МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | scola_burbash@mail.ru; Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 158 учащихся/158 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 61 ) 62 63 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
“Бөрбаш” күмәк хуҗалыгына экскурсия 05.09.2019

Хезмәт - күәтле тәрбия көче. Чынлыкта да хезмәт- куәтле тәрбия көче. Әгәр хезмәт балаларның рухи дөньясына үтеп керсә, дуслык һәм иптәшлек шатлыгы бирсә, тырышлык һәм кызыксынучанлык үстерсә, әйләнә - тирә дөньяга яңадан-яңа матурлыклар өстәсә, хезмәт әнә шул вакытта бөек тәрбияче була да инде.
Һөнәр сайлауда балага дөрес юнәлеш бирүне һәр педагог һәм ата- ана үзенең иң мөһим бурычы итеп аңларга тиеш. Бөрбаш урта мәктәбе төрле профессияләр белән таныштыру өчен укучыларны производство объектларына экскурсияләр уздыруны дәвам итә.
Бүген 5 нче сентябрь башлангыч сыйныф укучылары “Бөрбаш” күмәк хуҗалыгында хезмәт төре белән практикада якыннан таныштылар. Укучыларны бигрәк тә орлык чистарту машинасы, төягечләр, киптерү агрегатлары кызыксындырды. Экскурсия ашлык эшкәртү мәйданында, амбарларда дәвам итте. -
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһановның Белем көне белән рәсми котлавы 02.09.2019

Без барыбыз да 1нче сентябрьне –бөтенхалык Белем көнен зур дулкынлану хисе белән көтәбез һәм бәйрәм итәбез. Ул төрле буын кешеләре өчен дә бик кадерле бәйрәм, чөнки һәрберебез үзенең мәктәп бусагасын тәүге мәртәбә атлап кергәнен хәтерли.
Узган уку елы безнең өчен аеруча уңышлы булды. Республикада БДИ буенча уртача балл узган елгыдан шактый арткан, 100 балл җыючы да, югары балл җыючылар саны да артыграк. Без Россия олимпиада хәрәкәтендә республикабызның Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан кала өченче урында торуы белән горурланабыз. 2019 елда Бөтенроссия олимпиадаларының йомгаклау этабында безнең укучыларыбыз арасында 148 җиңүче һәм призер булды. Бу – Татарстан Республикасы укытучыларының зур казанышы.
Укыту – авыр, әмма бик мөһим һәм намуслы хезмәт, ул югары дәрәҗәдә һөнәри осталык, уйланучан һәм җитди мөнәсәбәт, сабырлык, бер-береңә карата игътибар һәм хөрмәт таләп итә.
Бу көнне барлык педагогларга да аерым рәхмәт сүзләре җиткерәсем килә. Кадерле укытучылар! Балаларның укуда һәм тормышта ни дәрәҗәдә уңышка ирешә алулары, киләчәктә кем булулары, республика һәм бөтен ил үсешенә нинди өлеш кертәчәкләре нәкъ менә Сезгә бәйле. Үз эшегезгә тугрылыклы булуыгыз, балаларны тыңлый һәм ярдәм итә белүегез өчен, шулай ук аларны яңа үрләр яулауга рухландыруыгыз өчен рәхмәт Сезгә!
Татарстанда көчле мәгариф потенциалы бар: биш мең ярымнан артык белем бирү оешмасы – балалар бакчасыннан алып югары уку йортларына кадәр һәм аларда 900 меңгә якын кеше белем ала.
Бу яңа уку елында "Мәгариф" милли проектын гамәлгә ашыру дәвам итәчәк, аңа алты федераль проект кергән. Алар арасында иң мөһиме — "Заманча мәктәп", "Һәр баланың уңышы", "Цифрлы белем бирү мохите", “Яшь профессионаллар”, "Киләчәк укытучысы", "Балалары булган гаиләләргә ярдәм итү".
Бу көннәрдә Казанда зур вакыйга – һөнәри осталык буенча WorldSkills дөнья чемпионаты тәмамланды. Сез уникаль мөмкинлектән файдаланып, WorldSkills чемпионаты чараларында булып кына калмыйча, һөнәри һәм тормыш тәҗрибәсе дә тупладыгыз, дип ышанам.
Алда – һичшиксез, уңышлар, шатлыклар һәм вакыйгалар белән тулы булачак яңа уку елы. Бу көннән балаларның сәләтен һәм талантларын ачучы, киләчәк казанышларга һәм җиңүләргә нигез салучы чираттагы җитди эш чоры башлана.
Барлык укучыларга һәм студентларга, укытучыларга һәм ата-аналарга нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия, яңа уку елында илһам һәм уңышлар телим!
Мәктәптә, училищеда, көллияттә, техникумда һәм вузда уку балаларга һәм педагогларга шатлык китерсен!
Хыялланыгыз, алга омтылыгыз, эшләгез! Бәхетле булыгыз!
Хәерле юл, дуслар!
Министр Р. Т. Борһанов -
Белем бәйрәме! 02.09.2019

1 нче сентябрь – Белем бәйрәменә багышланган тантаналы линейка гөрләп узды. Мәктәбебез директоры Мәлик Тимерхан улы укучыларыбызны, мәктәп коллективын, ветеран укытучыларыбызны котлап, матур теләкләрен җиткерде. Бәйрәмдә Балтач муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе ярдәчесе Тазетдинов Равил Әсхәтдин улы, Казан Аграр университет вәкиле Сөләйманов Салават Рәҗәп улы да катнашып, бәйрәм белән котлап үттеләр, изге теләкләрен җиткерделәр. Шулай ук “Бөрбаш” күмәк хуҗалыгы җитәкчесе Солтанов Рафис Фарадис улы җәй буе колхозда эшләгән укучыларга рәхмәт белдереп, бүләкләр тапшырды. Республикабызның баш казые Җәлил хәзрәт беренче сыйныфка керүче балаларны бүләкләп үтте. Яңа 2019-2020 нче уку елы котлы булсын!
-
ФИПИ опубликовал проекты контрольных измерительных материалов ОГЭ-2020, обновленных на основе ФГОС 02.09.2019

Федеральный институт педагогических измерений (ФИПИ) опубликовал проекты документов, определяющих структуру и содержание контрольных измерительных материалов (КИМ) основного государственного экзамена (ОГЭ) в 2020 году.
Российские школы с 2011 года постепенно переходят на работу по федеральным государственным образовательным стандартам (ФГОС) основного общего образования. В 2020 году сдавать ОГЭ предстоит выпускникам 9 классов, которые с 5 по 9 класс обучались на основе ФГОС, что обусловило внесение корректив в экзаменационные модели ОГЭ-2020. Все экзаменационные модели подготовлены на основе ФГОС основного общего образования, при этом обеспечена преемственность предметного содержания с Федеральным компонентом государственного образовательного стандарта.
В КИМ ОГЭ 2020 года сохранена часть заданий, хорошо знакомых школам и имеющихся в Открытом банке заданий ОГЭ. При этом введены новые задания, в которых акцент сделан на проверку достижения предусмотренных ФГОС результатов обучения. Усилен практический характер заданий, введены новые задания, проверяющие умения осуществлять информационный поиск, анализировать информацию, представленную в разных формах, применять знания для решения различных познавательных, практических и коммуникативных задач, способность обучающихся формулировать и аргументировать свое мнение, рассуждать на определенные темы. В обновленных КИМ ОГЭ реализованы некоторые принятые в международных сопоставительных исследованиях подходы к конструированию заданий по математике и предметам естественно-научного цикла... -
Педагогик киңәшмә 28.08.2019

-
WorldSkills Kazan 2019 - Ворлдскиллс Казань 2019 25.08.2019

-
Яңа уку елында мәктәп укучыларын нинди үзгәрешләр көтүе билгеле
25.08.2019
Яңа уку елында мәктәп укучыларын нинди үзгәрешләр көтүе турында сөйләделәр. Бу хакта “Российская газета” яза.
Барлык төбәкләр дә мәктәпләрдә смартфоннарны ничек куллану турында күрсәтмәләр алачак. Балаларга да, укытучыларга да гаджетларны "тавышсыз" режимга күчерергә тәкъдим ителә. Моннан тыш, шәхси кесә телефоннарын укучыларга дәрестә тыю мөмкин.
Мәктәпләрдә телефоннарны саклау өчен махсус урыннар биреләчәк һәм ата-аналар белән элемтә ысулларын уйлап табачаклар. Әйтик, укытучының өстәлендә дежур телефон булачак. Әмма бу бары тәкъдимнәр генә. Соңгы карарны мәктәп үзе кабул итәчәк.
Мәгариф министрлыгы укучыларны тукландыруны оештыруның бердәм моделен булдырачак. Нигездә илнең төрле почмакларында кулланыла торган иң яхшы практикалар булачак.
Россиядә мәктәп формасының Милли стандарты эшләнә. Сүз, беренче чиратта, балалар көненә 4-8 сәгать кия торган киемнең сыйфаты турында бара.
Бүген балалар формасының фасонын һәм төсен мәктәпләр үзләре билгели. Шул ук вакытта ата-аналар комитеты фикере исәпкә алынырга тиеш. Мәктәп формасына илкүләм стандартны 2020 елда ук расларлар дип планлаштырыла.
-
Чубайс заявил, что бесплатное образование – это развращающий советский пережиток 16.07.2019

Чубайс снова выступает с провокационными речами. Пожалуй, что никто не обратил бы внимание на рядовую конференцию в Екатеринбурге с таким неоригинальным названием «Россия-2050». Если бы там не отличился известный в прошлом политик, а ныне руководитель «РОСНАНО» Анатолий Чубайс. Его выступление – очередная провокация на грани политического фола.
"Образование – это ресурс, а значит, бесплатно его быть не должно. А у нас оно как развращающий советский пережиток, и это дает определенным кругам какие-то ложные надежды, что сын тракториста или слесаря может что-то от государства бесплатно хапнуть."
"Сейчас, к счастью, не Советский союз, и мы с вами прекрасно понимаем, что это, так сказать, рабочие единицы и перспектива у них вполне определенная. И как вариант экономии – три класса им давать, остальное платно. Налоги посчитать сумеют и хорошо. Хватить играть в социализм и тратить государственные деньги впустую!" -
Авылыбызда XII Мөселман балалар сабантуе узды 14.07.2019

Авылыбызда Республика мөселман балалар Сабан туе уздырылды. Әлеге традицион чара уникенче тапкыр Татарстанның баш казые, Балтач районы имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев тырышлыгы белән оештырылды.
Сабан туеның мәртәбәле кунаклары арасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм аның урынбасары Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Һашимова, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрид Мифтахов, Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин бар иде. Балалар өчен дип аталса да, бәйрәмне күрергә дип, күренекле шәхесләр, республика районнары имам-мөхтәсибләре, шулай ук Россиянең төрле төбәкләреннән күп санлы кунаклар җыелды.
Республика мөселман балалар Сабан туен Җәлил хәзрәт Фазлывның оныгы Салих Коръән аятьләре укып ачып җибәрде, Бөрбаш балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр мөнәҗәтләр, салаватлар әйтте.
Камил хәзрәт Сәмигуллин чара кунакларын сәламләп, Коръәннең “Әт-Таляк” сүрәсеннән аятьләр китерде: “Кем дә кем Аллаһыдан курыкса, Ул аңа (дөньяның шөбһәләреннән, үлемнең куркынычлыгыннан һәм Кыямәт көненең кыенлыкларыннан) бер чыгыш (юлы) насыйп итә. Һич көтмәгән ягыннан аны ризыкландыра”.
– Күренекле дин галиме Мөхәммәд Фикхый Әл-Гайни “Әдәбүл мөфти” китабында: “Бер кеше күп китаплар укыган галим булса да, кешеләрнең хәл-әхвәлләрен, тормыш рәвешен белмәсә, аңламаса, ул надан”, – дигән. Шуңа күрә без җирлегебезгә хас гореф-гадәтләрне кабул итәргә, аларны сакларга тиеш, – дип билгеләп узды республика мөселманнары башлыгы. Бу уңайдан ул күренекле татар дин галиме Шиһабетдин Мәрҗанинең күренекле гыйбарәсенә мөрәҗәгать итте: “Өч төрле әйбер диндә булмаса да, динне саклый. Алар – милли тел, милли кием һәм милли гореф-гадәт”.
Алга таба Камил хәзрәт Сәмигуллин Балтач районында дин үсешенә зур өлеш кертүче шәхесләргә, шул исәптән, Республика мөселман балалар Сабан туен уздыруга булышлык куйган эшмәкәрләргә ТР мөселманнары Диния нәзарәте Рәхмәт хатларын тапшырды.
Тантаналы ачылыш һәм бүләкләүдән соң, бәйрәмнең төп өлеше башланып китте. Сабыйлар өчен төрле уеннар, ярышлар, нәниләрне рухи-әхлакый тәрбия бирүгә юнәлтелгән чаралар әзерләнгән иде. Алар кул көрәше, капчык белән сугышу, капчык киеп йөгерү, көянтә-чиләк белән су ташу, тәңкә җыю, чүлмәк вату, таяк тартышу, әтәч тоту, туры баганага менү, утын кисү, йөгерү, әйбер кисү кебек уеннарда катнашып, бүләкләр отты. Шунысын билгеләп узарга кирәк: ярышлар балалар арасында гына түгел, Сабан туена килгән өлкәннәр арасында да оештырылды. Бәйрәмгә килүчеләрнең һәммәсе баш киеменнән – ир-атлар түбәтәйдән, хатын-кызлар яулыктан иделәр.
Чарага җыелган халык өйлә намазын күркәм гадәт буенча Татарстан мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинга ияреп, мәйдан уртасында укыды.
Һәр Сабан туеның бизәге, әлбәттә – милли көрәш.Быел Республика мөселман балалар сабан туенда 2001 елда һәм 2001 елдан соң туган ир-балалар һәм егетләр 5 авырлык категориясендә бил алышты – 36 кг, 50 кг, 65 кг, 75 кг һәм 75 килограммнан югарырак. Җирәбә нәтиҗәләре буенча үз авырлыкларында җиңү яулаган көрәшчеләр арасында төп бүләк – скутерны Мамадыш районы егете Булат Юнысов отты, ул 75+кг үлчәү категориясендә беренче урынны алды. Моннан тыш, көрәштә I, II, III урынга лаек булучыларга акчалата премия тапшырылды. -
Добро пожаловать на XII Республиканский детский мусульманский сабантуй! 10.07.2019

14 июля 2019 года в селе Бурбаш Балтасинского района раз состоится XII Республиканский детский мусульманский сабантуй. Основным организатором и идейным вдохновителем мероприятия является имам-мухтасиб Балтасинского района, главный казый Татарстана Джалиль хазрат Фазлыев. Ежегодный праздник по традиции соберет не только юных мусульман, но и государственных, религиозных, общественных деятелей, а также многочисленных гостей из Татарстана и других российских регионов.
В рамках праздника для детей всех возрастов будут организованы различные игры, соревнования, викторины и конкурсы с ценными подарками и сладостями: армрестлинг, бег в мешках, разбивание горшка, перетягивание палки, срезание приза ножницами с закрытыми глазами, бег с водой и коромыслами, бой с мешками и другие. Украшением каждого Сабантуя, конечно же, является национальная борьба – «корэш». Соревнования пройдут среди юношей 2001 года рождения и моложе в пяти весовых категориях – 36 кг, 50 кг, 65 кг, 75кг и и свыше 75 кг. Абсолютный батыр получит скутер. Обладатель главного приза будет определен путем жеребьевки среди победителей в каждой весовой категории. Кроме того, юным борцам, занявшим I, II, III места вручат денежные премии.
В программу Сабантуя помимо традиционных национальных соревнований войдут состязания по чтению Куръана, исполнению мунаджатов и поэтических конкурсов, а также коллективный полуденный намаз на майдане и угощение пловом.
Начало мероприятия в 10.00.











