МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | scola_burbash@mail.ru; Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 158 учащихся/158 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 ( 48 ) 49 50 >>
-
«Чиста хоккей мәйданчыгы» акциясе 28.01.2020

«Чиста хоккей мәйданчыгы» акциясендә 8 нче сыйныф укучылары аеруча актив катнаштылар
-
Котлыйбыз 26.01.2020

Бөрбаш урта мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Нигьматзянова Зәлинә районкуләм "Хикмәтле дә, серле дә театр" бәйгесендә актив катнашкан өчен грамота белән бүләкләнде.
-
Котлыйбыз 25.01.2020

Бертуган Әхмәдиевлар призына узган татарча көрәш ярышларында
Галимов Әлфис (45 кг) - 1 урын
Асейнов Сабир (50 кг) - 1 урын
Морадыймов Әдел (26 кг) - 1 урын
Аймасов Муса (55 кг) - 3 урын яуладылар. Әфәрин!!! -
"Озын толым" бәйгесе 24.01.2020

Башлангыч сыйныф кызлары арасында "Озын толым" бәйгесе булып узды. 9 кыз арасында төрле номинацияләр буенча урыннар билгеләнде.
Җиңүче - 4 нче сыйныф укучысы Әхмәдиева Алсу.
-
Очрашу кичәсенә рәхим итегез! 23.01.2020

Бер күрешү - үзе бер гомер бит
Очрашыйк без исән чакларда.
Күңелдә яңарыр хатирәләр,
Искә төшәр бала чаклар да.
Хөрмәтле Б Ө Р Б А Ш урта мәктәбен тәмамлаучы укучылар, сабакташлар!!! Сезне 8нче февраль көнне Бөрбаш урта мәктәбенә , балачак иленә кунакка чакырабыз. Сабый чакның шаянлыгы, мәхәббәтнең сафлыгы, яшьлекнең гүзәллеге, артта калса да, хәтер-хатирә яши, сокландыргыч, матур мизгелләр искә төшә. Яшәү өчен көч алырга, сабакташлар, укытучылар янына кайтып килик әле. Дәрескә “беренче кыңгырау” 15.00 дә була. Сагынып көтәбез, килегез, гомерләр бер генә - белегез!
Бөрбаш урта мәктәбе коллективы. -
Бөек Җиңунең 75 еллыгын каршылап 22.01.2020

Бөек Җиңунең 75 еллыгына башлангыч сыйныф укучылары күргәзмә оештырдылар
-
"Тапкырлар хәм зирәкләр" 21.01.2020

"Тапкырлар хәм зирәкләр" темасына үткәрелгән ачык чарада катнашып, 3 нче сыйныф укучылары үз көчләрен сынадылар. Класс җитәкчеләре - Фаягөл Исхак кызы Габидуллина
-
Ачык тәрбия сәгате 20.01.2020

10 нчы сыйныф җитәкчесе - Гөлнара Сафуан кызы Мөхетдинова "Спорт - сәламәтлек нигезе" темасына ачык тәрбия сәгате үткәрде
-
Котлыйбыз! 19.01.2020

Районкүләм "Ел укытучысы" бәйгесенең педагогик дебют номинациясендә инглиз теле укытучысы - Усман Наил улы Аймасовны 1 урын алуы белән котлыйбыз! Әфәрин! Зона бәйгесендә дә зур уңышларга ирешүен телибез!
-
Әти-әниләр белән имтиханнарга әзерлекне тикшерәбез 18.01.2020

9 нчы сыйныф әти-әниләре бүген балалары белән рус теле, математика фәненнән сынау имтиханнары биремнәрен эшләп карадылар.











