Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Карадуванская гимназия имени Баки Зиятдинова» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422261, РТ, Балтасинский район, д. Карадуван, ул. Сибирский тракт, д. 51 |
| Телефон: | +7(843)-683-21-19 |
| E-Mail: | karaduvan2@yandex.ru, Govtatar\Skar.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Карадуванская гимназия имени Баки Зиятдинова» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Зарипова Гульсина Фаиловна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 174 обучающихся /174 укучы |
| У нас учат: | 31 педагогов /31 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Карадуванская гимназия имени Баки Зиятдинова» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе». - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 118 ( 119 ) 120 >>
-
Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы укытучылары белән очрашу 06.03.2014

Мәктәптә профориентация айлыгы кысыларында Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы укытучылары белән очрашу үткәрелде. Укытучылар 9,11 нче сыйныф укучылары алдында профессияләр буенча чыгыш ясадылар.
-
Мәктәбебездә профориентация айлыгы башланды 05.03.2014

Мәктәбебездә профориентация айлыгы башланды. Бу айда мәктәптә традиция буенча төрле профессия кешеләре белән очрашулар үткәрелә. Менә буген безгә укучылар белән очрашуга Кооператив интитуты укытучылары килде. Очрашу бик кызыклы үтте.
-
"Мәктәп сулышы" гәҗитенең 3 нче номеры дөнья күрде. 01.03.2014

Мәктәп тормышына багышланган "Мәктәп сулышы" исемле гәҗитнең 3нче номеры чыкты. Гәҗиттә мәктәп тормышы, укучылар иҗаты, төрле кызыклы вакыйгалар, котлаулар, яңалыклар чагылдырылган.
-
Созвездие-"Йолдызлык"-фестиваленең зональ ярышлары узды. 27.02.2014

Созвездие - "Йолдызлык" - фестиваленең зональ ярышларында матур чыгыш ясадык. Молодцы!.
-
Мәктәпкә Ризаэтдин Фахретдин исемендәге республикам премиясе дипломанты исеме бирелде. 26.02.2014

Мәктәп коллективына татар мәгърифәтен үстерүдә нәтиҗәле хезмәте өчен Ризаэтдин Фахретдин исемендәге республика премиясе дипломанты исеме бирелде.
-
Республика күләмендә үткән "Золотая шайба" ярышлары 24.02.2014

1999 елгы егетләребезнең хоккей командасы Республика күләмендә үткән "Золотая шайба" ярышларында катнашып I урынны яуладылар. Егетләргә Россия күләмендә дә хоккей ярышларында катнашып яхшы чыгыш ясап кайтырга язсын. Сезгә уңышлар телибез. Молодцы.
-
23 нче февраль Ватанны саклаучылар көне. 22.02.2014

22 нче февраль көнне кышныӊ ахыргы зәмхәрир суыклары булуга карамастан мәктәптә «Аҗаган» уены шау-гөр килеп үтте. Балалар бик теләп барлык уеннарда да катнашып 23 нче февраль Ватанны саклаучылар көнен каршыладылар. Ура! Ура! Ура!
-
21нче февраль – Халыкара туган тел көне. 21.02.2014

21нче февраль – Халыкара туган тел көне. Шул уңайдан мәктәбебездә “Туган телем -назлы гөлем” дип исемләнгән кичә үткәрелде. Кичәдә укучылар 21нче февральнең ни өчен туган тел көне дип аталуын белделәр, шигырьләр сөйләделәр, биеделәр, җырладылар, гомумән, бик актив булдылар. Тел турында иң күп мәкаль белүчеләр ( 7нче сыйныф укучысы - Гарифҗанова Энҗе һәм 5нче сыйныф укучысы – Фәләхетдинова Алия) “Тел белгече” дигән исемгә лаек булып, көчле алкышларга күмелделәр. Кичә “Туган тел” җырын җырлау белән күңелле тәмамланды. Туган телләрен онытмаучы, саклаучы укучылар белән горурланыйк.
-
Муса Җәлил премиясе лауреатлары белән очрашу. 20.02.2014

19 февраль мәктәбебездә зур бәйрәм булды. Бу көнне безгә кунакка Муса Җәлил премиясе лауреатлары шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин, Галискәр Камал театры артистлары Талипов Эмиль Мансур улы ,Зиганшин Фанис Радиф улы һәм Үзбәкстаннан мөхтәрәм кунагыбыз Фахретдинова Флюра Гөмәр кызы килде. Кунаклар мәктәп белән таныштылар, Муса Җәлил музеенда яшь варисларны җәлилчеләр штабына кабул итү тантанасы үткәрелде. Бәйрәмнең өченче өлеше Карадуган авыл клубында дәвам итте. Район кунаклары, мәктәп балалары өчен килгән кунаклар белән очрашу кичәсе үткәрелде. Очрашу бик күңелле үтте.
-
Муса Җәлил шигырьләренә конкурс. 18.02.2014

17 февраль көнне мәктәптә М.Җәлил декадасы кысаларында зур шигырь бәйгесе узды.Балалр М.Җәлил шигырьләрен ятлап, сәнгатьле итеп сөйләделәр. Бәйгенең нәтиҗәсе 19 февраль М.Җәлил премиясе лауреатлары белән очрашу вакытында билгеле булачак.













