Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының " Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422740, РТ, Атнинский район, с. Кубян, ул. Школьная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-693-63-11 |
| E-Mail: | Skub.Atn@tatar.ru; xni@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кубянская СОШ" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хакимзянов Хамит Газимович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 106 |
| У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының " Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе - новости
Страницы: << 181 182 ( 183 ) 184 185 186 187 188 189 190 >>
-
Укытучылар көне 05.10.2011

Мәктәп укучылары бу көнне укытучыларны котлап матур теләкләрен җиткерделәр. Чәчәк бәйләмнәре бүләк итеп изге теләкләрен белдерделәр.
Зур өметләр белән киләбез без
Мәктәбемнең ачык капкасы
Биек булып үскән каеннары
Җил яңгырдан безне сакласын.
Җир йөзенең бөтен матурлыгын
Килә сезгә бүләк итәсе.
Дөньядагы матур сүзләрнең дә
Иң җылысын сезгә әйтәсе.
Бу уңайдан 3 нче сыйныф укучылары тарафыннан (укытучысы Сафина Р.Р.) "Укытучым минем" темасына ачык тәрбия сәгате күрсәтелде.
-
Өлкәннәр көне 03.10.2011

3 октябрь көнне 1 нче сыйныф укучылары яраткан әбиләрен, бабайларын чакырып "Өлкәннәр бәйрәме" уздырды. Бәйрәмдә укучылар матур чыгышлар һәм "Кире Маша" әкиятен сәхнәләштерделәр. Класс җитәкчесе Борханова Р.Н., түгәрәк җитәкчесе Төхфәтуллина Ф.Р.
-
Ветеран укытучылар белән очрашу 30.09.2011

1 октябрь - өлкәннәр көне. Бу уңайдан мәктәпкә ветеран укытучылар чакырылды. Очрашуга Батталова Нурания, Фәизов Фәргать, Бәйрәмов Рәфкать абыйлар кунакка килде. 5-7 сыйныф укучылары әдәби-музыкаль чыгыш әзерләде. Өлкән буын укытучылары укучыларның сорауларына җавап бирделәр, хатирәләр белән уртаклаштылар, уеннарда катнаштылар.
-
Медосмтор 27.09.2011

26-27 нче сентябрь көннәрендә Әтнә районы Үзәк шифаханәсе белгечләре тарафыннан укучылар өчен медосмотр булып үтте. Укучыларның сәламәтлекләре торышы өйрәнелде. Медиклар тарафыннан нәтиҗәләр буенча диагностика ясалачак.
-
Кросс нации 25.09.2011

Бүген Әтнә районы Мәдәният һәм спорт үзәге каршында "Татарстан кроссы - 2011" исеме астында Бөтенроссия йөгерү көне узды. Күәм урта мәктәбе дә бу чарадан читтә калмады. Укучылардан һәм укытучылардан тупланган команда төркемнәргә бүленеп үз дистанцияләрендә йөгерделәр. Башлангыч сыйныф укытучысы Сафина Резеда 2 нче урынны алды. Котлыйбыз!
-
Иминлек ае
22.09.2011
Сентябрь иминлек ае уңаеннан, 22 сентябрь көнне 2-5 сыйныфлар катнашында юл йөрү кагыйдәләре буенча сбор булды. Һәр отряд юл йөрү кагыйдәләренә багышланган чыгыш әзерләде. Презентация ярдәмендә юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәре тикшерелде.
-
Уңыш - 2011 17.09.2011

Тәҗрибә участогында көзге уңыш җыйнау - җәйге хезмәт чирегенә нәтиҗә ясау уңышлы бара. Укучыларыбыз кишер, кәбестә уңышын җыйнап алды. Яшелчәләр -витаминлы ризык буларак, ел дәвамында ашханәдә туклану өчен, махсус урыннарга сакларга куелды. Молодцы укучылар!
-
Кросс 2011
17.09.2011
"Сәламәт булыйк" программасына старт алынды.Мәктәптә 17 сентябрь көнне 2нче сыйныфлардан башлап 11нче сыйныф укучылары кросс йөгерделәр.Һәрбер укучының актив катнашуы, билгеле бер дистанцияне узу максат итеп куелды. Җиңүчеләрнең "Кросс Нации" ярышында да актив катнашуларын теләп калабыз.
-
Кинофильм карау 16.09.2011

Бүген Күәм урта мәктәбе укучылары "Татаркино" дәүләт учреждениесенең кыскаметражлы видеофильмын карады.Башлангыч сыйныф укучылары һәм балалар бакчасының зурлар төркеме Габдулла Тукай эсәрләре буенча төшерелгән мультфильмнар карадылар.Югары сыйныф укучыларына наркомания чиренең куркынычлыгын чагылдырган видеофильм тәкъдим ителде.
-
Татарстан Варислары Берлегенең туган көне 15.09.2011

15 сентябрь -Татарстан Варислары Берлегенең туган көне түбәндәге план буенча билгеләп үтелде:
1. Самат Шакир исемендәге балалар оешмасы сборы а)"Сәламәт булыйк" еллык тәрбия программасына старт алу; ә)ТВБнең төзелү тарихы варисларның традицияләрен искә төшерү, узган уку елында булган уңышларны билгеләп китү
2.Табигатьтә "Дуслык учагы "кабызу, станцияләрдә хәрәкәтле уеннар уйнау, көлдә пешкән бәрәңге белән сыйлану












