Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеатнинская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы “Олы Әтнә урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422750, РТ, Атнинский муниципальный район, село Большая Атня, улица Советская, дом 2. |
| Телефон: | +7(843)-692-19-10;+7(843)-692-19-11 |
| E-Mail: | S.Atn@tatar.ru; b.atnsosh@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеатнинская СОШ" |
| Руководитель: | Халикова Гульнара Даниловна |
| Год основания учреждения: | 1935 |
| У нас учатся: | 460 |
| У нас учат: | 37 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеатнинская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы “Олы Әтнә урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 ( 14 ) 15 16 17 18 19
-
Чын ир-егетләр һөнәре 06.10.2023

Бүген мәктәбебездә Гражданнар оборонасы көне уңаеннан тормыш иминлеге нигезләре буенча 8-11 нче сыйныф укучылары өчен ачык «Иминлек дәресләре» узды. Бу чараны Әтнә районы 108 нче пожар бүлегеннән килгән пожарные Бәйрәмов Азат Радик улы уздырды. Ул укучыларыбызны янгын сүндерү машинасы, җайланмалары, алар белән эшләү тәртипләре белән таныштырды. Азат Радик улы һәрбер җайланмага аерым-аерым тукталып, һәрберсен киеп күрсәтеп сөйләде. Пожарникка хас сыйфатларга, бу һөнәргә ия булу өчен кайларда белем алырга мөмкинлегенә, 01, 101, 112 номерларына кайсы очракта һәм кайчан мөрәҗәгать итәргә кирәклеген, тормышта булган очраклардан мисаллар белән дәлилләп сөйләде. Бу очрашу укучыларыбызда экстремаль ситуацияләр шартларында кирәкле белем, күнекмәләр һәм үз-үзләрен бу вакытта тиешенчә тоту сыйфатлары тәрбияләүдә зур ярдәм булды дип ышанып калабыз.
-
Укытучыбыз «Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән өлкәсе отличнигы» мактау билгесе белән бүләкләнде 05.10.2023

2023 нче елның 5 нче октябрендә күренекле казанышлары (хезмәтләре) һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Олы Әтнә урта мәктәбенең химия укытучысы Барыева Ләйсирә Мөнир кызы «Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән өлкәсе отличнигы» мактау билгесе белән бүләкләнде.
-
Укытучыбыз «Телләрне, мәдәниятләрне, традицияләрне саклау һәм үстерү өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнде 05.10.2023

2023 нче елның 5 нче октябрендә рухи кыйммәтләрне саклау һәм ныгыту, борынгы милли традицияләрне торгызу, шулай ук Россия халыкларының мәдәни мирасын дәвам итү буенча шәхси хезмәтләре өчен Олы Әтнә урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сабирҗанова Светлана Илдус кызы «Телләрне, мәдәниятләрне, традицияләрне саклау һәм үстерү өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнде.
-
Укытучылар көне! 05.10.2023

Хөрмәтле укытучыларыбыз! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Укытучы көне белән котлыйбыз! Бүгенге истәлекле көндә барлык педагогларга рәхмәт сүзләре белдерәсе һәм хөрмәт күрсәтәсе килә. Сезнең профессиональ, игътибарлы, таләпчән булуыгыз һәм күңел җылыгыз безнең балаларга сәләтләрен һәм талантларын ачарга ярдәм итә. Кем булуыбызга һәм нинди һөнәр сайлавыбызга карамастан, һәрбербезнең тормышында үз Укытучысы булган. Без барыбыз да, барыннан элек, кемнәрнеңдер укучылары, бездә булган яхшы сыйфатлар – алар да шул исәптә зирәк остазларыбыз хезмәте. Чын укытучы – ул белем бирүче генә түгел , ә укучыны шәхес итеп тәрбияләүче дә.Әлбәттә, укытучы хезмәте беркайчан да җиңел булмады, бүген ул тагын да катлаулырак. Педагог эше зур түземлелек, даими камилләшү таләп итә. Укытучы – ул һөнәр генә түгел, укытучы булып туарга кирәк!Мәктәптә үткәргән һәр көнегез балалар белән аралашудан шатлык китерсен! Укучылар үз белемнәре белән куандырсын, ә мәктәпне тәмамлаучылар туган мәктәпләрен һәм яраткан укытучыларын онытмасын! Бу сезнең хезмәтегез өчен иң югары бәя!
-
День самоуправления - хорошая традиция 05.10.2023

В школе на день учителя стало доброй традицией проводить День самоуправления. Профессия учителя – одна из самых сложных и, несомненно, интересных. Учитель помогает идти по сложному пути под названием «Жизнь». Не ошибемся, если скажем, что мечта каждого ученика - побыть немного учителем. Так почему бы этому не случиться? Перевоплотиться на один день в директора, завуча, преподавателя – это не только возможность весело провести время, но и возможность ощутить на себе всю ответственность этой профессии. Все уроки были проведены строго по расписанию, на хорошем уровне. День Самоуправления запомнится учителям и ученикам школы, как один из самых ярких и интересных дней нашей школьной жизни, и пусть эта добрая традиция сохранится и на следующий год, когда уже другие старшеклассники примут участие в этом событии. С праздником, Вас, дорогие учителя! Низкий поклон, Вам, за труд и усердие!
-
“Чистые игры” в рамках первого этапа экологического турнира «Школьный кубок чистоты» 04.10.2023

На игру съехались школьники из 7 районов: Атнинский, Верхнеуслонский, Высокогорский, Зеленодольский, Лаишевский, Пестречинский, г. Казань, в том числе и обучающиеся нашей школы. В играх приняли участие более 900 школьников. За час было собрано 7 тонн отходов, 763 мешка, в том числе 195 мешков пластика, 236 мешков стекла и 243 мешка смешанного мусора. По итогам игры победителями стали команда «KVST team» из города Казани. Все отходы были вывезены нашими партнёрами «УК «ПЖКХ» в сортировочный пункт, откуда они отправятся на дополнительную сортировку. Проект реализуется при грантовой поддержке Российского движения детей и молодежи «Движение Первых».
-
4 октябрь – Бөтендөнья хайваннарны саклау көне 04.10.2023

4 октябрь – Бөтендөнья хайваннарны саклау көне уңаеннан тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Галиева Рәйсә Равил кызы 7 нче сыйныф укучылары өчен "Хайваннар турында нилэр белэбез" дип исемләнгән тәрбия сәгате оештырылды. Тәрбия сәгате барышында укучылар төрле сорауларга җаваплар бирделәр, кроссворд чиштеләр, табышмаклар әйтештеләр. Укучылар үзләренә хайваннар дөньясы турында бай эчтәлекле мәгълүмат алып таралышты.
-
4 октября - Всемирный день защиты животных 04.10.2023

Ежегодно 4 октября во всём мире отмечают Всемирный день защиты животных, решение о праздновании которого было принято ещё в далёком 1931 году в Италии на международном конгрессе сторонников движения в защиту природы. Количество стран, поддерживающих эту дату, увеличивается с каждым годом. Россия присоединилась к ним ещё в 2000 году. День защиты животных способствовал объединению усилий экологов и просто неравнодушных людей. Сегодня в нашей школе для обучающихся 3-х классов был организован просмотр короткометражного фильма «Галчонок» о судьбе птенца и пожилого человека, которых сплотило одиночество и стремление человека заботиться и оберегать тех, кто в этом нуждается. Человек, как единственный разумный обитатель планеты, несет ответственность перед другими живыми существами. Всемирный день защиты животных напоминает нам об этом. Данное мероприятие было организовано советником директора по воспитательной работе Галиевой Р.Р.
-
«Педикулез, лишай авыруларыннан ничек сакланырга, профилактика чаралары» 03.10.2023

Мәктәбебездә Әтнә район больницасы эпидемиологы Мифтахетдинова Гөлия Фәрит кызы, дерматолог Хөснуллина Лилия Николай кызы катнашында 1-4 нче сыйныф ата-аналары өчен «Педикулез, лишай авыруларыннан ничек сакланырга, профилактика чаралары» темасы астында җыелыш булып узды. Гөлия Фәрит кызы әти-әниләргә педикулез авыруының симптомнары, барлыкка килү сәбәпләре, аннан котылу чаралары, заманча дәвалану алымнары турында сөйләде, урын-җир әйберләрен, баш киемнәрен кайнар пар белән үтүкләргә, гигиена кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген искәртте. Врач дерматолог Лилия Николай кызы лишай авыруы, аның симптомнары, барлыкка килү сәбәпләре һәм дәвалау курсы турында сөйләде. Соңыннан әти-әниләр үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
-
Профориентацион юнәлештә очрашу 02.10.2023

2 нче октябрь көнне 8-9 сыйныф укучылары “Идел буе дәүләт су транспорты университеты” Федераль дәүләт бюджет югары белем бирү учреждениесенең Казан филиалы студенты Дәминов Р. А. белән очраштылар. Очрашу җылы, ышанычлы мөһиттә узды. Дәминов уку йорты факультетлары, белгечлекләре һәм юнәлешләре, кабул итү кагыйдәләре, документлар тапшыру вакыты турында җентекләп сөйләде. Аның чыгышы презентация һәм видеороликлар белән үрелеп барды. Мондый чаралар булачак студентларны уку йортларына җәлеп итәргә, шулай ук мәктәп укучыларына республикабызның мәгариф учреждениеләре турында тулы мәгълүмат, аңлы рәвештә сайлау мөмкинлеге бирә.















