өстендә кар булган боз да куркыныч. Ул агым булган, камышлар үскән җирләрдә нәзегрәк. Бозның калынлыгын аяк белән тибеп тикшерергә ярамый, таяк яисә пүлән белән суккач су чыкса, димәк, боз өстендә йөрергә ярамый. Боз аша чыгу өчен тапталган сукмакны яисә чаңгы эзен сайларга кирәк. Аяк астыгызда боз чатнаса, аякны боздан аермыйча, аларны җилкә киңлегендә куеп, үзегез кергән эздән ярга чыгыгыз. Төркем белән боз аркылы чыкканда кешеләр арасында ара 5- 6 метрдан ким булмаска тиеш. Көтелмәгән хәлләрдә 01 телефоны аша янгын сүндерү-коткару хезмәтенә, 02 – полициягә, 03 – ашыгыч ярдәмгә,(843)227-46-46 телефоны аша Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча өлкән оператив дежурына, (843)293-49-95 ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының һәлакәтләр Республика медицина үзәге оператив дежурына, (843)272-43-12 ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының эзләү-коткару хезмәтенә, 112номеры аша коткару хезмәтенең бердәм телефонына шалтыратырга мөмкин.
-
Өстәмә түгәрәкләр эшчәнлеге 31.03.2015

Өстәмә түгәрәкләр каникул көннәрендә дә үз эшчәнлеген дәвам итте. "Күңелле сәхнә"түгәрәгенә йөрүче укучылар түгәрәк дәресендә кызыклы әсәрләр белән танышалар һәм сәхнәләштерәләр.
-
Сингапур методикасы буенча укулар 30.03.2015

Бүген Төбәк - Чокырча урта мәктәбе - "АСОШ №7" базасында "Преобразование обучения в XXI веке: развитие культуры мышления" темасына сингапур укулары үтте. Укуларда безнең мәкәп коллективы да бик теләп катнашты.Тренерлар - Л.М. Гатауллина,Гатиятова Г.И. һәм Г.Х. Феоктистова критик фикерләүнең принципларын аңлаттылар, сигез фикерләү тибын сингапур структуралары ярдәмендә күрсәттеләр,фикерләү культурасы асылына төшендерделәр. Эшлекле аралашу, эчтәлекле презентацияләр, тренерларның материалны оста , аңлаешлы , кызыксындыра торган итеп бирүләре өчен барлык тренерларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез!
-
Яңа Кырлайда "Нәүрүз" бәйрәмендә. 29.03.2015

Бүген бер төркем укучылар Яңа Кырлай авылында булып узган "Нәүрүз" бәйрәмендә катнаштылар. Милли традицияләрнең безнең як тарихы белән бәйле театрлашкан тамаша караганнар. Төрле уеннарда катнашканнар, музейда булганнар. .
-
Әти-әниләр җыелышы
28.03.2015
26 нчы март көнне авылларда "Баланың физик, психик, мораль һәм социаль сәламәтлеге" темасына ата-аналар җыелышы үтте.Шулай ук, әти-әниләрне чирек нәтиҗәләре һәм 9 нчы класс укучылары өчен ТДИ (ОГЭ) яңалыклыклары белән таныштырдык.
-
Имтиханга әзерлек. 26.03.2015

Каникул көннәрендә дә 9 нчы класс укучылары белән график нигезендә имтиханнарга әзерлек дәвам итә.
-
Котлыйбыз! 25.03.2015

Татар теленнән үткәрелгән Халыкара "ТатарТелеИнфо" олимпиадасында җиңү яулаган укучыларыбыз Хадиева Эльвира, Җамалиев Рәзил ( 7 класс) һәм 5 нче класс укучысы Шакиров Ильсафны (укытучылары - Л. М. Гарипова) ихлас күңелебездән котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез!


















