МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | scola_burbash@mail.ru; Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 158 учащихся/158 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 58 59 ( 60 ) >>
-
9 нчы һәм 11 нче сыйныф укучыларының әти-әниләре җыелышы 20.09.2019

19, 20 нче сентябрь көнне Балтач мәдәният йорты бинасында, 9 нчы һәм 11 нче сыйныф укучыларының әти-әниләре җыелышы булып узды.
Мәгариф үзәге методистлары районда дәүләт йомгаклау аттестациясен оештыру, 2020 нчы елда бердәм дәүләт имтиханнарына һәм 9 нчы сыйныфларда төп дәүләт аттестациясенә кертелгән яңалыклар белән таныштырды, имтиханнарны үткәрү тәртипләрен бәян итте. Психолог имтиханнарга әзерләнү буенча укучыларга һәм әти-әниләргә киңәшләрен бирде, имтихан вакытында киеренкелектән котылу чаралары буенча тренинглар үткәрде. Мәгариф идарәсе җитәкчесе А.Ю. Шагаева 2020 нчы елда дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләнү буенча үткәрелгән һәм үткәреләчәк чаралар турында чыгыш ясады. -
Әти-әниләр җыелышы 19.09.2019

18 нче сентябрь көнне мәктәбебездә ата-аналар җыелышы булып узды. Әлеге җыелышта мәктәбебез директоры - Сибагатуллин Мәлик Тимерхан улы узган уку елы ОГЭ, ЕГЭ нәтиҗәләре, мәктәп ашханәсендә туклану менюсы белән таныштырды. Алда торган максатлар, куелган бурычлар турында аңлатып үтте.
Галимова Филсинә Миннегалиевна авыл фельдшеры буларак гриппка каршы прививкаларның кирәклеге, балалар авырып киткәндә дәвалау чаралары турында сөйләде.
Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары - Айгиз Рафилевич ата-аналарны Татарстан Республикасының №71 нче законы, №150 - мәктәпнең эчке тәртип кагыйдәләре, №151- укучыларга мәктәптә кәрәзле телефоннар кулланырга ярамау, мәктәптә туклану, бракераж комиссиясе турында боерыклар белән таныштырды -
Проекты расписания ЕГЭ и ОГЭ в 2020 году вынесены на общественное обсуждение 16.09.2019

Рособрнадзор опубликовал проекты расписания ЕГЭ, ОГЭ и ГВЭ на 2020 год. До 19 сентября документы проходят стадию общественного обсуждения на Федеральном портале проектов нормативных правовых актов.
Единый государственный экзамен
Согласно проекту расписания, ЕГЭ в 2020 году традиционно пройдет в три этапа: досрочный (с 20 марта по 13 апреля), основной (с 25 мая по 29 июня) и дополнительный (с 7 по 24 сентября).
Расписание основного периода ЕГЭ-2020 (проект):.. -
Көзге урманга сәяхәт 15.09.2019

Көз – нинди гүзәл мизгел! Ул шундый үзенчәлекле була. Көзге урман! Безнең кайсыбыз гына көзге урманда булмаган, аның матурлыгы белән хозурланмаган, җиргә ябылган алтын яфрактан келәмгә сокланмаган.
14 сентябрь көнне Бөрбаш гомуми белем бирү мәктәбе укучылары укытучылар белән берлектә көзге урманга сәяхәт кылдылар. Укучылар көзге үзгәрешләр белән таныштылар, көз турында сынамышларга җавап бирделәр, урманда үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәсен искә төшереп, учак янында аш пешерделәр, көзге табигатьтәге үзгәрешләрне күзәтеп, төрле кызыклы уеннар уйнап, күңелле ял иттеләр. -
Гомуми җыелыш 14.09.2019

13 нче сентябрь көнне “Аргамак” укучылар оешмасының 2019-2020 нче уку елының беренче гомуми җыелышы булып үтте. Укучыларның бу җыелышына районның балигъ булмаган балалар белән эшләүче инспектор Раушания Ленаровна килде. Ул укучыларыбызга гыйбрәтле хәлләр турында сөйләде, начар гадәтләргә иярмәү, тәрбияле кешеләр белән генә аралашу, интернет челтәрләрендә сак булу хакында бик җитди төстә ныклап аңлатты. Берсеннән – берсе гыйбрәтле мисаллар китереп, уен белән башланган эшләрнең ахыры бик начар тәмамлануына төшендерде.
Икенче көн тәртибе буенча җыелышта һәр сыйныф старостасы җәйге яллар буенча чыгыш ясады. Аннан фикер алышуларга күчеп, мәктәп кагыйдәләре, үз-үзеңне тоту, мәктәп автобусында йөрү, ашханәдә туклану тәртибе турында сөйләшүләр булды.
-
Тревога буенча эвакуация 13.09.2019

Бөрбаш гомуми белем бирү мәктәбендә план нигезендә тревога буенча эвакуация тренировкасы үткәрелде. Мәктәптә янгын куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлеше, янгынны сизу һәм аны хәбәр итү җайланмаларының эшләве, янгын турында хәбәрнең янгын сүндерү бүлегенә житкерелүенә, укучыларның һәм укытучыларның үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен үтәүгә аеруча зур әһәмият бирелде.
-
Иртәнге зарядка 12.09.2019

Безнен мәктәбебездә иртәнге зарядка үткәрелә. Укучыларыбыз ике дәрес үткәннән соң бергәләп иртәнге зарядка ясарга чыгалар. Барысыда бик теләп ясыйлар. Чөнки алар спортның уку өчен дә, сәламәтлек очен дә бик файдалы икәнен беләләр. Зарядкадан соң укучыларыбыз зур уку теләге белән кабат дәресләргә кереп киттеләр. Укучыларыбызга ныклы сәламәтлек телибез!
-
Бөрбаш мәдәният йортына хәйрия концертына көтеп калабыз 11.09.2019

Хөрмәтле авылдашлар. Иртәгә ягьни 12 -сентябрь көне Бөрбаш мәдәният йортына хәйрия концертына көтеп калабыз. Концертта Бөрбаш, Алан, Бөрбаш Сәрдегәне һәм Балтачта яшәүче авылдашларыбыз катнашачак. Билет бэясе-100 сумнан башлана. Концерт -19 сәгать 30 минутта башлана.
-
Ә сез 8 нче сентябрь сайлауга бардыгызмы? 08.09.2019

2019 елның 8 сентябрендә алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлау һәм Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең вәкәләтле органнарына депутатлар өстәмә сайлаулары да булды.
Сайлауларда катнашу безнең гражданлык бурычыбыз. Аннан читтә калу ул үзеңнең киләчәгеңә, гаиләңә, балаларыңа карата битарафлык күрсәтү булыр иде. Барыбыз да сайлауларда катнашыйк!
Бөрбаш урта мәктәбе коллективы да барлык сайлауларда актив катнашуын, үзенең гражданлык позициясен күрсәтүен дәвам итә.
Ә сез 8 нче сентябрь сайлауга бардыгызмы? -
“Изгелек кыл!” акциясе 07.09.2019

Изгелек – кояш нурына тиң. Бер-береңә ярдәм итешеп яшәү, ачык йөзле, тәмле сүзле булу кешеләргә кояшның якты нурлары кебек үк кирәк. Изгелек тормышны, яшәүне саклый. Бөрбаш урта мәктәбе “Аргамак” укучылар оешмасының төп максатларының берсе - изгелек кылу, яхшылык эшләү.
“Изгелек кыл!” акциясе кысаларында волонтерлар авылдашыбыз Габдрахманов Русланга дәвалану өчен акча җыюны оештырдылар.
Игелекле, мәрхәмәтле, шәфкатьле булсак иде...











