МБОУ «Староузюмская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422751, РТ, Атнинский район, д. Старый Узюм, ул. Такташа, д. 6 |
| Телефон: | +7(843)-693-50-38 |
| E-Mail: | styzm@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Староузюмская ООШ" |
| Руководитель: | Хисматуллин Рашит Махмутович |
| Год основания учреждения: | 1915 |
| У нас учатся: | 48 |
| У нас учат: | 13 |
МБОУ «Староузюмская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 108 109 ( 110 ) >>
-
Табигатькә походка чыктык. Тәмле итеп тамак ялгап алганнан соң, апаларыбыз төрле ярышлар оештырды. Куыш та, Дед Мазай уеннарын да бик күңелле итеп уйнадык. 21.06.2018

-
Арчага экскурсия тагын да истә калырлык булды. Рәхәтләнеп ял паркында уйнадык. 20.06.2018

-
Бүген без Түбән Көек авылына юл алдык. Анда безне Габдуллаҗан абый каршы алды. Ул безне үзе үстергән агачлар белән таныштырды, аларның тарихын сөйләде. Бик файдалы һәм күңелле очрашу булды. 19.06.2018

-
Мәчеткә экскурсия бик кызыклы һәм файдалы булды. Авылыбыз абыстае Сәвия апа безгә киңәшләрен бирде, үгет-нәсыйхәтләрен әйтте. 18.06.2018

-
Бүген шашка ярышы оештырдык. 1,2,3 нче урыннар билгеләдек,бүләкләр алдык. Пазл төзеп тә уйнадык. Ураза гаете булгач, апаларыбыз әңгәмә дә үткәрде. 15.06.2018

-
Балыкчылар көне дә бик күңелле узды. Ашыт елгасы буена төшеп, балык тоттык. Иң күп балык тотучы, иң зур балык тотучы, иң кечкенә балык тотучы, иң беренче балык тотучыларны билгеләдек,бүләкләр тапшырдык. 14.06.2018

-
ПДН хезмәткәрләре Гүзәлия һәм Илүзә апалар да килгән иде. Алар безгә җәйге каникулда куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләде. 14.06.2018

-
Бу көнне без Театр көне дип атадык. Әтнә дәүләт драма театрына 100 ел тулу уңаеннан әңгәмә булды. Республикабызның башка театрлары белән дә таныштык. “Беренче театр” спектакленнән өзекләр дә карадык. 13.06.2018

-
Көнне Россия көненә багышладык. Бәйрәм уңаеннан асфалька рәсем ясау конкурсы уздырдык. Шулай ук апаларыбыз бик күңелле викторина да уздырды. 12.06.2018

-
Бу көнне спортка багышлап, өстәл теннисы ярышы уздырдык. Җиңүчеләр дә, җиңелүчеләр дә булды. 11.06.2018
















