МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | scola_burbash@mail.ru; Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 158 учащихся/158 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 48 49 ( 50 ) >>
-
Ата-аналар җыелышы 26.12.2019

25 нче декабрь көнне мәктәбебездә ата-аналар җыелышы булып узды. Әлеге җыелышта мәктәбебез директоры - Сибагатуллин Мәлик Тимерхан улы беренче яртыеллык, сынау имтиханнары ОГЭ, ЕГЭ нәтиҗәләре, мәктәп ашханәсендә туклану менюсы белән таныштырды. Алда торган максатлар, куелган бурычлар турында аңлатып үтте.
-
Ачык дәрес 25.12.2019

Тормыш иминлеге укытучысы Рим Фәргатович 8 нче сыйныфта "Беренче ярдәм күрсәтү" темасына ачык дәрес күрсәтте.
-
Яңа ел бүләкләре 25.12.2019

Бүген мәктәбебезгә Кыш бабай белән Кар кызы килде. Укучыларга Яңа ел бүләкләре тапшырылды.
-
Котлыйбыз 24.12.2019

21-22нче декабрь көннәрендә, “Балтач” күпфункцияле спорт залында, Балтач муниципаль район башлыгы призына ир-егетләр арасында 24нче тапкыр традицион көрәш ярышлары уздырылды. Бөрбаш мәктәбе егетләре: Галимов Әлфис, Әүхәдиев Ленар янәдән беренчеләр рәтендә. Әфәрин!!!
-
Котлыйбыз 24.12.2019

Мәктәбебезнең җыештыручысы – Гөлфия Әхәт кызы Гарифуллинаның гомер бәйрәме. Гөлфия апа! 50 яшьлек алтын юбилее белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз. Сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәткә бирешми, һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел булып кал.
-
"Иң тәмле бутерброд" бәйгесе 23.12.2019

Хезмәт укытучысы Ләйлә Сабировна тарафыннан уткәрелгән "Иң тәмле бутерброд" бәйгесендә җиңучеләр дә билгеле булды.
Кызлар арасында:
1 урын - Мөхәрләмова Динә
2 урын - Вафина Нәргизә
3 урын - Корбангалиева Энҗе
Егетләр арасында:
1 урын - Гарифзянов Дилшат
2 урын - Галимов Инсаф
3 урын - Галимов Әлфис -
Спектакль 22.12.2019

20 нче декабрь көнне Бөрбаш мәктәбе укытучылары коллективы мәдәният йортында Г.Камалның “Беренче театр” комедиясен куйды.
-
Ел укытучысы 21.12.2019

Районкүләм "Ел укытучысы" бәйгесенең Педагогик дебют номинациясендә Усман Наилевич инглиз теленнән ачык дәрес бирде. Усман Наилевичка уңышлар телибез.
-
Ачык тәрбия сәгате 21.12.2019

-
Мастер класс 20.12.2019

Авылыбызның оста тегүчесе Альбина Фазлыева укучы кызларга тегүче һөнәре турында сөйләп, мастер - класс күрсәтте.











