Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушкетбашская начальная школа-детский сад» Балтасинского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджеттагы гомуми белем учреждениесе "Көшкәтбаш башлангыч мәктәп-балалар бакчасы."
Визитная карточка
| Адрес: | 422244, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Кушкетбаш, ул. Центральная, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)683-76-26 |
| E-Mail: | chachakkk@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушкетбашская начальная школа-детский сад» |
| Руководитель: | Тухфатуллина Каусария Закиевна |
| Год основания учреждения: | 2013 |
| У нас учатся: | 8учащихся и8воспитан/8укучы һәм 8 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 4учителя и 2 воспит/4укытучы һәм 2тәрбияче. |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушкетбашская начальная школа-детский сад» Балтасинского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджеттагы гомуми белем учреждениесе "Көшкәтбаш башлангыч мәктәп-балалар бакчасы." - новости
-
"Серле аланда" 27.12.2017 Бүген бакчабызда бик күңелле чыршы бәйрәме булды. Кунакка төрле җәнлекләр килде. Балалар Кыш бабайга булышты. Бәйрәмдә бар бала актив катнашты. Кичә бик серле һәм эчтәлекле булды.Бәйрәм ахырында Кыш бабай бүләкләрен өләште.

-
Чыршы бәйрәме. 25.12.2017 Бүген мәктәбебездә Яңа ел тамашасы булды.Тамашада үзенең кызлары белән Үги әни , Көлкәй, Елак кыз, Куяннар, Тычкан балалары, Төлке, Шүрәле дә катнашты. Узып баручы ел хуҗасы Әтәч яңа ел хуҗасы Эт белән озак кына тартышканнан соң, үз урынын калдырырга риза булды. Бәйрәмне бозарга теләп йөргән Убырлы да тиз акылга утырды. Кар кызының югалган түфлиен табучы Кар әби бәйрәмгә нур өстәде. Кыш бабай белән Кар кызы бәйрәмнең төп кунагы булдылар.

-
Кыш бабай бүләге. 23.12.2017 Бүген безгә Кыш бабабыз бүләк калдырып киткән. Рәхмәт сиңа, Кыш бабай!

-
Вак моториканы ныгыту. 19.12.2017

Кечкенәләр төркемендә балалар өстәл уеннары белән бик теләп уйныйлар. Алардан төрле әйберләр төзиләр.
-
"Бала хокук даирәсендә" конкурсы 11.12.2017 "Бала хокук даирәсендә" конкурсы өчен рус халык әкияте"Йомры икмәк"кә ияреп төзелгән курчаклар спектакле әзерләдек. Бу конкурсның муниципаль этабында призёр булдык.

-
Ачык дәресләр. 04.12.2017 Мәктәптә ата-аналар өчен ачык дәресләр күрсәтелде. Математика, рус теле дәресләре мавыктыргыч һәм кызыклы үтте.

-
Әниләр бәйрәме. 01.12.2017 Бүген бакчада "Рәхмәт әнием" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе булды. Барлык балалар да актив катнаштылар. Бәйрәм бик күңелле узды, ахырдан балалар үзләре ясаган бүләкләрен әниләренә тапшырдылар.

-
"Әнием - күңелем кояшы" 01.12.2017 Бүген мәктәптә Әниләр көненә карата “Әнием – күңелем кояшы” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Укучылар әниләренә багышлап матур җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Кичә ахырында үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырдылар.

-
Семинар в Cубашском ООШ "Экологическое образование дошкольников в условиях реализации ФГОС дошкольного образования" 30.11.2017

-
Ата-аналар җыелышы 18.11.2017 18 нче ноябрь ата-аналар җыелышы үткәрелде. Укытучы Рахматуллина Гөлнара Харис кызы ата-аналарга ЕСИАга теркәлү һәм аннан файдалану тәртибе турында аңлатты.






