МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета»
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 63 |
| Телефон: | 88436824195 |
| E-Mail: | roobaltasi@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета» |
| Руководитель: | Мухарлямов Ренат Камилевич |
| У нас учатся: | 3863 учащихся/1594 |
| У нас учат: | 846 педагогов |
МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета» - новости
Страницы: << ( 41 ) 42 43 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган чара 22.04.2021

Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган чара
21 нче апрель көнне Субаш төп гомуми белем мәктәбендә язучылар белән очрашу оештырылды. Алар Бибимәмдүдә каберенә зиярат кылдылар. Район мәгариф оешмаларыннан җыелган балаларны үзләренең иҗатлары белән таныштырдылар, сорауларга җавап бирделәр. Очрашуда шагыйрә, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, С.Сөләйманова, Һ.Такташ исемендәге әдәби премияләр лауреаты, Татарстан язучылар берлеге рәисенең иҗат эшләре буенча урынбасары Илсөяр Ихсанова, Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Зиннур Мансуров, Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рабит Батулла, язучы, прозаик, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты,Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Ф.Хөсни исемендәге әдәби премия лауреаты Камил Кәримов, прозаик, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, А.Алиш, Ф.Хөсни исемендәге әдәби премияләр лауреаты Вакыйф Нуриев, язучы, журналист-публицист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан журналистларының Х.Ямашев исемендәге бүләге лауреаты Марат Әмирханов, шагыйрә, А.Алиш исемендәге әдәби премия лауреаты Фәйрүзә Мөслимова, шагыйрь, “Казан утлары” журналының бүлек мөхәррире Фәнил Гыйләҗев һәм якташ язучыларыбыз катнашты.
-
«Милли мультfest» республика балалар кинофестивале нәтиҗәләре 22.04.2021

«Милли мультfest» республика балалар кинофестивале нәтиҗәләре
21-23 апрельдә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония концертлар залында «Милли мультfest» республика балалар кинофестиваленең йомгаклау этабы һәм бүләкләү тантанасы узды. Кинофестиваль тамашачылар культурасын үстерүгә һәм анимацион, кыска метражлы уен фильмнары һәм компьютер уеннарын җитештерү аша балалар һәм яшүсмерләрнең рухи, интеллектуаль һәм иҗади өлкәсен баетуга ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
Балтач мәктәбеннән Мөхәммәтгалиевлар гаиләсе “Балалар өчен татар телендә кыска метражлы фильмнар” номинациясендә катнашып, берничә этапны узып, фестивальнең 3 нче дәрәҗәле дипломына һәм акчалата сер