Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Карадуванская гимназия имени Баки Зиятдинова» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422261, РТ, Балтасинский район, д. Карадуван, ул. Сибирский тракт, д. 51 |
| Телефон: | +7(843)-683-21-19 |
| E-Mail: | karaduvan2@yandex.ru, Govtatar\Skar.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Карадуванская гимназия имени Баки Зиятдинова» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Зарипова Гульсина Фаиловна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 174 обучающихся /174 укучы |
| У нас учат: | 31 педагогов /31 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Карадуванская гимназия имени Баки Зиятдинова» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе». - новости
Страницы: << 111 ( 112 ) 113 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
9 нчы октябрь көнне мәктәптә Балтач киносетеннән “Древо мира” исемле кино күрсәтелде. 10.10.2014

9 нчы октябрь көнне мәктәптә Балтач киносетеннән “Древо мира” исемле кино алып килеп күрсәтелде. Кинодан соң әхлак укытучысы Ахметзянова Р.К. белән очрашу уздырылды. Кинога карата карашларын, фикерләрен әхлак укытучысы Ахметзянова Р.К. аңлатып китте. Бу чара балалар өчен бик файдалы булды.
-
7 нче октябрь көнне Укытучылар көне үтте. 09.10.2014

7 нче октябрь көнне Укытучылар көне үтте. Үзидарә укучылары һәм зур теләкләре булган укучыларыбыз үзләрен укытучы итеп тойдылар. Алар укытучылар урынында балаларга дәресләр бирделәр. Киләчәктә укытучы һөнәре престижный булу үзебездән тора. Укучыларда укытучы һөнәренә хөрмәт белән карауны тәрбиялик. Укытучылар көне котлы булсын!
-
8 нче октябрь көнне мәктәптә зурлап Өлкәннәр көне уздырылды 09.10.2014

8 нче октябрь көнне мәктәптә зурлап Өлкәннәр көне уздырылды. Кунакка килгән әби-бабайларыбызга 5 нче сыйныф укучылары матур концерт күрсәттеләр. Чын күңелдән шигырь һәм җырларын бүләк иттеләр. Өлкәннәр көне мөбәрәк булсын
-
Район узәгендә көзге ярминкә 07.10.2014

5 нче октябрь көнне район узәгендә зурлап көзге ярминкә уздырылды. Әлеге ярминкәдә Карадуган урта гомуми белем мәктәбе дә үз бакчасында җитештерелгән яшелчәләрне тәкъдим итте. Ярминкә матур җырлар белән бик куңелле үтте. Килгән кунаклар да канәгать калганнардыр дип өметләнәбез!
-
5 октябрь - укытучыларның профессиональ бәйрәме 03.10.2014

Бүген, 3 октябрь көнне, укытучыларны профессиональ бәйрәмнәре белән тәбрикләргә Карадуган балалар бакчасына өлкән группага йөрүче балалар мәктәбебезгә кунакка килделәр. Алар укытучылар коллективына чәчәкләр бәйләме һәм үзләренең матур теләкләрен шигырьләр һәм җырларда җиткерделәр. Бик зур рәхмәт аларга!
-
Рособрнадзор чыгарылыш сочинениесен язу көннәрен билгеләде 01.10.2014

Рособрнадзор чыгарылыш сочинениесен язу көннәрен билгеләде
Быел чыгарылыш сочинениесен (иншаны) укучылар декабрь аеның беренче чәршәмбесендә (3 нче декабрь көнне) язачаклар. Бу турыда Россия мәгариф күзәтчелегенең Белем бирү сыйфатын бәяләү идарәсе башлыгы урынбасары Людмила Каврева белдерде. Сочинение язу ике этаптан торачак. Аның беренчесе - декабрь аеның беренче чәршәмбесе. Ә сочинениене кабаттан бирү көне буларак февраль аеның беренче чәршәмбесе (4 нче февраль) билгеләнгән. "Нинди дә булса сәбәпләр килеп чыгып, укучылар беренче этапта сочинение яза алмый калырга мөмкиннәр, шуңа күрә чыгарылыш сочинениесен язу 2 этапта оештырылган.
-
“Тәрбиячеләр көне”нә карата “Тәрбиячеләрне котла” акциясе 27.09.2014

27 нче сентябрь көнне “Тәрбиячеләр көне”нә карата укучылар үзидарәсе “Тәрбиячеләрне котла” акциясен үткәрделәр. Карадуган балалар бакчасы тәрбиячеләрен котлап иң изге теләкләр теләделәр. Һәрвакыт бердәм булып яшик.
-
Олимпиадаларның мәктәп этаплары. 23.09.2014

22 сентябрьдән мәктәптә фән олимпиадаларының мәктәп турлары башланды. Укучыларга уңышлар телибез.
-
Кросс наций 22.09.2014

20 сентябрь көнне “Кросс наций” утте. Барлык укучылар да актив катнаштылар.
-
Класс сәгатьләре 19.09.2014

Бездә класс сәгатьләре күңелле үтә.













