Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новошашинская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422750, Республика Татарстан, Атнинский муниципальный район, село Новые Шаши, улица Молодежная, дом 15 |
| Телефон: | +7(843)-693-23-35 |
| E-Mail: | shashi2007@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новошашинская ООШ" |
| Руководитель: | Нигматзянов Раниф Ханифович |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 43 учеников |
| У нас учат: | 16 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новошашинская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 61 ( 62 ) 63 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
Әлифба бәйрәме. 27.02.2016

Бүген мәктәбебездә 1 нче сыйныф укучылары Әлифба бәйрәме үткәрделәр.Бәйрәмгә әниләр дә килеп ял итеп улларының һәм кызларының уңышлары өчен сөенеп кителәр.
-
Безнең мәктәптә Теләче директорлары кунакта. 25.02.2016

Яңа Шашы мәктәбендә Теләче районының мәктәпләренең директорлары кунакта.
-
Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район семинары. 24.02.2016

Бүген мәктәбебездә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район семинары булды. Әлеге семинарда бөтен район татар теле һәм әдәбияты укытучылары Яңа Шашы мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Корбанова Г.Ф. һәм Корбанова Ч.З .ның дәресләрен карадылар һәм анализ ясадылар. Семинарның темасы:"Яңа белем бирү стандартларын тормышка ашыру шартларында, татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә белем бирүнең актив формалары"
-
Туган тел көне. 20.02.2016

Яңа Шашы мәктәбендә 20 февраль көнне Туган тел көне үткәрелде. Бәйрәмгә кунакларыбыз өлкән язучы Гомәр Шакиров, Раушан Садиков, клуб мөдирләре Зөлфия Рәхимҗанова һәм Әминә Сәлихова да килделәр. Укучылар тарафыннан һәм килгән кунаклар тарафыннан әлеге бәйрәм бик матур һәм эчтәлекле итеп үткәрелде.
-
Аҗаган 19.02.2016

Яңа Шашы мәктәбендә 23 нче февраль Ватанны Саклаучылар көненә багышланган Аҗаган бәйгесе бүген мәктәптә башланып китте һәм өч көн дәвамында әлеге бәйгенең ярышлары мәктәбебездә дәвам итәчәк.
-
Муса Жәлилнең туган көне. 15.02.2016

Яңа Шашы мәктәбендә Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан башлангыч сыйныф укучылары шагыйрьнең иҗатына багышланган тәрбия чарасы күрсәттеләр.
-
Муса Җәлилнең тууына 110 ел. 15.02.2016

15 февраль көнне мәктәп китапханәсендә герой-шагыйрь
Муса Җәлилнең тууына 110 ел булу уңаеннан электрон презентацияләр конкурсы булды. 8 сыйныф укучысы Акберова Илүзәнең эше 1 нче урынга лаек булды.
-
Ел сыйныф җитәкчесе конкурсы финал. 11.02.2016

Яңа Шашы мәктәбенең, 8 нче сыйныфларның сыйныф җитәкчесе, Сәгдиев Динар Илдар улы "Ел сыйныф җитәкчесе конкурсының" финалында катнашып ,Әтнә мәктәбенең 8 сыйныф укучылары белән тәрбия чарасы күрсәтеп "Ел сыйныф җитәкчесе " финалисты дипломына лаек булды. 5 хатын -кыз сыйныф җитәкчеләре арасында бер ир -егет укытучысы буларак көч сынашты, афәрин, Динар! Алдагы эшендә дә уңышлар телибез.
-
Авиомоделирование түгәрәге. 09.02.2016

Мәктәбебездә авиомоделирование түгәрәге эшләп килә.15 укучыбыз әлеге түгәрәктә дәресләр беткәч, самолет модельлләре төзиләр һәм авиомоделирование турында фильмнар карыйлар. Укучыларыбыз бик кызыксынып әлеге түгәрәккә йөриләр.
-
Балык бистәсендә укытучылар спартакиадасы. 06.02.2016

6 нчы февраль көнне Яңа Шашы мәктәбеннән өч укытучы Балык Бистәсендә үткәрелгән укытучылар спартакиадасында спорт уеннарында катнашып , ярышып кайттылар















