Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушкетбашская начальная школа-детский сад» Балтасинского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджеттагы гомуми белем учреждениесе "Көшкәтбаш башлангыч мәктәп-балалар бакчасы."
Визитная карточка
| Адрес: | 422244, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Кушкетбаш, ул. Центральная, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)683-76-26 |
| E-Mail: | chachakkk@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушкетбашская начальная школа-детский сад» |
| Руководитель: | Тухфатуллина Каусария Закиевна |
| Год основания учреждения: | 2013 |
| У нас учатся: | 8учащихся и8воспитан/8укучы һәм 8 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 4учителя и 2 воспит/4укытучы һәм 2тәрбияче. |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушкетбашская начальная школа-детский сад» Балтасинского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджеттагы гомуми белем учреждениесе "Көшкәтбаш башлангыч мәктәп-балалар бакчасы." - новости
-
Мониторинг. 14.11.2017 Мәктәбебездә 4 нче сыйныф укучылары инглиз теле фәне буенча мониторинг та катнаштылар. Аларга уңышлар телибез.

-
Полиция хезмәткәре бездә кунакта. 14.11.2017 Укучылар полиция хезмәткәре Нәҗипова Ләйсән Газинур кызы белән очрашты. Ул юл йөрү кагыйдәләре, интернет челтәреннән дөрес файдалану, тәртип бозуларны кисәтү буенча әңгәмә үткәрде.

- Уңыш бәйрәме. 08.11.2017 Бүген мәктәбебездә Уңыш бәйрәме үтте. Кунакка Болыт кызы, Кояш та килде. Бәйрәмебезнең төп кунагы – Көз кызы бүләккә җиләк-җимешләр, табышмаклар алып килгән иде. Кунакларга Азамат белән Ислам гармунда уйнап күрсәттеләр. Укучылар көз турында җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр.Бәйрәм төрле уеннар белән дәвам итте.
-
Ачык дәресләр. 03.11.2017 Балалар бакчасында ачык дәресләр узды. Ата - аналар кечкенәләр һәм зурлар төркеменең эшчәнлекләрен карадылар, тәрбиячеләр эшенә нәтиҗә ясадылар.

-
Ата-аналар җыелышы 28.10.2017

Мәктәптә ата-аналар җыелышы булды. Алар I чирек йомгаклары белән таныштылар. Шулай ук “Куркынычсыз интернет” дигән темага чыгыш тыңладылар, фикер алыштылар.
-
Сөмбелә бәйрәме. 26.10.2017 Бүген балалар бакчасында иң гүзәл бәйрәмнәрнең берсе, Сөмбелә бәйрәме булды. Балалар бик тырышып катнаштылар. Бәйрәм бик күңелле узды.

-
Тәнәфесләр күңелле үтә. 18.10.2017 Бездә тәнәфесләр файдалы һәм кызыклы үтә.Оста гармунчыбыз Фатыйхов Азамат укучыларны җырлата да, биетә дә.

-
Көзге табигатькә экскурсия. 13.10.2017

Укучылар табигатькә көзге экскурсиягә бардылар. Көзге үзгәрешләрне күзәтеп, урманның саф һавасын сулап, табигый материаллар җыеп күтәренке кәеф белән кайттылар.
-
Санберри җыю. 10.10.2017

Мәктәп яны тәҗрибә участогында санберри үстердек. Уңышны җыеп алып ярминкәдә саттык. Үзебез өчен кайнатма да әзерләп куйдык.
-
Ярминкәләр гөрләде. 08.10.2017 Көзге ярминкәдә безнең мәктәп-бакча да актив катнашты.






