Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының " Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422740, РТ, Атнинский район, с. Кубян, ул. Школьная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-693-63-11 |
| E-Mail: | Skub.Atn@tatar.ru; xni@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кубянская СОШ" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хакимзянов Хамит Газимович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 106 |
| У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының " Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 186 187 188 189 ( 190 ) >>
-
Укучылар иҗаты 26.01.2011

Миңлебаева Гөлнар үзенең иҗаты белән еш матбугатта күренә. Ялкын журналының 2011 елның №1 санында "Илһам канатында" китабы презентациясе чарасы турында мәгълүмат бирелгән. Фотосурәттә Гөлнарның булуы безнең өчен куаныч. Гөлнарга иҗади уңышлар телибез.
-
Тарих атналыгы 24.01.2011

Күәм урта мәктәбендә 24-29.01.11 көннәрендә тарих атналыгы булып узды. Программа буенча кызыклы чаралар, очрашулар үткәрелде һәм файдалы мәгълүмат бирелде. 26 нчы январьда "Яшь Геродот" тарихи викторина булып узды. Ул 5-9 нчы класс укучыларыннан торган "Археологлар", "Эзтабарлар" командаларының үзара ярышы формасында узды. Укучылар тарихи даталарны таныдылар, кроссвордлар чиштеләр, билегеле тарихи шәхесләрне таныдылар, тарихи белемнәрен теләп сынадылар. Тарих укытучысы Садриев Равил атналыкның һәрбер көнен кызыклы һәм мавыктыргыч итеп үткәрергә тырышты.
-
Химия-биология укытучылары семинары 21.01.2011

21 январь көнне Күәм урта мәктәбендә химия-биология укытучылары өчен район семинары булып узды. Темасы: "Яңа информацион технологияләр кулланып, укучыларның интеллектуаль потенциалын үстерү".
-
"Язылмаган инша" бәйгесе 20.01.2011

2010 ел тарихка Укытучылар елы буларак кереп калды. Шул уңайдан "Шәһри Казан" газетасы редакциясе "Язылмаган инша" бәйгесе үткәрде. Күәм урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Миңлебаева Гөлнар "Укытучы абый" мәкаләсе белән катнашты һәм 3 нче урынны яулады. Гөлнарны бу җиңүе белән чын күңелдән котлыйбыз. Бүләкләү тантанасы февраль аенда "Шәһри Казан" редакциясендә узачак.
-
Ата-аналар җыелышы 14.01.2011

14 нче январь көнне Күәм урта мәктәбендә "Балалар өчен ата-аналар җаваплы" темасына ата-аналар җыелышы булып узды. 1 категорияле укытучы, 10 сыйныф җитәкчесе Сөнгатова Гөлнара үз чыгышында: "Киләчәк бүген төзелә диләр. Ата-ана аны төзүдә катнашып, тагын бик әһәмиятле эш башкара - яшь буынга тәрбия бирә, иртәгесе көн төзүчеләрен әзерли. Әйе, иртәгесе көн өчен барыннан да бигрәк ата-аналар җаваплы"-дип белдерде.
-
Хоккей яңалыклары 07.01.2011

Быелгы хоккей сезоны Күәмдә узган Реваль Низамов турниры белән старт алды. 7 команда ике көн дәвамында мәктәп янындагы хоккей мәйданчыгында "ут уйнатты". Күәм яшьләр командасында уйнаган Алмаз Гыйниятуллин "Иң яшь хоккейчы" дип танылды.
-
Кышкы лагерь 04.01.2011

4 - 9 январь көннәрендә мәктәп яны кышкы лагерь эшләде. Анда 4 сыйныф укучылары ял итте. Барысы 8 укучы. Лагерьда "Оста куллар", "Нәфис сүз", "Инглиз теле", "Информатика дөньясында" түгәрәкләре эшләде. Балалар Г.Тукай иҗаты буенча рәсемнәр ясадылар, сәнгатьле шигырь сөйләү конкурсы үткәрелде. Ә иң яхшылары район конкурсына тапшырылды. Мәктәп яны бозлавыгында тимераякта шудылар, хоккей ярышлары каралды.
-
Балмаскарад 29.12.2010

29 нчы декабрь көнне Күәм урта мәктәбендә балмаскарад бәйрәме булып узды. Программада маска яклау, сюрприз номер, бию-тамаша, лотерея уеннары уйнату төрле концерт номерлары белән аралашып барды. Иң яхшы номерлар дип 10 класс Ирландия халыклары бию, 11 класстан маска яклау "Хайваннар дөньясында разборка" һәм 11 класста сюрприз номер табылды. Бәйрәм тамашасы күңелле узды.
-
Күәм урта мәктәбендә семинар 24.12.2010

24 нче декабрьдә Күәм урта мәктәбендә район инглиз теле укытучылары өчен "Дәресләрдә информацион-коммуникатив технологиялр куллану" темасына семинар булып узды. Укытучы Борханов Фәрит Фоатович 4 нче класс укучылары белән "My house is very nice" темасына дәрес һәм "Atnja is my nature" темасына класстан тыш чара күрсәтте.
-
Ачык тәрбия сәгате.
21.12.2010
21 нче декабрь көнне Күәм урта мәктәбендә 10 нчы сыйныф укучылары белән Сөнгатова Гөлнара Зөлкарь кызы "Язмышларга буйсынмас җан" - Фәнис Яруллинның тормышы һәм иҗаты турында ачык тәрбия сәгате үткәрде. Габдулла Тукайның 125 еллык юбилее уңаеннан укучыларны Тукай премиясе лауреатлары белән таныштыру, аларның иҗатын өйрәтү максат итеп куелды.
Фәнис Яруллинның шәхси тормыш юлы һәм иҗаты аша укучыларда түземлелек һәм батырлык сыйфатлары тәрбияләнде.












