Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детский сад №1 комбинированного вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Катнаш төрдәге Балтач 1нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Наримана, д. 24 |
| Телефон: | +7(843)-682-44-38 |
| E-Mail: | baltasidetsad1@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Балтасинский детский сад №1 |
| Руководитель: | Хайруллина Гелюся Хамитовна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 90 воспитанников/ Бездә 90 бала тәрбияләнә |
| У нас учат: | 14 педагогов / Бездә 14 педагог белем һәм тәрбия бирә |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детский сад №1 комбинированного вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Катнаш төрдәге Балтач 1нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 191 192 193 194 195 196 197 198 199 ( 200 ) >>
-
Бала хокукларын яклау көне. 20.11.2013

Бүген бакчабызда Бала хокукларын яклау көне уңаеннан төркемнәрдә төрле чаралар үтте. Әңгәмәләр, күзәтү, әкиятләр, сәхнәләштерелгән эшчәнлекләр аша бала хокулары турында белемнәре ныгытылды.
-
Көзге яфраклар. 18.11.2013

Үтте-китте матур җәйләр,
Көзләр килеп җиттеләр
Ак каенның яфраклары саргаешып киптеләр...
Уртанчылар төркемендә балаларга саф һавага чыккач җыйган каен яфраклары әвәләү бик мывыктыргыч һәм күңелле булды.
-
Спартакиада-2013. 15.11.2013

Бүген Балтач спорткомлексында балалар бакчалары арасында спорт фестивале булып узды.Физкультура җитәкчебез Альмухаметова Г.Р. җитәкчелегендәге бакчабызның "Крепыши" командасы балалары 3 урынга лаек булдылар. Район яшьләр бүлегенең мактау Дипломы һәм 600 сумлык сертификат белән бүләкләнделәр.Балаларны һәм коллективны җиңү белән котлап, зурдан-зур уңышлар теләп, киләчәктә дә яңа үрләр яуларга насыйп булсын дигән теләктә калабыз.
-
Сөмбелә бәйрәме. 31.10.2013

Бакчабызда көз бәйрәмнәре күңелле үтә.
-
Семинар 30.10.2013

Бүген Шубан урта мәктәбендә ФГОС кысаларында балалар бакчасы һәм мәктәп арасындыгы дәвамчылык темасына уздырылган семинарда безнең бакчабыз тәрбиячеләре дә катнаштылар. Семинарда алган яңалыклары белән башка тәрбиячеләрне таныштырдылар.
-
Семинарда катнашу. 24.10.2013

Бүген Балтач районы "Карлыгач" балалар бакчасында Мамадыш һәм Балтач балалар бакчасы мөдирләре катнашында зона киңәшмәсе үтте. Киңәшмәдә безнең бакчабызның мөдире һәм музыка җитәкчесе Низамиева Әлфия Равилевна да катнашты.Музыка җитәкчебез киңәшмә кунакларына музыканың хәрәкәтне үстерүдәге йогынтысы буенча мастер - класс үткәрде.
-
Бакчабызда кунаклар 24.10.2013

Бүген бакчабызга Балтач гимназиясе укучылары кунакка килделәр. Үзләре белән бүләк итеп театр, күңелле уеннар алып килгәннәр.Очрашу җанлы һәм күтәренке рухта үтте.
-
Балалар бакчасы һәм мәктәп белән элемтә. 24.10.2013

Бүген бакчабызда балалар бакчасы һәм мәктәп, гимназия белән элемтә планы буенча укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары һәм башлангыч сыйныф укытучылары белән очрашу булып узды.Килгән кунакларыбыз әти-әниләрне кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр, үзләренең файдалы киңәшләрен бирделәр.
-
Югалган эзләр буйлап... 22.10.2013

Бүген бакчабыз балалары үзәк китапханәдә Ленура апа Сафинаның "Югалган эзләр буйлап " китабының презентация кичәсендә чыгыш ясадылар, истәлекле бүләкләр һәм китаплар белән бүләкләнделәр.
-
Ата-аналар җыелышы. 18.10.2013

Бакчабызда төркем җыелышлары башланып китте. Зурлар төркемендә җыелыш "Бала һәм аның хокуклары" темасына багышланган иде. Ата-аналар белән төрле эшчәнлекләр, уеннар аша бала хокуклары турында мәгълүмат бирелде.









