МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | scola_burbash@mail.ru; Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 158 учащихся/158 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 58 ( 59 ) 60 >>
-
Иртәнге зарядка 27.09.2019

Безнен мәктәбебездә һәр көнне иртәнге зарядка үткәрелә. Укучыларыбыз ике дәрес үткәннән соң бергәләп иртәнге зарядка ясарга чыгалар. Барысы да бик теләп күнегүләр ясыйлар. Чөнки алар спортның уку өчен дә, сәламәтлек очен дә бик файдалы икәнен беләләр. Зарядкадан соң укучыларыбыз ныклы уку теләге белән кабат дәресләргә кереп китәләр. Укучыларыбызга ныклы сәламәтлек телибез!
-
Юл йөрү кагыйдәләре буенча профилактик чара. 27.09.2019

Юлларда аварияләр үзләреннән – үзләре генә барлыкка килми. Алар кемнең дә булса теге яки кагыйдәләрне дөрес үтәмәвеннән килә. Шуның өчен дә юл йөрү кагыйдәләрен түбән класслардан үк өйрәтү кирәк. Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүне кызыклы, мавыктыргыч итеп оештыру уңай нәтиҗә бирә. Интеллектуаль уеннар уздырганда укучылар юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен ныгыталар.
-
“Кортчылык” һәм “Ландшафт дизайны” түгәрәкләре эшли башлады 26.09.2019

Бөрбаш урта мәктәбе базасында бу уку елыннан “Кортчылык” һәм “Ландшафт дизайны” түгәрәкләре эшли башлады. Җитәкчеләре – Ләйлә Сабировна һәм Рим Фәргатович. 4-9 сыйныф укучыларын беренче көннәрдән үк түгәрәкләрнең гадәти булмаган исеме кызыксындырды һәм алар анда бик теләп йөри башладылар. Бу түгәрәкләр балаларның танып белү мөмкинлекләрен һәм сәләтен үстерүгә, укучыларның иҗади талантын киңәйтүгә, иҗади әзерлек сыйфатын арттыруга юнәлдерелгән.
-
Олимпиадаларның мәктәп туры 26.09.2019

Бөрбаш гомуми белем бирү мәктәбендә 23 нче сентябрьдән төрле фәннәрдән олимпиадаларның мәктәп туры башланды. Әлеге олимпиадалар иң әзерлекле укучыларны аерып алу өчен уздырыла.
-
“Терроризм һәм экстремизм” темасына лекция 25.09.2019

Балаларны яклау айлыгы кысаларында Бөрбаш мәдәният йортында 7-10 сыйныф укучылары өчен “Терроризм һәм экстремизм” темасына лекция үткәрелде.
-
Иртәнге линейка 24.09.2019

Гадәттәгечә мәктәбебездә һәр дүшәмбе иртәнге линейка үтә. Дежур торучы 8 нче сыйныф укучылары үткән атнага нәтиҗә ясады. Яхшы укучылар билгеләнде. Иң чиста класс итеп 10 сыйныфлар, иң яхшы укучы класс 7 сыйныф укучылары билгеләнде. Алдагы уку атнасына бурычлар һәм максатлар куелды.
-
"Дулкын" йөзү бассейнында район беренчелеге 23.09.2019

21 нче сентябрь көнне "Дулкын" йөзү бассейнында район беренчелегенә яшүсмерләр арасында йөзү ярышы уздырды.
Бөрбаш урта мәктәбе 5нче сыйныф укучысы Корбанов Ильясны 3 урын алуы белән котлыйбыз!!!
-
“Милли кросс” 22.09.2019

“Милли кросс” – бөтен Рәсәй буенча үтүче спорт бәйрәме. Ул 2004 елдан бирле уздырыла. Традицион йөгереш быел да мәктәбебездә оештырылды. Шимбә көнне физкультура хәрәкәтен киң массаларга тарату, укучыларда физик культура белән даими шөгыльләнүгә кызыксыну тудыру максатында уздырылган “Милли кросс — 2019” ярышында катнашучылар үзләрен чыдамлыкта сынадылар.Бөтенрәсәй йөгерү көненә багышланган чарада 130дан артык укучы һәм укытучы йөгерешкә чыкты. Әлеге йөгерешнең төп максаты финиш сызыгына беренче килү генә түгел, ә анда катнашу, сәламәт тормыш алып баруны пропагандалау булганы күпләребезгә мәгълүм. Стартка иң элек башлангыч сыйныф укучылары тезелде. Аларны инде урта һәм югары сыйныфлар, укытучылар алыштырды.
-
Мәктәбебездә милли киемнәр көне! 21.09.2019

Мәктәбебездә милли киемнәр көне!
"Елга бер тапкыр булса да һәр милләт вәкиле үз халкының милли киемнәрен киеп урамга чыкса, яисә эшкә килсә, алардан күреп башкалар да үз милләте, рухи мирасы, милли киемнәре тарихы белән кызыксына башлар иде"
Разил Вәлиев -
Аграр университет вәкилләре белән очрашу 20.09.2019

Бүген, ягъни 19 нчы сентябрь көнне районыбызның кайбер мәктәпләрендә профиль түгәрәкләргә йөрүче укучылары өчен Аграр университет вәкилләре мастер-класслар күрсәттеләр. Бөрбаш урта мәктәбе “Ландшафтный дизайн”, “Пчеловодство” түгәрәгенә йөрүче 7,8, 9 нчы сыйныф укучылары да бу очрашуда катнаштылар.











