Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының " Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422740, РТ, Атнинский район, с. Кубян, ул. Школьная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-693-63-11 |
| E-Mail: | Skub.Atn@tatar.ru; xni@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кубянская СОШ" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хакимзянов Хамит Газимович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 106 |
| У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының " Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе - новости
-
"Атамалар безнең үткәнебез"... 17.12.2010

2010 елның 17 декабрендә, Әтнә укучылар йортының Күәм урта мәктәбе каршында оештырган “Эзтабар” түгәрәге әгъзасы, 9 сыйныф укучысы Ганиева Рамилә, Биектау районы Айбаш мәктәбе базасында үткәрелгән регионара халык иҗаты фестивалендә, “Авыллар тарихы” номинациясе буенча “Атамалар безнең үткәнебез” дип исемләнгән эзләнү эшен тәкъдим итте. Тарих укытучысы Садриев Равил җитәкчелегендә башкарылган хезмәт жюри тарафыннан югары бәяләнде һәм Рамилә Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
-
"Әтнәм минем - сөеп туймас илем" презентацияләр конкурсы. 15.12.2010

Районыбызның 20 еллык юбилее уңаеннан 15 нче декабрьдә "Әтнәм минем - сөеп туймас илем" дигән эзләнү эшләре презентациясе конкурсы булды. Самат Шакир исемендәге балалар оешмасы "Әтнә районы музейлары үсеше" темасына эзләнү эшен презентацияләп, 5 сыйныф укучысы Хисмәтуллина Зөһрә яклады. Дума делегатларының баллары суммасы 54,3 булып, беренче урынга чыкты. Зөһрәне һәм аның җитәкче укытучысы Садриева Алияне бу уңышлары белән котлыйбыз. Бүләкләү "Дуслык учагы"нда оештырыла.
-
География атналыгы. 13.12.2010

13-18 нче декабрь көнне Күәм урта мәктәбендә география атналыгы булып узды. География укытучысы Галиева Рәйсә атналыкның программасын кызыклы һәм файдалы итеп төзеде. 15 нче декабрь көнне 5-7 класслар өчен "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" уен-ярыш үткәрелде. Укучылар географик атамалар белән таныштылар, шәһәр илләр буйлап сәяхәт иттеләр, кызыклы кроссворд чиштеләр. Географик сәяхәт мавыктыргыч булды. Актив укучылар мәктәп линейкасында билгеләп үтелде.
-
Спорт яңалыклары 11.12.2010

Күәм урта мәктәбенең кызлыр җыелма командасы Әтнә муниципаль районы һәм спорт мәктәбе үткәргән V Спартакиада кысаларында узган баскетбол ярышында II нче урын яулады.
-
"Мин дөньяны күрәм" күргәзмәсе. 03.12.2010

-
Республиканский семинар учителей 03.12.2010

-
"Тәмле көн" ярминкә. 01.12.2010

Күәм урта мәктәбендә Шәфкатьлелек айлыгы уңаеннан төрле чаралар: тәрбия сәгатьләре, "Бер җылы сүз" акциясе үткәрелде. Башлангыч һәм урта сыйныфларда "Тәмле көн" ярминкәләре күңелле үтте. Укучылар тәнәфесләрдә тәм-том, соклар саттылар. Җыелган акча Шәфкатьлелек марафонына тапшырылды.
-
ВИЧ белән зарарланганда ниләр була? 01.12.2010

Югары сыйныф укучылары өчен "ВИЧ ничек СПИДка әверелә?" темасына авыл фельдшеры Тухфатуллина Раилә сәламәтлек дәресе үткәрде. Ул иммун система организмның иң мөһим системасы булуына тукталды. ВИЧ белән ничек зарарлану һәм саклану чараларын аңлатты.
-
Әтнәм минем - сөеп туймас илем. 29.11.2010

-
"50 инновационных идей в образовании" 24.11.2010













