МБОУ «Староузюмская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422751, РТ, Атнинский район, д. Старый Узюм, ул. Такташа, д. 6 |
| Телефон: | +7(843)-693-50-38 |
| E-Mail: | styzm@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Староузюмская ООШ" |
| Руководитель: | Хисматуллин Рашит Махмутович |
| Год основания учреждения: | 1915 |
| У нас учатся: | 48 |
| У нас учат: | 13 |
МБОУ «Староузюмская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 108 ( 109 ) 110 >>
-
Башлангыч сыйныф укучылар Казан дәүләт курчак театры тәкъдим иткән “Кәҗә белән Сарык” әкиятен карап кайттылар. Бу очрашуны оештырган “Күшәр” хуҗалыгы җитәкчесе Илнар Илдар улына зур рәхмәтебезне белдерәбез. 13.09.2018

-
Көзге кросс!!! Иң җитез йөгерешчеләрне билгеләдек. 12.09.2018

-
“Экстремизмга – юк!” айлыгы кысаларында тәрбия сәгатьләре узды. Укучылар фикер алыштылар, тыныч тормышны яклап чыгышлар ясадылар. 11.09.2018

-
Татарстанда 2018 ел Л.Толстой елы булып игълан ителү уңаеннан сыйныфларда “Л.Толстой дәресләре” узды. 10.09.2018

-
Татар теленнән “Зирәк тиен” конкурс-уенының нәтиҗәләре билгеле булды. 3 нче сыйныф укучысы Хөсәенова Гөлшат һәм 4 нче сыйныф укучысы Галиева Алинә җиңүчеләр булды. Алар компьютер мышкасы һәм диплом белән бүләкләнде. Катнашучы укучыларга сертификатлар тапшырылды. 08.09.2018

-
“Экстремизмга – юк!” айлыгы кысаларында мәктәптә эвакуация буенча тренировка уздырылды. 06.09.2018

-
Белем бәйрәме. Мәктәпне укучылар да, укытучылар да сагынган. Чыгарылыш сыйныф укучыларын һәм мәктәпкә беренче тапкыр аяк басучы беренчеләрне котларга Ташчишмә авылы мәчете имам-хатибы Фәрит хәзрәт, “Күшәр” хуҗалыгы җитәкчесе Илнар Илдар улы, Әтнә районы башкарма комитетының спорт һәм яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе Рамил Рәшит улы, Иске Өҗем авыл җирлеге башлыгы Азат Тәлгать улы да килгән иде. Алар балаларга изге теләкләрен һәм бүләкләрен тапшырды. 01.09.2018

-
Сыйныфларда “Тынычлык дәресләре” үтте. 01.09.2018

-
Сау бул лагерь!!! 23.06.2018

-
Бүген Сабантуй!!! Таяк тартыш, әйбер кисү, чүлмәк вату, төрле ярышлар – берсе дә калмады. Бүләкләр дә күп булды. 22.06.2018
















