МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | scola_burbash@mail.ru; Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 158 учащихся/158 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 ( 58 ) 59 60 >>
-
ТР Премьер-министр урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһановның Укытучылар көне белән котлавы 04.10.2019

Кадерле укытучыларыбыз!
Сезне искиткеч бәйрәм - Укытучылар көне белән котлыйм!
Бу бәйрәм барыбызга да чын мәгънәсендә кадерле: чөнки һәрберебезнең тормышында укытучы мәктәп чорыннан ук иң якын кешеләребез белән бер рәттә тора.
Татарстанда гына да мәгариф өлкәсендә – балалар бакчаларыннан алып югары уку йортларына кадәр 72 меңгә якын педагог эшли. Алар көн саен балалар бакчаларына, мәктәпләргә, көллиятләргә, вузларга, иҗади һәм спорт студияләренә ашыга.
Һәрберебез укытучыларның кайгыртучан куллары аша узды һәм сезнең саф күңелегез, балаларга булган чиксез мәхәббәтегез һәм түземлегегез нәтиҗәсендә тәҗрибә туплады. Сезнең ярдәм белән балаларның сәләт-мөмкинлекләре ачыла, сез аларга тормышта дөрес юлны сайларга ярдәм итәсез. Нәкъ менә сез безнең балаларга тормышта намуслылык, хөрмәт, гаделлек, патриотизм һәм Ватанга мәхәббәт кебек асыл сыйфатларның мөһимлеген аңларга ярдәм итәсез. Бу әхлакый нигезләрне дәреслекләрдән дә өйрәнергә мөмкин түгел, шулай ук Интернеттан да алып булмый. Аларны бала бары тик акыллы остазлары янәшәсендә генә сеңдерә ала.
Һәр укытучы үз укучыларын уңышлы, шат күңелле һәм максатчан кешеләр итеп күрергә тели. Мин сезгә гомерегезне мәгарифкә багышлавыгыз, фидакарь хезмәтегез һәм укытучылык һөнәренә тугрылыклы булуыгыз өчен чиксез рәхмәтемне белдерәм.
Эштә үткәргән һәр көнегез сезгә яңа ачышлар алып килсен, эзләнергә, үсәргә һәм алга барырга ярдәм итсен.
Сезгә һәм гаиләләрегезгә чын күңелдән нык сәламәтлек һәм иминлек телим.
Бәйрәм белән, кадерле һәм хөрмәтле педагоглар!
Министр Р. Т. Борһанов -
Өлкәннәр көне белән котлау 03.10.2019

Гомерләренең күп өлешен балаларга белем бирүгә багышлаган хөрмәтле пенсионер укытучыларыбыз Габделхак абый белән Суфия апаны Өлкәннәр көне белән котлау мизгелләре
-
Өлкәннәр көне. 02.10.2019

Өлкәннәр көне уңаеннан укучыларыбыз ветеран укытучыларны, тимурчылык эше буенча билгеләнгән өлкәннәрне бәйрәм котлап открыткалар өләштеләр. Чәчәк бәйләмнәре тапшырып, шигырьләр сөйләделәр. Өлкәннәргә исәнлек-саулык, корычтай ныклы сәламәтлек теләделәр.
-
"Аргамак" оешмасы утырышы 02.10.2019

Бүген, Бөрбаш урта мәктәбе укучылар оешмасы утырышында, министрлар "Аргамак" оешмасы логотибы төшерелгән күкрәк билгесе белән бүләкләнделәр.
-
1 октябрьдә Өлкәннәр көне 01.10.2019

Илебез буенча 1 октябрьдә Өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Хөрмәтле өлкәннәребезне котлау өчен бу көннәрдә төрледән-төрле чаралар уздырыла.
Бу бәйрәм ничек барлыкка килгәнен барыбыз да беләме? 1990 елның 14 декабрендә 1 октябрь “Өлкәннәр көне” итеп игълан ителә. Иң беренче бу бәйрәмне Европада, аннан Америкада, ә инде 80нче елның ахырында бөтен дөньяда бәйрәм итә башлыйлар.
Дөньяда иң кадерле булган әти һәм әни турында без күп сөйлибез. Ә менә аналарның да, аталарның да әниләре булган, аларга тормыш биргән, кеше иткән кешеләр – әби-бабайларга һәрчак тиешле игътибарны бирмибез.
Әби-бабайлы кешенең нинди бәхетле икәнен һәр бала белә. Алар булмаса, өйдә, гомумән, тормышта ямь калмас иде. Аларны рәнҗетү, берүзләрен ялгыз калдырып китү, алар белән дорфа мөгамәләдә булу зур гөнаһ. Әби-бабаларыбызны хөрмәт итәргә, яратырга, кадерләргә кирәк!
Дустым, бүген син дә яраткан дәү әниеңне, дәү әтиеңне,
олы туганыңны котларга онытма! Җылы сүзләреңне, якты йөзеңне кызганма! -
Кинофильм 01.10.2019

Районның кино һәм видео хезмәткәрләре тарафыннан укучыларга “Со дна вершины” кинофильмы курсәтелде.
-
Макулатура җыю өмәсе 30.09.2019

23-28 нче сентябрь көннәрендә Бөрбаш урта мәктәбендә макулатура җыю өмәсе оештырылды. Укучылар тырышлыгы белән барысы 1470 кг. макулатура җыеп алынды.
Иң күп макулатура җыючы укучылар:
Нурмиева Зилә (6 класс) - 85 кг
Гарифуллина Хәния (6 класс) – 39 кг
Идрисов Җәлил (9 класс) – 39 кг
Иң күп макулатура җыючы 10 класс (1 укучыга - 16 кг)
-
Котлыйбыз! 29.09.2019

Бөрбаш урта мәктәбенең Вәлиев Рөстәм Шайдуллович җитәкчелегендәге волейбол түгәрәгенә йөрүче 6-8 сыйныф укучылары район күләм волейбол ярышында катнашып (егетләр) 3 урын, (кызлар) 4 урын алдылар. Әфәрин, егетләр-кызлар!!!
-
Макулатура җыю өмәсе 28.09.2019

Бу көннәрдә Бөрбаш урта мәктәбендә макулатура җыю өмәсе оештырылды. Укучылар тырышлыгы белән барысы 99,1 кг. макулатура җыеп тапшырылды. Укучылар җыелган һәр килограммның агач гомерен саклап калганын,кәгазь эшләүдә җиңеллек тудырганын аңлап эш итәләр. Макулатура җыю эше дәвам итә.
-
27 cентябрь – Тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә белем бирүчеләр көне 27.09.2019

Тәрбияче хезмәте – җаваплы һәм фидакарь хезмәт. Ул көч-энергия һәм бик зур сабырлык сорый. Хөрмәтле Бөрбаш балалар бакчасы тәрбиячеләре, Сезне бәйрәм белэн котлыйбыз!!! Һөнәрегезгә тугры калуыгыз һәм балаларга күрсәткән игътибарыгыз өчен рәхмәт. Көчегез артып торсын, эшләү дәрте сүрелмәсен, балалар белән үзара аңлашып эшләргә язсын, һәрвакыт уңышлар юлдаш булсын сезгә!
"Аргамак" оешмасы активы бүген Бөрбаш балалар бакчасы коллективын тәбрикләделәр.











