Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының " Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422740, РТ, Атнинский район, с. Кубян, ул. Школьная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-693-63-11 |
| E-Mail: | Skub.Atn@tatar.ru; xni@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кубянская СОШ" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хакимзянов Хамит Газимович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 106 |
| У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының " Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 186 ( 187 ) 188 189 190 >>
-
IX регионара фәнни-эзләнү укулары 08.04.2011

8 апрель көнне ТР Мәгариф һәм Фән министрлыгы, ТДГПУ, Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты тарафыннан оештырылган яшүсмерләрнең Каюм Насыйри исемендәге IX регионара фәнни-эзләнү укуларында мәктәбебезнең 10 сыйныф укучысы Шаһидуллина Филсинә (укытучысы Садриев Р.М.) катнашты. Конференция Казан шәһәренең Киров районы 81 номерлы мәктәбендә оештырылды. Филсинә сертификат белән бүләкләнде.
-
I республикакүләм Тукай укулары 06.04.2011

2011нче елның 6нчы апрелендә Яшел Үзән шәһәренең 5нче гимназиясендә I республикакүләм Тукай укулары булып үтте. Күәм урта мәктәбеннән "Тукай премиясе лауреатлары" дигән секция утырышында "Язмышларга буйсынмас җан..." (Фәнис Яруллинның тормыш юлы,иҗаты) дигән темага 10 нчы сыйныф укучысы Фәизова Алинә (укытучы Сөнгатова Г.З.) фәнни эш белән чыгыш ясады. "I республикакүләм Тукай укуларында "Г. Тукай премиясенә лауреатлар" темасына уңышлы башкарылган фәнни-эзләнү эше өчен" дип исемләнгән грамота белән бүләкләнде.
-
Культпоход 31.03.2011

31 нче март көнне Күәм профсоюз оешмасы коллективы Казан шәһәренең К.Тинчурин исемендәге дәүләт драма һәм комедия театрына барып Исламия Мәхмүтованың "Мәхәббәт чишмәсе" спектаклен карап ял итеп кайтты.
-
Педукулар 31.03.2011

31 март көнне Түбән Көек урта мәктәбендә узган педукуларда мәктәбебез укытучылары мастер-класс күрсәтеп, эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
-
Программа информатизации
30.03.2011
Программа информатизации.
-
"Без бит Әтнә яклары" иҗат фестивале 29.03.2011

"Без бит Әтнә" яклары район иҗат фестивалендә Күәм урта мәктәбенең "Ак яулыклы әбием" җырына төшерелгән клибы тәрбияви эчтәлеге өчен билгеләнеп грамота белән бүләкләнде. Җырны 2 сыйныф укучысы Мортазина Назгөл башкарды. "Ак яулыклы әбием" клибын сыйныф җитәкчесе Сафина Резеда Рашат кызы әзерләде. Ирешелгән уңышлары белән котлап, аларга иҗади уңышлар телибез.
-
Конкурс җиңүчеләре 25.03.2011

25 март көнне Күәм мәктәбенең 10 сыйныф укучылары Шаһидуллина Филсинә һәм Нәҗипов Илназ, Татарстан тарихы буенча VI Республика конкурсының муниципаль дәрәҗәдә җиңүчеләре, тарих укытучысы Садриев Равил җитәкчелегендә, Күлле Киме мәктәбендә уздырылган, тарих фәннәре кандидаты Тәэминә апа Биктимерова белән очрашуда катнаштылар. Галимә Милли горурлыгыбыз булган татар хатын-кызлыры, Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗади эшчәнлеге турында тирән эчтәлекле лекция укыды.
-
Музей истәлекләре 25.03.2011

Соңыннан Сибгать Хәким музее җитәкчесе Луиза апа Шәмсиева әзерләгән укучыларның һәм шәхсән үзенең Сибгать ага истәлекләре турында сөйләве безнең күңелләрдә якты хисләр калдырды.
-
Фаяз Хуҗин белән очрашу 25.03.2011

Әтнә Укучылар йортының Күәм урта гомуми белем бирү мәктәбе каршында эшләп килүче “Эзтабар” түгәрәге җитәкчесе Равил Садриев, методист Райлә Фәхретдинова, түгәрәк әгъзасы Рамилә Ганиева ТДГПУда профессор, танылган археолог Фаяз Хуҗин белән очрашып әңгәмә оештырдылар. Максатыбыз Әтнә районы археология истәлекләре турында тирәнрәк мәгълүмат туплау һәм үзебезнең эзләнүләр буенча галимнең фикерләрен тыңлау иде. Очрашудан без дә Фаяз абый да рухи күтәренкелек хисләре кичердек. Галим Рамиләбезгә үзенең шул көнне генә чыккан китабын бүләк итте.
-
Конкурс "Мир сегодня и завтра" 25.03.2011

Ученица 11 класса Кубянской средней школы Хакимзянова Лилия стала победителем в открытом республиканском конкурсе творческих работ с использованием информационных технологий "Мир сегодня и завтра" за видеоролик в номинации "50-летию комонавтики посвящается" и награждена дипломом I степени.












