Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422020, Республика Татарстан, Арский район, с.Учили, ул. Тукая, д. 77 / Татарстан Республикасы, Арча муниципаль районы, Өчиле авылы, Тукай урамы, 77 нче йорт. |
| Телефон: | +7(843)-665-45-10 |
| E-Mail: | Sul.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Училинская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Нуретдинов Амир Габдулхакович |
| Год основания учреждения: | 1979 |
| У нас учатся: | 30 / Бездә укыйлар: 30 укучы |
| У нас учат: | 13 / Бездә укыталар:13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 28 29 ( 30 ) >>
-
Котлыйбыз! 06.05.2022

"Мин-журналист-2022" яшь язучыларның Республика конкурсында 9 нчы класс укучысы И. Әһлиуллин ( җитәкчесе Л.М. Шакирова) 1 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Афәрин, котлыйбыз! Киләчәктә дә уңышлар телибез!!!
-
Окна Победы 05.05.2022

Всероссийская акция «Окна Победы» стартует с 1 мая и продлится до 9 мая 2022 года.
Проведем ее в формате онлайн-флешмоба вместе! Принять участие в Акции может любой желающий. Давайте сделаем это творчески, учитывая огромное уважение к памяти и подвигу советского народа в Великой Отечественной войне 1941-1945 гг. -
#Зеркалоистории 04.05.2022

С 1 мая по всей стране стартовала Всеросийская онлайн - акция "Зеркало истории"
-
1 Май — Яз һәм хезмәт бәйрәме белән! 01.05.2022

1 Май бәйрәме беренче тапкыр 1890 елда Варшавада, ә 1891 елда Санкт-Петербургта бәйрәм ителә. Бәйрәм тарих төсмерен саклап калып, бүген дә бөтен кешелек дөньясы өчен элеккеге кебек үк хезмәт ияләре бәйрәме, хезмәт, тынычлык, үзара татулык бәйрәме булып кала. Ни генә булмасын, 1 май чын-чынлап яз килүен белдерә. Нәкъ менә бу айда алмагачлар, шомыртлар ап-ак чәчкәгә күмелә. Бар җиһан гүя әкияти дөньяны хәтерләтә. Барыгызны да яшел чирәмнәре шытып чыккан, каеннары яфрак ярган яз бәйрәме белән котлыйбыз. Яз сулышы күңелегезгә нур өстәсен. Бәхет кояшы көннән-көн яктыра барсын, йөрәгегез хискә тулсын, һәрвакыт яшь булсын. Гомерегез дә яз көне кебек якты, кояшлы, аяз күкле, нурлы булсын!
-
Өмәдә 30.04.2022

Өмәләр дәвам итә...
-
"Бөек Җиңүнен яшь геройлары" 30.04.2022

"Бөек Җиңүнен яшь геройлары" Республика театраль постановкалары конкурсының мәктәп этабы
"Сугыш урлаган яшьлек", (5-8 класслар)
В. Нуруллинның "Шинельсез солдатлар" әсәреннән эпизодлар
(1-4 класслар)
#ЮныеГероиВеликойПобеды
#ЕРТатарстан
#КультурамалойРодины
#geroipobebi -
Агач утырту – изге эш. 30.04.2022

Тирә-юнебезгә ямь бирүче, сулар һавабызны чистартучы агач-куаклар утырту – изге эш. Бу көннәрдә оешма-предприятие һәм мәктәп коллективлары агач утырту буенча өмәләрдә катнаша. Һәркем яшәгән төбәген матурлауга, яшелләндерүгә өлеш кертергә омтыла. Бу хакыйкатьне аңлап, безнең укучыларыбыз агачлар утырттылар.
-
Өмәдә 29.04.2022

Ниһаять, тирә- ягыбызга, табигатькә карата булган битарафлыкны төзәтер чак - апрель җитте. Республикада санитар-экологик чисталык икеайлыгы бара. Аның шарты буенча һәр кеше үзе яшәгән, үзе эшләгән тирәлекне тәртипкә китерергә, табигатебезнең гүзәл, сулар һавабызның саф, эчәр суларыбызның чиста булуына өлеш кертергә тиеш. Икеайлык дәвамында һәрдаим өмәләр оештырыла. Бу көннәрдә без дә мәктәп, һәйкәл тирәләрен җыештыру, чистарту белән мәшгуль булдык. Чиста булгач үзебезгә дә күңелле шул!
-
"Арский бал" 29.04.2022

Район яшьләренең иҗади бию проекты "Арский бал" кысаларында мәктәбебез укучылары бик матур бию күрсәттеләр һәм диплом белән бүләкләнделәр. Афәрин, котлыйбыз!
-
Шахмат ярышында 28.04.2022

Яңа Кишет мәктәбендә үткәрелгән шахмат буенча зона ярышларында укучыларыбыз уңышлы чыгыш ясадылар. Шәхси беренчелектә Айназ Вәлиев белән Раян Гиниятов I нче, ә Дилүс һәм Ильяр Мостафиннар II нче урынга лаек булдылар.Җитәкчеләре физика укытучысы Г.Г. Хидиятуллина. Котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез, укучылар!!!


















