Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детский сад №1 комбинированного вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Катнаш төрдәге Балтач 1нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Наримана, д. 24 |
| Телефон: | +7(843)-682-44-38 |
| E-Mail: | baltasidetsad1@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Балтасинский детский сад №1 |
| Руководитель: | Хайруллина Гелюся Хамитовна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 90 воспитанников/ Бездә 90 бала тәрбияләнә |
| У нас учат: | 14 педагогов / Бездә 14 педагог белем һәм тәрбия бирә |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детский сад №1 комбинированного вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Катнаш төрдәге Балтач 1нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 191 192 193 ( 194 ) 195 196 197 198 199 200 >>
-
Әкияттә кунакта 19.09.2014

Кечкенәләр төркемнәре Абдулла Алишның "Куян кызы"әкиятен зур кызыксыну белән карадылар.
-
Абдулла Алиш иҗаты 19.09.2014

15 сентябрь- Абдулла Алишның туган көне уңаеннан бакчабызда "Абдулла Алиш иҗаты" дип исемләнгән проект оештырылды. Атналык кысаларында балаларны язучының иҗаты, тормыш юлы, әкиятләре белән таныштырылды.Проектны йомгаклап, кечкенәләр төркемнәре өчен "Куян кызы", зурлар төркемнәре өчен "Сертотмас үрдәк" әкиятләре сәхнәләштерелде.
-
Янгын сүндерү бүлеге инспекторы бездә кунакта 10.09.2014

Бүген балалар белән очрашуга Янгын сүндерү бүлегенең өлкән инспекторы Насибуллин Рушан Рафисович килгән иде."Куркынычсызлык" айлыгы , янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында сөйләп, балаларның белемнәрен сынады. Очрашу "Кошкин дом" мультфильмын карау белән дәвам итте.
-
Эвакуация
09.09.2014
Куркынычсызлык айлыгы максатыннан бакчабызда чираттагы эвакуация уздырылды.
-
Белем көне белән! 01.09.2014

Белем көне – балачак хатирәсе булып һәрберебезнең күңел түрендә саклана торган көн ул. Иң матур кеше – белемгә омтылган кеше. Белемдә – бәхет, белемсезгә – дөнья ләхет, ди бит татар халык мәкале дә. Шуңа күрә һәрчак белемле булыйк, белемгә омтылыйк! Быел беренче мәртәбә парта артына утыручылар тырышып укысын, бетмәс-төкәнмәс белем хәзинәләрен ачсын. Кайгыртучан укытучыларыбызга изге эшләрендә уңышлар һәм сабырлык юлдаш булсын.
-
Бәйрәм белән, газиз республика! 30.08.2014

-
Куркынычсызлык айлыгы 22.08.2014

Бакчабызда 20 сентябрьгә кадәр куркынычсызлык айлыгы игълан ителде.
-
Сәламәтлек сукмагы 20.08.2014

Сәламәтлек – ул чыныгу, рациональ туклану, көндәлек режим, яхшы эмоцияләр, хезмәт, начар гадәтләрне булдырмау, һәм әлбәттә хәрәкәт! Бакчабыздагы сәламәтлек сукмагында балалар бик теләп шөгыльләнәләр.
-
Полиция абыйда кунакта 14.08.2014

Гүзәл бакчабызда
Полиция абыйебызны
Һәммәбез дә беләбез.
Тәртипсезлеккә юл куймый
Тәртип саклый абзабыз.
Елмаеп ул безгә карый
Усал түгел күзләре
Тәртип бозган һәр кешегә
Бармагы белән яный.
Без дә аны тыңлыйбыз
Бер дә кагыйдәләр бозмыйбыз.
-
Уңыш җыябыз 25.07.2014

Бакчабызда суганнар өлгерде, уңыш җыяр вакыт та җитте.









