Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422020, Республика Татарстан, Арский район, с.Учили, ул. Тукая, д. 77 / Татарстан Республикасы, Арча муниципаль районы, Өчиле авылы, Тукай урамы, 77 нче йорт. |
| Телефон: | +7(843)-665-45-10 |
| E-Mail: | Sul.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Училинская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Нуретдинов Амир Габдулхакович |
| Год основания учреждения: | 1979 |
| У нас учатся: | 30 / Бездә укыйлар: 30 укучы |
| У нас учат: | 13 / Бездә укыталар:13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 191 192 193 194 195 196 197 ( 198 ) 199 200 >>
-
Педсоветта 15.01.2015

14 январь көнне мәктәбебездә педсовет үтте. Аның эшендә район мәгариф бүлеге вәкиле М.Н. Шакирова катнашты.
-
Боз сараенда. 10.01.2015

Укучыларыбызның каникуллары күңелле һәм файдалы үтә.
-
Чаңгы ярышы. 09.01.2015

Район күләмендә үткәрелгән чаңгы ярышында (эстафета) безнең команда 4 нче урын яулады.
-
Профсоюз ярышлары. 07.01.2015

Арча шәһәренең 1 нче номерлы мәктәбендә район күләмендә профсоюз ярышларында безнең укытучыларыбыз да уңышлы чыгыш ясадылар. Шашка буенча физика укытучысы Г. Г. Хидиятуллина - 3 урын, шахматта татар теле укытучысы А. Ф. Зыятов - 3 урын алдылар, ә инглиз теле укытучысы А. Ф. Бадриева теннис буенча мәктәп данын яклады.
-
Йөзү буенча турнир 06.01.2015

Район күләмендә үткәрелгән йөзү турнирында 5 нче класс укучысы Мөхәммәтшин Айнур катнашты.
-
"Әкиятләр илендә" 06.01.2015

Укучыларыбызның кышкы каникуллары күңелле үтә. 5 нче январь көнне мәктәптә укучылыр, укытучылар, барлык филиал укучылары катнашында "Әкиятләр илендә" дип исемләнгән Яңа ел тамашасы булды. Хоттабыч катнашында үткән бу бәйрәм һәрберебезнең күңеленә һуш килде.
-
"Китап сөючеләр клубы" 06.01.2015

6 нчы январьда авыл китапханәчесе А. Г. Камалова укучылар белән "Китап сөючеләр клубы"ның чираттагы утырышын үткәрде. Укучылар яңа китаплар белән таныштылар, викторина сорауларына җавап бирделәр.
-
Яңа ел тамашасы өчен рәхмәт! 05.01.2015

Кышкы каникулның 5 нче январь көнендә Өчиле төп гомуми белем мәктәбе барлык куст башлангыч класс укучыларын "Әкиятләр илендә" дип аталган Яңа ел тамашасына чакырды. Бәйрәм бик күңелле үтте. Укучылар рәхәтләнеп уйнадылар,биеделәр, җырладылар. Бәйрәмне оештыручыларга чиксез зур рәхмәтебезне белдерәбез. Хөрмәт белән, Иске-Йорт башлангыч мәктәбе укучылары исеменнән укытучылары Ф.В. Шәяхмәтова.
-
"Җимлек буш тормасын!" 04.01.2015

Канатлы дусларыбызны онытмыйк!
-
Теннис ярышлары. 02.01.2015

Укучылар арасында теннис буенча Яңа ел турниры булды. Егетләр арасында Шакиров Ильсафка тиңнәр табылмады.


















