Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422020, Республика Татарстан, Арский район, с.Учили, ул. Тукая, д. 77 / Татарстан Республикасы, Арча муниципаль районы, Өчиле авылы, Тукай урамы, 77 нче йорт. |
| Телефон: | +7(843)-665-45-10 |
| E-Mail: | Sul.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Училинская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Нуретдинов Амир Габдулхакович |
| Год основания учреждения: | 1979 |
| У нас учатся: | 30 / Бездә укыйлар: 30 укучы |
| У нас учат: | 13 / Бездә укыталар:13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 ( 23 ) 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
"Кызыл китап" ни сөйли? 03.02.2023

7 нче сыйныф укучылары белән инглиз теле дәресендә табигатьне саклау турында әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә барышында табигатьне саклауның әһәмияте һәм "Кызыл китап" ка кертелгән үсемлекләр һәм хайваннар турында әйтелде.
-
2 февраль – Сталинград янында немец-фашист гаскәрләрен тар-мар иткән көн. 02.02.2023

Башлангыч сыйныф укучылары белән"Сталинград сугышы" дигән темага әңгәмә үткәрелде. Бөек Ватан сугышы, бу сугышта илебез халкының күрсәткән батырлыгы һәм сугыш елъязмасының иң куркыныч бер өлеше булган Сталинград сугышы турында сөйләп кителде. Аннары укучылар Сталинград сугышына багышланган презентация карадылар.
-
"Смарт Кенгуру" 01.02.2023

Бөтенроссия “Смарт Кенгуру" конкурсы. Башлангыч класс укучылары Бөтенроссия "Смарт Кенгуру" конкурсында катнаштылар.
-
Сынап карау имтиханы 31.01.2023

ОГЭга әзерлек максатыннан мәктәбебездә сынап карау имтиханнары даими булып тора. Бүген укчылар өчен математика фәненнән сынап карау имтиханы үткәрелде.
-
27 гыйнвар - Холокост корбаннарын искә алу көне. 27.01.2023

27 гыйнвар - Холокост корбаннарын искә алу көне. Холокост- инглизчәдән һәм борынгы грек сүзеннән "ут белән юк итү" дигәнне аңлата. 2-8 нче сыйныф укучылары белән "Холокост.Халык фаҗигасе." исемле слайд-презентация карадылар.Әмир Абдрахманов әлеге көн тарихы белән таныштырды.Илләребез тыныч,таңнарыбыз аяз булсын, дигән нәтиҗә ясалды.
-
Тәрбия сәгатендә 26.01.2023

7- 9 класс укучылары белән "Электронные сигареты и вейпы: вред или просто дым?" дигән темага тәрбия сәгате үткәрелде.
-
"Ватан сакчыларына багышлана..." 25.01.2023

Арча район мәдәният йортында "Ватан сакчыларына багышлана..." дип исемләнгән мәктәп театр коллективлары арасында уздырылган бәйге җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Әлеге бәйгедә мәктәбебездә эшләп килүче "Тылсым" театр коллективы укучылары (Нуриева Иделия,Сабирова Азалия,Гарипова Камилә,Гыйниятов Раян, Абдрахманов Әмир, Минһаҗев Радик)2 нче дәрәҗә дипломант исеменә лаек булды. Җитәкчеләре тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Л.М. Шакирова. Котлыйбыз!!!
-
"Бөек Җиңүнең яшь геройлары" 23.01.2023

"Бөек Җиңүнең яшь геройлары" исеме астында узучы республикакүләм конкурсның муниципаль этабында "Тылсым" театр коллективы укучылары (Закирова Рәзинә,Абдрахманов Әмир,Сибгатуллин Раяз) "Шинельсез солдатлар"спектакле белән 2 урынга лаек булды. Җитәкчесе тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Л.М. Шакирова. Котлыйбыз! Киләчәктә дә уңышлар телибез!
-
"Тату сыйныф серләре" 21.01.2023

"Тату сыйныф серләре"нең зона этабында катнаштык
-
«Прорыв блокады Ленинграда». 16.01.2023

Сегодняшние разговоры посвятили важной, но очень печальной теме: «Прорыв блокады Ленинграда».


















