Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушарская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422753 РТ Атнинский район, с.Кошар, ул. Татарстан, 49 |
| Телефон: | +7(843)-693-40-67 |
| E-Mail: | Sku.Atn@tatar.ru; kushar@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушарская ООШ" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хакимзянов Фанис Хабирович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 45 учащихся |
| У нас учат: | 12 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушарская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 101 102 ( 103 ) 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
Информатика һәм математика атналыгынын бишенче көне 23.03.2018

Математика һәм информатика атналыгы кысаларында бүген мәктәптә “Лучший наборщик текста” дип аталган бәйге үткәрелде. Җиңүчеләр – Аскарова Д., Рәхимҗанова Н., Самигуллина Г., Зарипова С. Бәйгене информатика фәне укытучысы Мухаметгалиева Э.Н. алып барды.
-
ГТО нормалары 22.03.2018

Район күләмендә ГТО нормаларын тапшыру көне уздырылды. Нормаларны тапшыру район спорт комитеты контроле астында узды. Укучыларыбыз нормаларны уңышлы гына тапшырып чыктылар.
-
Информатика һәм математика атналыгынын дуртенче көне 22.03.2018

Математика һәм информатика атналыгы кысаларында бүген мәктәптә 7-9 нчы сыйныф укучылары арасында "Ох, уж, эта математика!"дип аталган интеллектуаль уен уздырылды. Укучылар ике командага бүленеп математика фәненнән үзләштергән белемнәренең ныклыгын сынадылар. Бу бәйгедә 97:257 балл белән Знатоки командасы җиңү яулады.Уенны информатика фәне укытучысы Мухаметгалиева Э.Н. алып барды.
-
Чаңгы ярышы 21.03.2018

Әтнә Спорт мәктәбе оештырган чаңгы ярышларында безнең мәктәп укучылары уңышлы гына чыгыш ясап кайттылар. 6 кл Галиуллин Р.- I урын, 4кл Габдрахманова Д. - IVурын.
-
Информатика һәм математика атналыгынын өченче көне 21.03.2018

Математика һәм информатика атналыгы кысаларында бүген мәктәптә 5 нче һәм 6 нчы сыйныфлар арасында интерактив "Кемнең отличник буласы килә?" ярышы үткәрелде. Ярышны математика укытучысы Нуриев Г.Ф алып барды.
-
"Солдат хатлары" күргәзмәсе 20.03.2018

Мәктәбебезнең 7,8нче сыйныф укучылары Әтнә музеенда уздырылган "Солдат хатлары" күргәзмәсендә булдылар.
-
Информатика һәм математика атналыгынын икенче көне 20.03.2018

Мәктәптә информатика һәм математика атналыгы дәвам итә. Ә бүген исә укучылар өчен иҗади эшләр бәйгесе игълан ителде: 5–9 нчы сыйныфлар өчен – кроссвордлар төзергә биремнәр бирелде.
-
Информатика һәм математика атналыгы 19.03.2018

Мәктәбебездә информатика, математика һәм физика атналыгын башлап җибәрдек. Атналыкның планы белән таныштырылды. Матур гына ачылып киткән атналык математика һәм информатика фәннәренә багышланган рәсемнәр конкурслары белән дәвам иттелде.
-
"Язгы изгелек атнасы" акциясенә йомгак ясалды 19.03.2018

Бүген мәктәптә "Язгы изгелек атнасы" дип аталган акциягә йомгак ясалды. Укучылар бу акциядә теләп катнаштылар.
-
Юбиляр укытучыны котлыйбыз! 19.03.2018

Бүген мәктәбебезнең укучылары һәм укытучылары Юбиляр укытучы Нуриев Габделфәт Фоат улына 60 яшь тулу уңаеннан укытучыны туган күне белән котлау чарасы үткәрделәр.













