Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422020, Республика Татарстан, Арский район, с.Учили, ул. Тукая, д. 77 / Татарстан Республикасы, Арча муниципаль районы, Өчиле авылы, Тукай урамы, 77 нче йорт. |
| Телефон: | +7(843)-665-45-10 |
| E-Mail: | Sul.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Училинская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Нуретдинов Амир Габдулхакович |
| Год основания учреждения: | 1979 |
| У нас учатся: | 30 / Бездә укыйлар: 30 укучы |
| У нас учат: | 13 / Бездә укыталар:13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 ( 75 ) 76 77 78 79 80 >>
-
Уңыш бәйрәме 29.10.2019
Күңелләргә якты нур өләшеп,
Шатлык өстәп һәрбер йөрәккә,
Үз муллыгы белән көзләр килә,
Йомгак ясап җәйге хезмәткә.Табындагы икмәк, сый-нигъмәтнеКүреп, ил картлары шатлана.Муллык белән җиргә килә көзләр,Көзге муллык кыла тантана.Барлык яшелчә, җиләк-җимешләр көз көне өлгерә. Көз безгә уныш, муллык алып килә. Менә шундый табигатьнең иң асыл фасылында, без “Көзге бал” бәйрәменә җыйналдык. Бик матур үтте ул! -
ГТО нормативларын тапшырдык... 29.10.2019

Бүген атналык линейкада ГТО "Хезмәткә һәм оборонага әзер" нормативларын тапшыруда яхшы күрсәткечләргә ирешкән укучыларыбыз Россия Федерациясе спорт министрлыгы тарафыннан көмеш һәм бронза значоклары белән бүләкләнделәр. ГТОның көзге сессиясен уңышлы тапшырган укучыларга грамоталар тапшырылды. Котлыйбыз!
-
4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне 28.10.2019

Халыклар бердәмлеге көне тирән рухи мәгънәгә ия. Ул безне бердәм булырга, ата-бабаларыбызның каһарманлыгын хөрмәт итәргә өйрәтә. Бу көн – илебез тарихына хөрмәт белдерү һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам иттерүнең бер күркәм билгесе. Дәүләт күләмендәге бу бәйрәм 1612 елгы тарихи вакыйгаларга барып тоташа. Халыкара бердәмлек көне буларак, 2005 елдан билгеләп үтелә. Тарихта эз калдырган бу көннәрдә безнең ата-бабаларыбыз – төрле милләт, дин һәм төрле катлам вәкилләре – бер булып, уртак Ватаныбызны чит илбасарлардан азат иткән. Төрле милләт кешеләренең иң югары максатларга ирешү өчен берләшүе, Ватанга карата чиксез мәхәббәте һәм ватанпәрвәрлеге илебезгә тарих сынауларын җиңеп чыгарга ярдәм иткән. Шул уңайдан, бүген барлык классларда да тәрбия сәгатьләре үткәрелде.
-
Каникулларны хәвеф - хәтәрсез үткәрик! 28.10.2019

Иске -Йорт башлангыч мәктәбендә укучыбыз көзге каникул чорына куркынычсызлык кагыйдәләре белән танышты һәм белешмәлек алды.
-
Сынау имтиханы 25.10.2019

Бүген 9 нчы класс укучылары өчен Яңа Кырлай урта мәктәбендә математикадан сынау имтиханы үткәрелде.
-
Көз - искиткеч матур вакыт! 24.10.2019

Көз - искиткеч матур вакыт! Елның бер генә фасылында да буяулар ул кадәр күп түгел. Безнең мәктәпнең барлык укучылары да көзге балга әзерләнәләр. Кемдер шигырьләр, җырлар, биюләр өйрәнә, кемдер рәсем ясый. Көзге бал бәйрәме балаларның иң яраткан бәйрәмнәренең берсе.
-
100 - летие Мустая Карима. 23.10.2019

В школе прошли классные часы, внеклассные мероприятия, викторины, посвященные 100-летию со дня рождения башкирского поэта и писателя, замечательного мастера слова, крупнейшего деятеля национальной культуры Мустая Карима. Ребята узнали много нового о творческом пути Мустая Карима, отвечали на вопросы по произведениям писателя, посмотрели видеофильм о поэте и писателе.
Он стал гордостью родного края, идеалом доброты и честности, путеводной звездой в мире литературы, культуры и искусства, лучом света, озаряющим и согревающим сердца людей. Всю свою жизнь автор посвятил людям и заслуженно снискал всенародную любовь и признание. -
"Дөрес туклану-сәламәтлек нигезе" 22.10.2019

Югары Бирәзә башлангыч мәктәбе укучылары бүген "Дөрес туклану" тукталышында булдылар.
-
Мостай Кәримнең тууына - 100 ел! 22.10.2019

Мостай Кәримнең тууына- 100 ел. Язучы,драматург, публицист, жәмәгать эшлеклесе, Башкортстаннын халык шагыйре Мостафа Сафа улы Кәримовнын 100 еллыгы уңаеннан мәктәбебездә шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында тәрбия сәгатьләре узды.
-
Сынап карау имтиханы. 22.10.2019

Бүген 9 нчы класс укучылары өчен Яңа Кырлай урта мәктәбендә рус теленнән сынап карау имтиханы үткәрелде.


















